Кыргыз Автономияле Совет Социалистик Республикасы (1926—1936)

1920―1925 елларда, нигездә, хәзерге Казакъстан территориясендә яшәп килгән Кыргыз АССР белән бутамагыз

Кыргыз Автономияле Совет Социалистик Республикасы (кырг. Кыргыз Автономиалуу Кеңештик Социалисттик Республикасы) ― 1926―1936 елларда РСФСР составында булган автономияле республика.

Башкаласы ― Пишпәк шәһәре. 1926 елның 12 маенда СССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы шәһәр исемен (1925 елның октябрендә Пишпәктә туган) М. В. Фрунзе истәлегенә Фрунзе итеп үзгәртә [1].

Тарих

Кыргыз АССР 1926 елның 1 февралендә Кыргыз автономияле өлкәсен (Кыргыз АӨ, КАӨ) үзгәртеп кору юлы белән оештырыла.

1934 елның 20 августында Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы республиканың районнарга яңа бүленешен раслый [2].

1936 елның 5 декабрендә СССРның яңа («Сталин») Конституциясе кабул ителгәч, Кыргыз АССР Кыргызстан ССРга үзгәртелә.

Әдәбият

  • Труды первой конференции по изучению производительных сил Киргизской АССР. Л.: Изд-во АН СССР, 1934.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. История города (рус.). Мэрия г. Бишкек. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2018.
  2. Об изменениях в составе районов Киргизской АССР и о её внутреннем административно-территориальном делении. Архивировано 9 июль 2018 года.. Постановление ВЦИК от 20.08.1934

Тема буенча өстәмә