Камал III

Камал III (2 нче сәхнә псевдонимы, 1 нчесе — Сакмарский), Камал Ситдыйк улы Сәлахетдинов, рус. Салахутдинов Камал Ситдикович (Камал Третий) (1900, Әстерхан1968, Казан) — драма артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1928-1968). ТАССР (1943), РСФСР (1957) халык артисты.

Тәрҗемәи хәле

Файл:Камал III 1.jpg
Камал III — Хан. «Таһир-Зөһрә» (Ф. Бурнаш)

1899 елның 31 декабренда (1900 елның 12 гыйнварында) Әстерхан шәһәрендә тегүче гаиләсендә туган. «Шураи ислам» мәктәбен, Әстерхан татар театр студиясен (1919) тәмамлаган.
1918-1924 елларда «Алтын Урда» Әстерхан мөселман артистлары берлегендә (соңыннан «Вулкан» татар дәүләт драма театры , 1922 елдан Һөнәри эшче театры, 1928 елдан Әстерхан дәүләт татар театры) уйный[1].
1924 елдан «Кызыл Октябрь» исемендәге татар театры (соңрак Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) артисты. Яңа сәхнәдә иң беренче башкарган роле — Уильям Шекспирның «Гамлет» драмасында Лаэрт.

Иҗаты

Татар милли театр сәхнәсенең күренекле осталарының берсе, каһарман холыклы образлар иҗат итүче. Репертуарында әүвәл һавалы-романтик холыклы яшь каһарманнар (Хәлил, Бакый, Шәрәф) булса, соңрак өлкән каһарманнарны уйныйh[2]. 50 еллык иҗат гомерендә 400ләп образ иҗат иткән. Сәхнәдә партнершасы булып һәрвакыт Фатыйма Ильская уйный торган була. Аның уенын Зәйни Солтанов югары бәяли.

« Камал III тудырган образлар гадилеге, чынлыгы белән, шул ук вакытта актер тарафыннан нык эшкәртелгән булулары, ялтырап торулары белән аерылып тора[3].
»

Әстерханда уйнаган спектакльләре

Камал театрындагы рольләре

Кызыклы факт

Файл:Камал III 2.jpg
Камал III яшь чагында

Әстерхан татар театрына эшкә килгән Камал I «Сакмарский» псевдонимы белән уйнаучы яшь артист Камал Сәлахетдиновка яңа сәхнә исеме — «Камал III»не тәкъдим итә (Камал I , Камал II була инде — икесе дә Г. Камалның энеләре).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1943 Татарстан АССР халык артисты
  • 1950 РСФСР атказанган артисты
  • 1957 РСФСРның халык артисты

Әдәбият

  1. В. Мортазин, Т. Ченәкәй. Татар театры тарихыннан. М, 1926 ; Казан: ТКН, 1996.
  2. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. К.: ТКН, 1996; 2005. ISBN 5-298-00708-2
  3. Театральная энциклопедия. Том 2. Глав. ред. П. А. Марков. М.: Советская энциклопедия, 1963.

Шулай ук карагыз