Илдар Маннанов
Илдар Мәннан улы Мәннанов (25 март 1921, Бүләк авылы Мөслим районы, Татарстан — 18 май 2010, Яр Чаллы, Татарстан) — Икенче Бөтендөнья сугышында 8 танкны яндырган каһарман, милли хәрәкәт әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
- Җидееллык мәктәпне һәм комбайнерлар курсларын бетергәч, ТАССРның Актаныш районында МТСта эшли.
- 1940 елда Кызыл Армиягә китә.
- 1941 елның ноябрендә Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре янында булган бәрелештә 6 танкны яндыра. Расчеттан берүзе исән кала. Батырлык өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
- 2010 елның 18 маенда вафат була.
- Тихвин, Яр Чаллы шәһәрләре, Мөслим районының мактаулы гражданины.
Хәтер
- Яр Чаллының Үзәк районында 37нче комплекста урамга исеме бирелгән (координатлары 55.728742°, 52.368522°).
- 2018 елның 30 августында Яр Чаллының «Җиңү» паркында ачылган Каһарманнар аллеясында скульптур сыны урнаштырылган (скульптор — Вадим Иксанов)[1][2].
- 2023 елның 7 маенда туган ягы ― Мөслим районы Бүләк авылында бюсты ачылган.[3]
- Габдрахман Әпсәләмовның «Батыр яуда беленер» повесте фронтовик дусты Маннановка багышланган[4].
- Яр Чаллының Яңа шәһәрендә хәрби комиссариат урнашкан йортны Герой сурәте белән мурал бизи.
- Яр Чаллы шәһәренең 82 нче кадет мәктәбе Советлар Союзы Герое Илдар Мәннанов исемен йөртә.
Искәрмәләр
- ↑ Парки и скверы Набережных Челнов. Парк Победы [рус.]
- ↑ Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркының рәсми сайты
- ↑ Екатерина Сайбель. В Муслюмово увековечили память земляка — Героя Советского Союза Ильдара Маннанова. Татар-информ, 7.05.2023
- ↑ Закирова Э. Советлар Союзы Герое // Сөембикә. 2025. № 1. Б.42-45.