Илмас Хәмидуллин (1974)

Илмас ХәмидуллинТатарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы.

Тәрҗемәи хәле

Хәмидуллин Илмас Илдар улы 1974 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында туган. Милләте – татар. 1991 елда Олы Кайбыч урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. 1991-1996 елларда Казан дәүләт педагогика институтында югары белем ала. Белгечлеге: математика һәм информатика укытучысы.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1996-2000 елларда Олы Кайбыч урта мәктәбендә укыта.
  • 2000-2001 елларда Иске Чәчкаб мәктәбендә директор булып эшли.
  • 2001-2003 - елларда Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе.
  • 2003-2006 елларда 135 нче һөнәр училищесының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара.
  • 2006-2012 елларда - Олы Кайбыч урта мәктәбендә директор.
  • 2012-2018 елларда Илмас Хәмидуллин Кошман төп мәктәбе директоры булып эшли.
  • 2018 елның 17 сентябреннән Илмас Хәмидуллин – Муниципаль казна учреждениесе "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге" начальнигы.
  • Хәмидуллин Илмас Илдар улы - яңа идеяләр белән даими янып торучы тынгысыз җанлы - күп балалы әти, үрнәк гаилә башлыгы.
  • Бу гаиләдә балалар да, ата-аналар да актив, алар-күпсанлы конкурсларда уңышлы катнашучылар.
  • 2014 елда Хәмидуллиннар гаиләсе «Нечкәбил» хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә республика конкурсында катнашып, өченче урынга лаек була.
  • 2015 елда алар гаиләсе «Иң үрнәк гаилә» республика конкурсында җиңү яулый.

Иҗтимагый эшчәнлеге

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Чыганак

Кайбыч ягы музеенда “Күренекле шәхесләр” альбомы