Канада элодеясе
Канада элодеясе (лат. Elodéa canadénsis) — югары төзелешле үсемлек, суүсем. Элодея (лат. Elodéa) ыруының төре. Элодея бик тиз үрчи. Күл һәм буаларны тоташтан каплап бетерергә сәләтле. Сулыкларны саклау өчен ТР галим-биологлары (аерым алганда, КФУ доценты Вадим Прохоров) элодеяне Татарстанның «Кара китабына» кертергә тәкъдим итә[10].
Таралу ареалы
Канада элодеясе — Төньяк Американың агымы көчле булмаган сулыкларында таралыш алган су үсемлеге. Аурупага 1836 елда кертелгән, Идел елгасында 1885 елда, Казан губернасы сулыкларында 1896 елда очравы мәгълүм. Элодеяне аквариум тотучылар алып кайта. Аквариумнардан һәм ботаника бакчаларыннан табигый сулыкларга күчкән һәм үрчегән. Аннан су транспорты белән яки кошларның тәпиләренә ияреп, башка сулыкларга таралган.
Ботаник тасвирлама
Элодеянең яфраклары вак, озынча була. Озынлыгы 30-100 см га җитә. Орлык бирү юлы белән дә, вегетатив юл белән дә үрчи ала. Элодея — «ике өйле» үсемлек, орлык бирү өчен элодеянең ата һәм ана төрләренең икесенең дә булуы шарт. РФ төбәкләрендә (Аурупа өлеше, Көнбатыш Себер) әлеге үсемлекнең ана төре генә күзәтелә. Элодея Татарстан сулыкларында орлык бирә алмый. Әмма яңа үсентеләр чыгарып үрчи. Файдасына караганда зыяны күбрәк.
Экология
Элодея якты вакытта суны кислородка баета, әмма караңгыда углекислый газ чыгара, балыкларны тончыктыра. Куе булып үскән элодея үсентеләре балыкларга комачаулый башлый. Сулыкны басып алып, тирәсендәге үсемлекләргә үсәргә бирми, үз согы белән аларны агулый. Черегән сабаклары суны пычрата.
Көрәш
Элодеяне юкка чыгару авыр. Агулау нәтиҗә бирми. Кисү-тырмап чыгу үсемлеккә тагын да куерак үсәргә этәргеч бирә.
Галерея
Моны да карагыз
Әдәбият
- Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Элодея. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 16-21 февраль, 12нче бит.
Сылтамалар
- Elodea canadensis [ингл.]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- ↑ Michaux A., Мишо А., Michaux, André, 1746-1803 Flora boreali-americana: sistens caracteres plantarum quas in America septentrionali collegit et detexit Andreas Michaux, Flora boreali-Americana, sistens caracteres plantarum quas in America septentrionali collegit et detexit Andreas Michaux .. (лат.) — Lutetia, Argentoratum: 1803. — Т. 1. — С. 20. — 683 с. — ISBN 0-665-47757-0 — doi:10.5962/BHL.TITLE.50919
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ https://explorer.natureserve.org/Taxon/ELEMENT_GLOBAL.2.142773
- ↑ FloraWeb
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ 1 2 3 4 Бельгийский список видов
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ 1 2 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China [неопр.] // 生物多样性 — 1993. — Т. 30, вип. 5. — С. 22127. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022127
- ↑ Рәмис Латыйпов. Татарстанның Кара китабы(үле сылтама). Интертат.ру, 11.10.2018