КамАЗ-мастер

КамАЗ-мастер — Россия автоузыш командасы. Россиянең Чаллы шәһәрендә урнашкан «КамАЗ» автозаводы белән бәйле. Команда узышларда «КАМАЗ» автомобильләрендә ярыша. «КамАЗ-мастер» командасы «Ралли Дакар» (элекке «Ралли Париж — Дакар») ярышында 19 тапкыр җиңү яулый. Спорт йөк машиналары классында дөнья автоспортының иң көчле командасы дип таныла[1]. Команда «КамАЗ» гавами акционерлык җәмгыятенең бүлендек бүлекчәсе булып тора һәм ширкәтнең генераль директоры Сергей Когогинның шәхси ярдәме белән эшли[2].

undefined
undefined
undefined
undefined

Тарих

«КамАЗ-мастер» 1988 елда оеша.

Команда тулысынча КАМАЗ спортчыларыннан төзелә, алар арасында 16 халыкара класслы спорт остасы, 12 Россиянең атказанган спорт остасы һәм 19 спорт остасы. Команданың уникальлеге — спорт йөк машиналарын җитештерү, проектлау, җыю һәм ярышларда катнашу[2]. Алар, спорт авыр йөк машиналарында ярышучылар арасында, дөньяда иң көчле команда дип исәпләнә.

1996—2011 елларда команда җитәкчесе — Владимир Чагин. 2011 елның февраленнән спорт карьерасын туктатуын белдерә.

2005 елдан команданың баш химаячесе — ВТБ банкы[3].

2007 елда ярышның V этабында команда юл һәлакәтенә очрап, ярыштан төшеп кала.

2007 елда «КамАЗ-мастер» күп функцияле спорт үзәге төзелә. Биредә техниканы ярышларга әзерлиләр, КАМАЗ йөк машиналарының яңа модельләрен җитештерелә, автомобильләр җыела. Үзәк бинасында «КамАЗ-мастер» музее ачыла һәм тарихи автомобильләр экспозициясе бар.

2012 елда Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Илгизәр Мәрдиев (җитәкче — Владимир Чагин) катнашкан команда шулай ук уңышсызлыкка очрый. КАМАЗларда узышучы Артур Ардавичус командасы (Казакъстан) III урынны ала.

Команда катнашкан ярышлар: «Дакар»  [рус.], «Ефәк юлы», «Дезерт Челендж», «Хазар даласы-2010», «Калмыкия», «Россия кубогы», «Оптик 2000 Тунис», «Италиан Бажа», «Мастер-Ралли», «Пор Лас Пампас», «Трансориентал», «Көнчыгыш раллие — Каппадокия» һ.б.

2013 елдан «Африка Рейс» ралли рейдында катнаша.

2022 елда чираттагы «Дакар»да дүрт экипаж да йөк машиналары зачетында беренче дүрт урынны ала. Дмитрий Сотников җиңү яулый, икенче урынга Эдуард Николаев ия була (икесе дә КАМАЗ-435091, K5 гаиләләрендә чыгыш ясый), өченче урында Антон Шибалов, Андрей Каргинов (икесе дә — КАМАЗ — 43509). КАМАЗ йөк машиналары барлык 12 этапта һәм прологта җиңү яулый[4].

Автомобильләр

Барлыгы КАМАЗ йөк машиналарының 18 модификациясе чыгарыла.

1988 елның сентябрендә Яр Чаллы командасы Польшада «Ельч» раллисында беренче таркыр катнаша. Ралли-рейдта КАМАЗ спортчылары серияле тулы приводлы КАМАЗ-4310 йөк машиналарында ярыша. 90 нчы еллар башында, завод конструкторлары һәм сынаучылары белән тыгыз хезмәттәшлектә, коллектив үз спорт йөк машиналарын җитештерә: КАМАЗ-49250 һәм КАМАЗ-49251. Команда 1994 елда КАМАЗ-49252 йөк машиналарында ярыша.

«КАМАЗ-мастер» узышу автомобильләре:

  • КАМАЗ-4310;
  • КАМАЗ-43101;
  • КАМАЗ-43101C;
  • КАМАЗ-431010C;
  • КАМАЗ-49250;
  • КАМАЗ-49252;
  • КАМАЗ-49251;
  • КАМАЗ-49255;
  • КАМАЗ-49252C;
  • КАМАЗ-49256;
  • КАМАЗ-4911;
  • КАМАЗ-4326;
  • КАМАЗ-4326C;
  • КАМАЗ-43269;
  • КАМАЗ-432690;
  • КАМАЗ-43509K;
  • КАМАЗ-43509;
  • КАМАЗ-435091;
  • КАМАЗ-435092.

Кызыклы фактлар

Бүләкләре

  • 1988 елда Польшада «Ельч» раллиенда куелган өч КАМАЗ маркалы машинаның берсе көмеш медаль яулый.
  • 1989 — «Обьектив Сюд» халыкара ярышында көмеш һәм бронза медальләр[7].
  • 1990 — «Фиргавеннәр раллие»нда IV урын яулый.
  • 1991 — «Париж-Дакар» раллиенда II, III урыннар.
  • 1992 — «Париж-Пекин» ярышында бронза медаль.
  • Команда 1995 елда «Мастер-Ралли»да җиңә.

«Дакар» раллисында җиңүләр исемлеге

Ел Команда Маршрут
Пилот Ил Җитештерүче
2022 Дмитрий Сотников Россия КамАЗ-435091 Согуд Гарәбстаны
2021 Дмитрий Сотников Россия КамАЗ-43509 Согуд Гарәбстаны
2020 Андрей Каргинов Россия КамАЗ-43509 Согуд Гарәбстаны
2019 Эдуард Николаев Россия КамАЗ-43509 Перу
2018 Эдуард Николаев Россия КамАЗ-4326-9 Перу — Боливия — Аргентина
2017 Эдуард Николаев Россия КамАЗ-4326-9 Парагвай — Боливия — Аргентина
2015 Айрат Мардеев Россия КамАЗ-4326-9 Буэнос-Айрес — Икике — Буэнос-Айрес
2014 Андрей Каргинов Россия КамАЗ 4326-9 Росарио — Боливия — Вальпараисо
2013 Эдуард Николаев Россия КамАЗ 4326-9 Лима — Сан-Мигель-де-Тукуман — Сантьяго
2011 Владимир Чагин Россия КамАЗ 4326-9 Буэнос-Айрес — Антофагаста — Буэнос-Айрес
2010 Владимир Чагин Россия КамАЗ 4326-9 Буэнос-Айрес — Антофагаста — Буэнос-Айрес
2009 Фирдаус Кабиров Россия КамАЗ 4326-9 Буэнос-Айрес — Вальпараисо — Буэнос-Айрес
2006 Владимир Чагин Россия КамАЗ 4911 Лиссабон — Дакар
2005 Фирдаус Кабиров Россия КамАЗ 4911 Барселона — Дакар
2004 Владимир Чагин Россия КамАЗ 4911 Клермон-Ферран — Дакар
2003 Владимир Чагин Россия КамАЗ 4911 Марсель — Шарм-эш-Шейх
2002 Владимир Чагин Россия КамАЗ 49256 Аррас — Мадрид — Дакар
2000 Владимир Чагин Россия КамАЗ 49252 Париж — Дакар — Каир
1996 Виктор Московских Россия КамАЗ 49252 Гранада — Дакар

Химаячеләр

  • ВТБ-банк
  • Red Bull
  • «Транснефть»
  • Вюрт-Русь
  • Партнёрлары
  • КамАЗ
  • CASTROL
  • Авторевю
  • ZF
  • Webasto
  • DuPont
  • Michelin
  • MANN-FILTER
  • РИА Новости
  • Интерфакс
  • Авторадио
  • Авто Плюс
  • Маяк
  • Русское радио
  • АСКОН
  • STAHLWILLE
  • OMNICOMM

Галерея

Искәрмәләр

  1. Команда (рус.). kamazmaster.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2025. [Тикшерелгән 4 июнь 2025]
  2. 1 2 КАМАЗ-мастер (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2025. [Тикшерелгән 5 июнь 2025]
  3. Однако.орг
  4. Камаз командасы тарихы.
  5. Жизнь измеряется в Дакарах. kamazmaster.ru [рус.]
  6. Автоспорт. vtbrussia.ru [рус.]
  7. КамАЗ-мастер командасы тарихы

Сылтамалар

Спорт казанышлары
Элгәре:
Tatra
Ралли Дакар
1996
Алмашка килүче:
Hino
Элгәре:
Tatra
Ралли Дакар
2000
Алмашка килүче:
Tatra
Элгәре:
Tatra
Ралли Дакар
2002-2006
Алмашка килүче:
MAN
Элгәре:
MAN
Ралли Дакар
2009-2011
Алмашка килүче:
Iveco
Элгәре:
Iveco
Ралли Дакар
2013-2015
Алмашка килүче:
Iveco
Элгәре:
Iveco
Ралли Дакар
2017-2019
Алмашка килүче:
Гамәлдәге

Тема буенча өстәмә