Ирина Алимова

Ирина Кәрим кызы Алимова (Бибииран Кәрим кызы Алимова, Шакирә Кәрим кызы Алимова,рус. Алимова Ирина Каримовна; 16 июнь 1918, Мары, Каспий арты өлкәсе30 декабрь 2011, Мәскәү) — совет разведчигы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, отставкадагы КГБ полковнигы.

Тормыш юлы

Бибииран (Ирина) Алимова 1918 елның 16 июнендә[1] (башка мәгълүматлар буенча — 1920 елда[2]) Төрекмән АССР Каспий арты өлкәсендә, Мерв шәһәрендә (хәзер Төркмәнстанның Мары шәһәре) туа[3][4]. Әтисе — Кәрим Алимов, милләте буенча татар, Татарстанның Буа районында туган. Урта Азиягә Гражданнар сугышы вакытында килеп төпләнә, оста зәркәнче була, әнисе — төрекмән[1]. Гаиләдә өч бала үсә[5][6].

Киноактриса карьерасы

1930 нчы елларда Ашхабад авыл хуҗалыгы институтының рабфагында укый. Икенче курста «Төрекмәнфильм» киностудиясенә чакырыла, анда ат спортына багышланган беренче төрекмән тавышлы «Умбар» (1937) фильмында төп хатын-кыз ролен — Гүзәлне — уйный[7]. Фильм чыкканнан соң Ленинградта Григорий Козинцев һәм Леонид Траубергның актёрлык студиясенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, Ташкенттагы «Үзбәкфильм» студиясенә юллама ала, анда режиссёр Нәби Ганиев аңа «Таһир һәм Зөһрә» фильмында төп рольне тәкъдим итә[7].

Бөек Ватан сугышында катнашуы

Бөек Ватан сугышы башлану белән үз теләге белән фронтка китә[8]. Хәрби комиссариатта алты чит тел белүен хәбәр итә, шуннан соң аны хәрби цензура бүлекчәсенә җибәрәләр. Уйгур, төрек, инглиз, алман, фарсы, япон, азәрбайҗан, төрекмән һәм үзбәк телләрен белгән. НКВД гаскәрләрендә тәрҗемәче булып хезмәт итә, хәрәкәттәге армия белән Украина, Польша, Чехословакия һәм Австрияне уза. Сугышны лейтенант дәрәҗәсендә тәмамлый[9].

Дәүләт куркынычсызлыгы органнарында хезмәт итүе

Сугыштан соң Ашхабадка кайта, анда Төрекмәнстан СССР Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының контрразведкасында хезмәт итә. 1947 елда Мәскәүгә, СССР Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының тышкы разведка органнарына күчерелә, анда чит илдә легаль булмаган эш өчен махсус әзерлек үтә башлый. Шул мизгелдән «Бир» оператив тәхәллүсен ала[10].

1950—1953 елларда Көнбатыш Европа илләрендә легаль булмаган эштә була[10]. 1951 елда татар диаспорасы мохитенә үтеп керү өчен Кытайга җибәрелә[9]. 1953 елның сентябрендә Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренең берсенә күчерелә, ә 1954 елның язында ире Шамил Хәмзин (оператив тәхәллүсе «Хәләф») белән Гонконгка, аннары Япониягә күченә, анда алар Токиода «Мөхит вә Садыйк компани» сәүдә фирмасын ачалар[10].

undefined

1954—1967 елларда ирле-хатынлы Япониядә уңышлы разведка эшчәнлеге алып бара, Корея ярымутравында Америка гаскәрләренең хәрәкәтләре, АКШ хәрби базалары, Япониянең үз-үзен саклау көчләре турында мәгълүматлар туплый. Бу чорда алар тапшырган разведка мәгълүматлары 23 том тәшкил иткән[5]. 1967 елда Үзәктән кайтырга дигән боерык ала һәм КГБ подполковнигы дәрәҗәсендә отставкага чыга. Соңрак, Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, аңа отставкадагы полковник исеме бирелә[11].

Соңгы еллары

Мәскәүдә яшәгән. 2004 ел ахырында «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы чакыруы буенча Казанда була. Иҗтимагый тормышта актив катнаша, авыр яшүсмерләр белән эшләү буенча милициянең штаттан тыш хезмәткәре була, «Разведка легендалары» хәрби-тарихи музеен булдыруга өлеш кертә[11]. 2011 елның 30 декабрендә Мәскәүдә вафат була. Ире янына Данилов мөселман зиратында җирләнгән.

Бүләкләре

Гаилә хәле

Тормыш иптәше — Шамил Габдуллаҗан улы Хәмзин (1915—1991) — совет разведчигы, отставкадагы полковник.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Ирина Алимова, разведчица (рус.). Энциклопедия сайта Кино-Театр.РУ. Звезда Поволжья (3 ноябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2024. Архивировано 6 декабрь 2023 года.
  2. Бир и Халеф. НВО НГ (28 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  3. Легендарная разведчица с «Узбекфильма» (рус.). Vesti.uz (9 май 2013). Архивировано 23 август 2013 года.
  4. Павлов, 2003
  5. 1 2 3 Они поженились по заданию центра. Казанские ведомости (23 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  6. История российской внешней разведки, 2014
  7. 1 2 Позывной «Бир»: как КГБ и ЦРУ в Японии домами дружили. StanRadar (26 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  8. Кашапов, Ровель. Эксклюзив. Как в Японии под прикрытием работали супруги-разведчики из РТ (2014-06-07). 20 май 2026 тикшерелде.
  9. 1 2 Светская дама из нелегальной разведки. Аргументы недели (15 ноябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  10. 1 2 3 4 Алимова Ирина Каримовна. Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  11. 1 2 Награда за "командировку". Республика Татарстан (3 ноябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.

Әдәбият

  • Дроздов Ю.И. Записки начальника нелегальной разведки. — М.: ОЛМА-Пресс, 2000. — 416 с. — (Досье). — 9000 экз. — ISBN 5-224-00750-0.
  • Дроздов Ю.И. Нужная работа. Записки разведчика. — М.: «ВлаДар», 1999.
  • Дроздов Ю.И. Вымысел исключён. Записки начальника нелегальной разведки.. — М.: «ВлаДар», 1996.
  • Мирошников Андрей. 13 лет под цветами сакуры // Правда Северо-Запада : газета. — 2013. — 20 март (№ 10). — С. 14—15. Архивировано 2 август 2023 года.
  • Павлов В.Г. Женское лицо разведки. — М.: Олма-Пресс, 2003. — 384 с. — (Досье). — 5000 экз. — ISBN 5-94849-088-2.
  • В стране цветущих хризантем // История российской внешней разведки. Очерки. В шести томах / главный редактор С.Н. Лебедев, зам. главного редактора В.А. Кирпиченко, ответственный секретарь Ю. И. Журавлёв. — М.: Международные отношения, 2014. — Т. VI. 1966—2005 годы. — С. 188—202. — 264 с. — ISBN 978-5-7133-1475-0.