Идрис Кудашев (1914)
Идрис Кудашев | |
---|---|
Туган көне | 23 сентябрь 1914 |
Туган | |
Вафат көне | 9 май 1970 (55 яшь) |
Вафат булган җире | |
Бүләк һәм премияләр |
Тышкы видеофайллар | |
---|---|
Идрис Муса улы Кудашев турында. |
Идрис Муса улы Кудашев (рус. Кудашев Идрис Моисеевич, 1914 елның 23 сентябре—1970 елның 9 мае) — өлкән сержант, Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы. Советлар Союзы Герое (1940).
Тәрҗемәи хәле
Сарытау өлкәсе, Базарлы Караболак районы, Янкә авылында туа.
Хәрби хезмәте
1939 елда Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә алына.
Совет-фин сугышында катнаша, Төньяк-Көнбатыш фронтының 7 нче армиясе, 70 нче укчы дивизиясе, 68 нче укчы полкы, 6 нчы ротасының укчы взводы командиры була. 1940 елның февраль ахырында үз батальоны составында Пуккинсари утравы өчен барган сугышларда катнаша. Боз өстеннән үтеп, батальон утрауны саклаган фин диңгез пехотасына контрһөҗүм ясамакчы була, әмма уңышка ирешә алмый. 29 февральдә икенче контрһөҗүм ясала. Ул беренче булып һөҗүм итә, аңа 6 нчы ротада кушыла. Утрауга бәреп кереп, сугышчылар төркеме белән бергә фин солдатларын һәм офицерларын юк итә, 4 хәрбине әсирлеккә ала. Дошман контрһөҗүмен кире какканда, яраланган рота командирын алмаштыра һәм утрауны тулысынча биләүдә актив катнаша.
ССРБ Югары Советы Президиумының 1940 елның 21 мартындагы Указы белән «Карел муентыгында акфиннарга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен» Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
1940 елның 11 маенда Выборг шәһәренең үзәк мәйданында узган хәрби парадта беренче булып ССРБ Югары Советы Президиумы рәисе М. И. Калинин кулыннан бүләк ала.
1941 елда демобилизацияләнә, әмма шул ук елны хәрби хезмәткә алына һәм Бөек Ватан сугышы фронтына җибәрелә.
1941 елдан Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясе әгъзасы[1].
Сугыш тәмамлангач, өлкән сержант дәрәҗәсендә туган җиренә кайта. Сарытау шәһәрендә яши.
Хәтер
2005 елда Базарлы Караболак район үзәгенең Дан аллеясендә Батырга күкрәктән өс сын сурәте урнаштырыла[2].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале)[3].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Әдәбият
- Кудашев, Идрис Моисеевич. Сайт «Герои страны». Мөрәҗәгать итү вакыты: 2024 елның 24 июле.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Румянцев Н. М. Люди легендарного подвига. — Саратов, 1968.
- Батырлар китабы — Книга Героев. Казан: ТКН, 2000.