Лилия Зәйнуллина (1960)

Бу БДУ галимәсе турында мәкалә, Казан җырчысы турында биредә укыгыз

Зәйнуллина Лилия Марат кызы (15 февраль 1960 ел10 май 2016 ел) — тел белгече, галим, университет укытучысы. Филология фәннәре докторы (2005), профессор.

Тәрҗемәи хәле

Зәйнуллина Лилия Марат кызы 1960 елның 15 февралендә Чиләбе өлкәсе Мәтәле авылында билгеле тел белгече Марат Зәйнуллинның гаиләсендә дөньяга килә.

1982 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1987 елдан — Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәре.

1989 елдан — Башкорт дәүләт университетында эшли.

20082015 елларда — Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетының чит телләр кафедрасы мөдире.

2016 елның 10 маенда Уфа шәһәрендә вафат була[1].

Хезмәт өлкәсе

Фәнни хезмәтләре герман, роман һәм төрки телләрдәге лексик берәмлекләрнең семантикасын һәм төзелешен чагыштырма, типологик һәм когнитив анализлауга, төрле халыкларның лингвомәдәниятендә универсаль концептларның эшләү үзенчәлеген тикшерүгә багышлана.

Гыйльми эшчәнлеге

160‑тан артык фәнни хезмәт авторы.

Хезмәтләре
  • Композицион семантика производного слова. Уфа, 2005;
  • Общие проблемы лингвокультурологии. Уфа, 2008 (автор.);
  • Лексическая и когнитивная семантика. Концепции и подходы к проблеме представления знаний в языке.Саарбрюккен, 2012.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2004).

Сылтамалар

  • Зәйнуллина Лилия Марат кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башҡорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.