Иван Полунин

Иван Александр улы Полунин (25 август 1912, Подлуб, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе2 июнь 1990, Уфа, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — 1939—1940 еллардагы Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы. Укчылар дивизиясенең взвод командиры ярдәмчесе, өлкән сержант. Советлар Союзы Герое (1945).

Тәрҗемәи хәле

Иван Полунин 1912 елның 25 августында Россия империясенең Уфа губернасы, Уфа өязенең (хәзерге Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районы) Подлуб авылында туа[1].

1930—1939 елларда республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә төрле вазыйфаларда һәм Уфа «Росглавхлеб» трестында эшли. 1940 елның гыйнвар — августыннан Кызыл Армиядә хезмәт итә, 1939—1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша.

1940—1941 елларда — Уфада «Речтрансторгпит» базасы мөдире.

1941 елның июненнән сугыш азагына кадәр Кызыл Армиядә. 1943 елдан — ВКП(б)/КПСС әгъзасы. 1945 елның апреленнән — III Белорус фронты 43 нче армиясенең 319 нчы укчылар дивизиясе 1336 нчы укчылар ротасының 8 нче взводы командиры ярдәмчесе, өлкән сержант[2]. 1945 елның 9 апрелендә Көнчыгыш Пруссиянең башкаласы Көнигсберг (хәзерге Калининград) өчен алышта беренчеләрдән булып Маринберг фортына үтеп керә, рота командирын алыштыра, сугышчыларны штык сугышына күтәрә һәм шәхсән граната белән пушканы шартлата, дошманның 30 дан артык солдатын һәм офицерын әсирлеккә ала. Шул каһарманлыгы өчен аңа «Советлар Союзы Герое» исеме бирелә[3].

1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган Җиңү Парадында катнаша[2].

Демобилизацияләнгәч, Уфаның 5 нче икмәк заводында эшли. Ул — Икмәк пешерүчеләр сәнәгате хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан өлкә комитеты рәисе, Азык-төлек сәнәгате эшчеләре профсоюзының Башкортстан өлкә комитеты рәисе, Башкорт АССР Социаль тәэмин итү министрлыгының кадрлар буенча өлкән инспекторы.

1990 елның 2 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була, Көньяк зиратта җирләнгән[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2025 елның 12 декабрендәге 613 нче Карары белән Советлар Союзы Герое Полунин Иван Александровичның исеме Башкортстан Республикасы Кырмыскалы муниципаль районының Подлуб авылындагы урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[4].

Искәрмәләр

  1. И. Ғ. Кәримова. Полунин Иван Александрович (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (18 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026. [башк.]
  2. 1 2 3 Полунин Иван Александрович (рус.). Международный патриотический интернет-портал «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026. [рус.]
  3. Полунин Иван Александрович (рус.). Проект Министерства обороны Российской Федерации «Память народа». Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026. [рус.]
  4. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 12.12.2025 № 613 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (12 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026. [рус.]

Тема буенча өстәмә