Майя Булгакова
Майя Булгакова, Майя Григорий кызы Булгакова (рус. Майя Григорьевна Булгакова, 1932 елның 19 мае, ССРБ, Украина ССР, Киев өлкәсе, Сквира районы, Буки — 1994 елның 7 октябре, РФ, Мәскәү) — совет, РФ театр һәм кино артисткасы, РСФСР халык артисты (1976). 156 фильмда уйнаган.
Тәрҗемәи хәле
1932 елның 19 маенда Украина ССР (хәзерге Украинаның Киев өлкәсе Сквира районы) Буки авылында хәрби гаиләсендә туган. 1941 елда гаилә (әнисе, энесе, сеңлесе) Кременчугта яши. Сугыш вакытында Иркутскида эвакуациядән соң, гаилә Краматорск шәһәренә кайта, Майя шунда урта мәктәпне бетерә. ВГИК тәмамлый (Б. Бибиков һәм О. Пыжова остаханәсе, 1955).
1955 елдан Киноактер театр-студиясендә эшли.
Кинодагы дебюты — режиссёр Григорий Рошальның «Вольница» (тат. Ирекле тормыш, 1956) фильмындагы Оксана роле. Роле уңышлы килеп чыкса да, режиссерлардан яңа рольләр башкарырга тәкъдимнәр булмагач, эстрадага күчеп, «Веселые ребята» ансамблендә һәм Леонид Утесов оркестрында җырлый башлый. ССРБда беренчеләрдән булып, Эдит Пиаф җырларын башкара.
Ун еллап кинога төшми тора. 34 яшендә режиссёр Лариса Шепитько «Крылья» (тат. Канатлар, 1966) фильмында Надежда Петрухинаны уйнарга чакыра. Аннан соң күпсанлы (күбесенчә, эпизодик) рольләрдә төшә.
Иң уңышлы кино эше дип, режиссёр Лев Кулиджановның «Преступление и наказание» (тат. Җинаять һәм җәза, 1969) фильмында уйнаган Катерина Ивановна ролен саный. Совет режиссеры Александр Бланк төшергән «Цыган» (тат. Чегән, 1979) мелодрамасында уйнаган Лущилиха роле белән дә уңыш казана.
1994 елның 1 октябрендә (актриса Любовь Соколова белән) концертка алып баручы автомобиль юл казасына очрый. 7 октябрьдә Майя Булгакова аңына килмичә вафат була.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәле
Әдәбият
- Майда кабынган йолдызлар. Майя Булгакова. «Сөембикә», 2017 ел, май, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
- Майя Булгакова. IMDb
- Вера Дряннова, Мария Габрилович. Наша Майя. 7days.ru, 2017, июнь.