Иван Кузнецов
Иван Кузнецов (Иван Данила улы Кузнецов, чуаш. Иван Данилович Кузнецов) – язучы, профессор, тарих фәннәре докторы.
Тәрҗемәи хәле
1906 елның 11 июнендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Чуашстанның Ялчык районы) Кыр Бортасы авылында туган.[1] Ялчык мәктәбен (1916), чуаш рабфагын, Мәскәүдә кызыл профессура институтын (1931) тәмамлый. 1926-1932 елларда Мәскәү, Түбән Новгород вузларында укыта. ВКП(б) Чуаш өлкә комитетында бүлек мөдире. Сәяси репрессиягә эләгә (1937-1955). Иреккә чыккач, Чабаксарда китап нәшриятында (1956-1958), дәүләт университетында (1967-1980), фәнни-тикшеренү институтында (1980-1991) эшли.
1920 елларда Куршанак, Ким, Тимрĕç псевдонимнары астында «Канаш» газетасында, «Сунтал», «Ěç хĕрарăмĕ», «Тӑван Атӑл» (Туган Идел) журналларында языша. 1925 елда беренче чуаш яшьләр газетасы - «Çамрǎк хресчен» (Яшь крестьян) газетасын оештыруда башлап йөри.[2]
Фәнни эшчәнлеге
1905-1907 елгы инкыйлабта чуашлар катнашу тарихын өйрәнеп, «Чуашлар арасында 1905-1907 еллардагы инкыйлаб» китабын (1930) яза. Чуаш крестьянары тарихы турында 1957, 1961 елларда фәнни хезмәтләр яза. М. Сеспель, К. Иванов, П. Хузангай иҗатларын өйрәнә. «Чăваш культурипе литературин хăшпĕр ыйтăвĕсем тавра» (Чуаш мәдәнияте һәм әдәбияты мәсьәләләре) җыентыгы (1961) нәшер ителә.
Китаплары
- Кузнецов И. Д. Из истории Чувашии. — Чабаксар, 1933.
- Кузнецов И. Д. Крестьянство Чувашии в период капитализма. — Чабаксар, 1963.
- Кузнецов И. Д. Очерки по истории и историографии Чувашии. — Чабаксар, 1960. .
- Кузнецов И. Д. Очерки по истории чувашского крестьянства. — Чабаксар, 1957.
- Кузнецов И. Д. Очерки по истории чувашского крестьянства. — Чабаксар, 1969.
- Кузнецов И. Д. Эволюция сельского хозяйства и крестьянства Чувашии XIX — начала XX веков // Исследования по истории Чувашии. — Чабаксар, 1985.
- Чуваши. Этнографическое исследование // Под ред. И. Д. Кузнецова, Н. И. Иванова и др. — Т. 2: Духовная культура. — Чабаксар, 1970.
- Кузнецов И. Д. Очерки по истории чувашского крестьянства. 4.2. Развитие капитализма в деревне. — Чабаксар , 1969.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Русиянең атказанган фән эшлеклесе
- Чуашстанның атказанган фән эшлеклесе (1970)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Халыклар дуслыгы ордены
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1930)
Әдәбият
- Михайлов, Е.П. Наш учитель / Е.П. Михайлов, Г.Б. Матвеев // Молодой коммунист. - 1981. - 11 июнь.
- Румянцев, М.В. Классик чувашской исторической науки / М.В. Румянцев // Ульяновец. - 1996.-20 июнь.
- Хлебников, Г.Я. Хватка «железного» критика / Г.Я. Хлебников // Советская Чувашия. - 1993. - 2 февраль.