Леонид Лубенников

Леонид Лубенников (8 [21] гыйнвар 1910, Фоминовка, Екатеринослав губернасы, Рәсәй империясе[1]28 ноябрь 1988, Мәскәү, ССРБ[2][3].) — совет дәүләт эшлеклесе, алман-совет сугышында катнашучы.
Новочеркасск индустриал-игенчелек тихникумында (1927-1930), Бөтенсоюз агропедагогия институтында (Мәскәү, Сарытау, 1931-1933), Идел буе округ командалык состав сәяси курсларында (1939), М.В.Фрунзе ис. Хәрби академиясендә (1943-1944) укыган. БК(б)Ф Минск шәһәр комитеты икенче сәркатибе (?-1952), Беларус коммунистик фиркасе Бобруйск (1952-1953), Минск (1953-1955) өлкә комитетлары беренче сәркатибе, Карел-Фин ССР коммунистик фиркасе ҮК беренче сәркатибе (1955-1956), СБКФ Карел өлкә комитеты беренче сәркатибе (1956-1958), СБКФ ҮК киң кулланыла торган таварлары һәм азык-төлек таварлары бүлеге мөдире (1958-1960), СБКФ Кемерово өлкә комитеты беренче сәркатибе (1958-1960, 1963-1964). СБКФ ҮК әгъзасы (1956-1966), 4-6 чакырылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты.

Искәрмәләр

  1. (Луганск өлкәсе, Украина)
  2. Правда, 1988, № за 2 декабря. [рус.]
  3. Лубенников Леонид Игнатьевич на сайте «БД АзБука» [рус.]

Тема буенча өстәмә