Казан Богородица монастыре

Казан Богородица монастыре (рус. Казанский Богородицкий монастырь) — Казан шәһәрендә урнашкан православие монастыре, Изге Ананың Казан иконасы табылу урыны. Казан Кремленнән ерак түгел, Кремль калкулыгыннан көнчыгышта, Большая Красная урамында урнашкан.

Тарих

1579 елның 8 июлендә 9 яшьлек Матрона төшендә күргән урында икона таба. Бу вакыйга һәм икона белән бәйле булган могҗизалар турында беренче булып Ермолай рухани яза; киләчәктә ул патриарх Гермоген була һәм изге дип таныла. Икона рус гаскәрләре Казанны алганнан соң бары 27 ел үткәч табылганлыктан, иконага зур әһәмият бирелә. Шул ук 1579 елда, Иван IV боерыгы белән, икона табылган урында Богородица монастыренә нигез салына. Риваять буенча, аның беренче монахинясе иконаны тапкан Матрона була, монастырьдә ул Мавра исемен ала(аның киләчәктәге язмышы билгесез)[1].

undefined
undefined

1612 елда Минин һәм Пожарскийның Икенче ополчениясе митрополит Ефрем рөхсәте белән Мәскәүгә Казан иконасын белән бара (Гермоген бу вакытта инде үлгән була). 1612 елдагы походтан соң иконаның төп нөсхәсе үз урынына — Казан Богородица монастыренә кайтарыла. Мәскәүдә, Кызыл мәйдандагы (рус. Красная площадь) Казан соборында иконаның күчермәсен куялар, һәм кайбер мәскәүлеләр аны төп нөсхә дип саныйлар. Зыярат кылучылар агымы аркасында Богородица монастыре Урта Идел төбәгенең билгеле изге урынына әйләнә. Екатерина II реформасы (1764) буенча, Русиядәге барлык монастырьларны штатларга (классларга) бүләләр, һәм Богородица монастыре башта икенче класска кертелә, ә 1809 елда иң югары — беренче класска күтәрелә. XIX гасыр башында монахинәләр һәм послушницалар саны 100 дән арта, революция алдыннан исә 500 гә җитә.

1904 елда Казан Богородица иконасын урлыйлар. Ләкин бу зыярат кылучылар агымын туктатмый; кайбер кешеләр иконаның төп нөсхәсен монастырьның игуменьясы саклап калган дип уйлый[2].

Архитектура ансамбле

Монастырь территориясе берничә гектар мәйданны биләгән һәм Идел буе төбәгендә иң зур монастырь булган. Төп гыйбадәтханә — изге икона сакланган Казан соборы, 17981808 елларда классицизм стилендә архитектор Иван Старов проекты буенча 1590 нчы елларда төзелгән һәм искергән таш собор урынына салына. Соборның үлчәмнәре 49 × 43 метр, биеклеге — 44 метр. Аның тышкы кыяфәтен биш ярымшарсыман гөмбәз һәм колонналы өч фронтон билгели[3].

Казан соборының төньягында урнашкан Николай Тульский гыйбадәтханәсе (1810—1816) һәм көньяк ягындагы Крестовоздвижение соборы (1882—1884) да классицизм стилендә төзелә, әмма аларның һәркайсында берәр зур ярымшарсыман гөмбәз була. Настоятельский һәм Никольский (1820—1840 нчы еллар) корпуслары зур ярымтүгәрәк рәвешендә төзелеп, классик ансамбльне бердәм архитектура комплексына берләштерә. XIX гасыр ансамбленә шулай ук ике борынгырак корылма керә: Казандагы иң биекләрдән саналган 55 метрлы чаң манарасы һәм кечкенә София капка өсте чиркәве (икесе дә XVII гасыр уртасы)[4].

1917 елдан соң

1918 елның сентябрендә Казан Кремле һәм аның гыйбадәтханәләре ябылгач, монастырьга Казан епархиясенең сакланып калган төп изгелекләре — Казан изгеләре Гурий һәм Варсонофийның калдыклары күчерелә. Монастырь рәсми рәвештә ябылган булса да, 1920 нче еллар дәвамында анда дәүләт тарафыннан теркәлгән православие дини җәмгыяте эшләп тора. 1931 елда әлеге җәмгыять Петропавел соборына күчерелә, шуннан соң монастырь ансамбленең зур өлеше җимерелә.

1942 елдан элекке монастырь территориясендә тәмәке фабрикасы ачалар. Җимерелгән ансамбльнең көнбатыш өлешенә соңрак биш катлы торак йортлар төзеп куялар; Крестовоздвижение соборы бинасында Казан педагогика институтының филология факультеты урнаша[5].

Торгызу

undefined

София чиркәвенең һәм Крестовоздвижение соборының кайтарылуы

1994 елда София чиркәве дин тотучыларга кире кайтарыла, ә 20042005 елларда зур Крестовоздвижение соборы кире кайтарылып, реставрацияләнә. 2005 елның 21 июлендә Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Алексий II Казан һәм Татарстан епархиясенә Рим папасы тарафыннан кире кайтарылган, «Ватикан исемлеге» дип йөртелә торган Казан Богородица иконасының күчермәсен тапшыра. Әлеге икона Крестовоздвижение соборында урнаштырыла. Ватикан исемлеге монахлар һәм мәхәллә тарафыннан ихтирам ителә.

Монастырь ябылганчы хатын-кыз монастыре булуына карамастан, 2005 елдан башлап ул ир-атлар монастыре буларак яңадан торгызыла. Аның братиясе берничә кешедән тора. Совет чорында монастырь территориясендә урнашкан тәмәке фабрикасы әлеге урыннан күчерелә. Монастырь биләмәсендә алып барылган археологик казу эшләре вакытында монахиня һәм послушницаларның җәсәд калдыклары табыла. 2019 елның 12 октябрендә алар монастырь зиратында кабат җирләнә[6].

Казан Богородица иконасы соборын торгызу

undefined

2015 елның 4 ноябрендә, Халык бердәмлеге көнендә һәм Казан Изге анасы көнендә — Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов «Болгар ислам академиясен булдыру һәм Казан Богородица иконасы соборын яңадан торгызу турында» указына кул куя[7][8].

Аның нигезендә, «рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны ныгыту» максаты белән түбәндәге карарлар кабул ителә: Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә «Болгар ислам академиясе» фәнни-укыту һәм рухи-агарту мөселман үзәген булдыру инициативасын хуплау; Рус Православ чиркәве (Мәскәү патриархлыгы) Татарстан митрополиясе һәм Казан шәһәре мэриясенең, Казан Богородица монастыре комплексы чикләрендә Казан Богородица иконасы соборын яңадан торгызу инициативасын хуплау[9][10]. Шул ук указ белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2016 елның 21 маенда Болгар ислам академиясенең булачак урынында һәм 2016 елның 21 июлендә Казан Богородица иконасының яңадан торгызылачак соборы урынында истәлекле ташлар салу тантанасын оештыру; академияне булдыруга һәм соборны торгызуга зур өлеш кертүчеләр истәлеген мәңгеләштерү өчен истәлек китапларын булдыру һәм истәлекле билгеләр кую бурычы куела[10].

Указны Татарстан Республикасының Православ җәмәгатьчелеге II Форумында (Казан, 2015 елның 26 ноябре) хуплыйлар, анда «руханиларны һәм дөньявиларны, эш һәм мәдәният вәкилләрен, фән эшлеклеләрен, намуслы теләге булган барлык кешеләрне дөньякүләм танылган православ изгелеген яңадан торгызуга иң кирәкле ярдәм күрсәтергә» өндиләр[11].

2016 елның 27 апрелендә элек Казан Богородица иконасы соборы урнашкан буш урында археологик казу эшләре башлана[12]. Эшләр барган вакытта икона табылу урынын билгеләүче часовня (божница) Крестовоздвижение соборының көнчыгышындагы скверга күчерелә.

2016 елның 21 июлендә Казанда Богородица иконасына багышланган бәйрәм көнендә, Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл торгызылачак Казан Богородица иконасы соборы нигезен салу урынын изгели[13].

Шул ук вакытта Казанның һәр ноктасыннан күренгән 55 метрлы колокольняны торгызу мәсьәләсе күтәрелми, чөнки аның тарихи урынында биш катлы «хрущевка» тора[14].

2021 елның 21 июлендә, нигезен салу тантанасыннан биш ел үткәч, Патриарх Кирилл Казан Богородица соборын изгели[15].

Мәгарә гыйбадәтханәсе

undefined

1910 елда бөек кенәзбикә Елизавета Фёдоровна монастырьга килеп, Казан Богородица иконасы соборы астында, икона табылган урында иконостас урнаштыруны, шулай ук Изге Ананың Туган көне хөрмәтенә җир асты чиркәве төзүне тәкъдим итә. Проектны архитектор Алексей Щусев эшли. «Казан мәгарәләре» дип тә аталган җир асты гыйбадәтханәсен төзү эшләре 1913 елда тәмамлана. 2016 елдагы казу эшләре вакытында аның калдыклары табыла[16].

Сакланып калган нигез консервацияләнә, һәм гыйбадәтханәне яңадан торгызу турында карар кабул ителә[17].

Ивер Сулыгы иконасы бәйрәме көнендә, 2020 елның 25 февралендә, гыйбадәтханә изгеләнә. Изгеләү чинын Казан һәм Татарстан митрополитлары Феофан (Ашурков), Берлин һәм Алмания митрополитлары Марк (Арндт), шулай ук Зеленоград епископы Савва (Тутунов), Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий (Заец) һәм Алабуга епископы Иннокентий (Васецкий) башкара[18].

2024 елның мартында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Богородица монастыре комплексына кергән биналарны реставрацияләү турында игълан итә. Биналарның тышкы капламнары шул ук елның җәендә ачыла[19]. 2025 елның февралендә Богородица монастыре ансамбленә керүче 9 объектның саклану дәрәҗәсе күтәрелә — аларга төбәк әһәмиятенә ия булган объектлар статусы бирелә[20].

Фотогалерея

Искәрмәләр

  1. История монатыря. Казанско-Богородицкий монастырь. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  2. История Казанского Богородицкого женского монастыря. Официальный сайт Московского патриархата. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  3. Айнутдинов Р., Чудинова Т. История осуществления в Казани проекта постройки монастыря Казанской Божьей Матери. https://cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  4. Постройки Казанско-Богородицкого монастыря. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  5. Свод петровских памятников России и Европы. Институт Петра Великого. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  6. В Казанско-Богородицком монастыре г. Казани состоялось перезахоронение останков сестер обители (рус.). Монастырский вестник. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  7. Болгарская исламская академия и Собор Казанской иконы Божьей Матери появятся в Татарстане. Официальный Татарстан (4 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  8. В Казани будет восстановлен собор Казанской иконы Божией Матери. Православие в Татарстане. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  9. Указ Президента Республики Татарстан от 04.11.2015 № УП-1066 «О создании Болгарской исламской академии и воссоздании Собора Казанской иконы Божьей Матери». Официальный интернет-портал правовой информации (Государственная система правовой информации) (10 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  10. 1 2 № УП-1066 Указ Президента Республики Татарстан «О создании Болгарской исламской академии и воссоздании Собора Казанской иконы Божьей Матери». Официальный портал правовой информации Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  11. Резолюция II Форума православной общественности Республики Татарстан. Православие в Татарстане (3 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  12. В Казани началась расчистка площадки на месте воссоздания собора Богородицкого монастыря. Бизнес Online (27 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  13. Патриарх Кирилл призвал россиян не отказываться от истории. ТАСС (21 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  14. Собор Казанской иконы Богородицы пока будет без колокольни. Реальное время (20 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  15. Патриарх Кирилл освятил возрожденный Казанский собор в столице Татарстана. Интерфакс-Религия (21 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  16. Пещерный храм собора Казанской иконы Божией Матери (рус.). Православие в Татарстане. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  17. В Казани восстановят пещерный храм, созданный в месте обретения иконы Божьей Матери (рус.). Православие в Татарстане. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  18. В Казанско-Богородицком монастыре Казани состоялось великое освящение Пещерного храма собора обители (рус.). Монастырский вестник. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  19. Рустам Минниханов осмотрел объекты на территории Казанского Богородицкого монастыря. Официальный сайт Раиса Республики Татарстан (14 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
  20. Богоугодный миллиард от Слуцкого и не только: как возрождают монашескую обитель у Казанского собора. Бизнес Online (17 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.

Әдәбият

  • Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: в 86 томах. — Санкт-Петербург, 1890—1907.
  • Айнутдинов Р., Чудинова Т. Ансамбль Богородицкого монастыря // Дизайн и Новая Архитектура : журнал. — 2004. — № 15—16. — С. 100_103.