Әнвәр Абдуллин (1917)
Әнвәр Абдулла улы Абдуллин (рус. Анвар Абдуллинович Абдуллин, 1917 елның 23 мае — 2002 елның 28 октябре) — өлкән сержант, Бөек Ватан һәм Совет-япон сугышларында катнашучы. Советлар Союзы Герое (1945). Ватан сугышы орденының тулы кавалеры.
Тәрҗемәи хәле
Башлангыч еллары
Башкортстанның Илеш районы, Дөмәй авылында туа.
Дәүләкән фабрика-завод училищесын, Уфа кооператив техникумын тәмамлый.
Май заводында мастер ярдәмчесе булып эшли.
Хәрби хезмәте
1939 елда Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә алына. Монголиядә 57 нче танк дивизиясе частьларында хезмәт итә.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтында. Карелия, Көнбатыш, Сталинград, Дон һәм III Белоруссия фронтларында сугышларда катнаша, шулай ук Киев оборонасында, Мәскәү һәм Сталинград өчен барган сугышларда катнаша.
1944-1945 елларда Белоруссия, Балтыйк буе һәм Көнчыгыш Пруссия стратегик саклану операцияләрендә катнаша. Сугыш вакытында дүрт тапкыр яралана[1].
Батырлыгы
1944 елның 21 августында 846 нчы артиллерия полкының туп командиры буларак, дошман белән көрәштә зур батырлык күрсәтә. Аның расчёты фашистларның 2 танкын һәм күп кенә гаскәрен юк итә, сугышчан позиция саклап калына.
ССРБ Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән өлкән сержант Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Сугыштан соңгы тормышы
Сугыштан кайткач, Тверь өлкәсенең Белый шәһәрендә эшли.
1960 елларда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый.
Уфа заводында партком секретаре, директор урынбасары булып эшли.
Хәтер
Уфада Каһарман яшәгән йортка Мемориаль такта куела[2].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале).
- Октябрь Революциясе ордены.
- Кызыл Йолдыз ордены.
- I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
- «Батырлык өчен» медале[3].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Мустафин А. 95 лет со дня рождения Героя Советского Союза Анвара Абдуллина. Газета «Маяк». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2016. Архивировано 26 декабрь 2016 года.
- ↑ Абдуллин Анвар Абдуллинович
- ↑ Абдуллин Анвар Абдуллинович
Әдәбият
- Батырлар китабы — Книга Героев. Казан: ТКН, 2000.