Илдус Нәфыйков

Илдус Нәфыйков, Илдус Сәет улы Нәфыйков, рус. Нафиков Илдус Саидович (1960 елның 12 июне, ТАССР, Куйбышев районы, Кузнечиха) — Татарстан Республикасы прокуроры (2013 елдан). РФ прокуратурасының шәрәфле хезмәткәре, 2нче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе[1] (2017)[2][3]. Юридик фәннәр кандидаты. ТР атказанган юристы.

Тәрҗемәи хәле

1960 елның 12 июнендә ТАССР Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Кузнечиха авылында туган. Әтисе Сәет-Мөхәммәт Әмин улы, Куйбышев районы авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехнигы. Туганнары — Дамир (эшмәкәр, Яр Чаллы), Лилия (Шувалова) (баш бухгалтер, Сембер).

«Хокук белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган (1983). Инглиз телен камил белә.

Хезмәт юлы

Китаплары

  • Арские (каринские) князья и деревня Салауш (Салагыш) Агрызского района РТ (автордаш)
  • Теневая экономика и организованная преступность в условиях крупного города

Башкарган эшләре турында

Бүләкләре

  • Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
  • РФ прокуратурасының 290 еллыгы медале
  • РФ генераль прокуроры бүләк иткән корал
  • РФ генераль прокурорының мактау грамотасы һ.б.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Армиядә һәм полициядә генерал-лейтенант, флотта вице-адмирал хәрби дәрәҗәләренә тиң
  2. Mail.ru яңалыклары. Татаринформ, 11.07.2017(үле сылтама) [рус.]
  3. Бизнес Online, 11.01.2017
Элгәре:
Кәфил Әмиров
Татарстан Республикасы прокуроры
2013—-2018
Алмашка килүче:
?