Лео Варадкар

Ле́о Ва́радкар (ирл. Leo Varadkar) (1979 елның 18 гыйнвары, Фингал графлыгы, Ирландия) — Ирландиянең һинд чыгышлы сәясәтчесе, Фине Гэл фиркасе җитәкчесе (2017 елдан). 2017 елның 14 июненнән  Ирландия премьер-министры.

Тәрҗемәи хәле

1979 елның 18 гыйнварында Фингал графлыгында туган. Әтисе Һиндстанның Бомбей (Мумбай) шәһәреннән, әнисе Ирландиядән. Әти-әнисе Бөекбританиядә эшләгәндә танышканнар. Гаилә 1973 елда Ирландиягә күченгән. Әти-әниләре кебек, гаиләдәге өч бала да (София, Соня, Лео) табиблык һөнәрен сайлаган[3]. Дублинда Тринити-колледж (ru) тәмамлаган[4].

Варадкар сәясәт белән табиблыкка укыганда Фине Гэл (ru) фиркасенең яшьләр оешмасында шөгыльләнә башлый. 1999 елда Малуддартта җирле сайлауларда уңышсызлыкка очрый. 2004 елда Фингал графлыгы шурасына сайлауларда җиңә[5].

2007 елда Ирландия парламентының түбән пулаты — Дойл Эренга сайлана.

2011 елда Фине Гэл фиркасе парламент сайлауларында җиңгәч, транспорт, туризм һәм спорт министры була.

2015 елда Ирландия RTE телеширкәтенә биргән интервьюсында үзенең гомосексуал булуын ача[6].

2016 елда Көнбатыш Дублин округыннан Ирландия парламентының түбән пулатына сайлана[7].

2016 елның 6 маенда Энда Кенни хөкүмәтендә социаль яклау министры итеп билгеләнә[8].

2017 елның 2 июнендә хаким итүче фирка җитәкчесен сайлауларда торак хуҗалыгы министры Саймон Ковнины, 60% тавыш җыеп, җиңә. Шул җиңү нәтиҗәсендә илнең премьер-министры вазифасына керешә[9].

Искәрмәләр

  1. 1 2 https://www.nytimes.com/2017/06/02/world/europe/leo-varadkar-ireland-prime-minister.html
  2. 1 2 https://www.latimes.com/world/europe/la-fg-ireland-new-leader-20170602-story.html
  3. Paul Waldie. Meet the man on track to become the youngest PM in Irish history (ингл.). The Globe and Mail (1 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2017.
  4. Kevin Doyle and Catherine Devine. 'Prejudice has no hold in this Republic' - Leo Varadkar wins Fine Gael leadership battle, and is set to be next Taoiseach (ингл.). Independent.ie (2 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2017.
  5. Sarah Bardon. Leo Varadkar: The man who evolved into a taoiseach (ингл.). The Irish Times (2 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2017.
  6. Chris Page. Leo Varadkar set to become Ireland's youngest prime minister (ингл.). BBC News (2 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2017.
  7. Sarah Bardon. Dublin West results: Leo Varadkar, Ruth Coppinger, Joan Burton and Jack Chambers elected (ингл.). The Irish Times (27 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2017.
  8. Harry McGee. Surprises aplenty in Enda Kenny’s new Cabinet (ингл.). The Irish Times (6 май 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2017.
  9. Leo Varadkar: Ireland set to have first gay PM (ингл.). BBC News (2 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2017.