Марат Мөлеков
Марат Мөлеков | |
---|---|
![]() | |
Тулы исеме | Марат Габделрәсүл улы Мөлеков |
Туган көне | 7 февраль 1930 |
Туган | Төмән өлкәсе, Яулытора районы, Исәт авылы |
Вафат көне | 26 май 1997 (67 яшь) |
Вафат булган җире | Казан |
Ватандашлык |
![]() ![]() |
Эшчәнлеге | сәясәтче, җәмгыять эшлеклесе |
Марат Габделрәсүл улы Мөлеков (рус. Мулюков Марат Абдрасулович; 1930–1997) — Татарстан сәясәтчесе, галим, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты.
Тәрҗемәи хәле

М. Мөлеков Төмән өлкәсенең Яулытора районы Исәт авылында дөньяга килә.
1944–1947 елда Тубыл татар педагогия училищесында укый. Аны тәмамлагач, иң яхшы укучылар санында Казан педагогия институтының тарих факультетына керә.
1951 елда, аны тәмамлап, Питрәч районының Шәле авылы мәктәбендә укытучы булып эшли, 1952 елдан — мәктәп директоры.
1957 елдан «Җиңү Байрагы» район газетасы мөхәррире, 1959 елдан ТАССР Мәгариф министрлыгының кадрлар бүлеге начальнигы.
1962 елдан Казан педагогика институтында, 1972 елдан Казан университетының КПСС тарихы кафедрасы доценты.
1968 елда Казан дәүләт университетында аспирантура тәмамлый һәм кандидатлык диссертациясен яклый.
1988–1997 елларда иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән актив шөгыльләнә, 1989 елда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә нигез салучыларның берсе һәм беренче рәисе.
1990–1995 елларда ТР Югары Советы депутаты, Конституция комиссиясе әгъзасы. ТР Дәүләт суверенитеты турында Декларация әзерләүдә актив катнаша. Качакларга ярдәм фонды, «Мәгариф» һәм «мәдәният» ширкәтләре, «Солдат аналары» комитеты, ярлыларга ярдәм фонды оештыруда ярдәм күрсәтә.
1991 елда, республикаларда һәм өлкәләрдә сәяси тотрыклылыкны саклауга, халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш керткән Идел буе һәм Урал халыклары ассамблеясен оештыручыларның берсе, 1996 елның 24–26 мартында Төркия башкаласы Анкарада узган IV Төрки дәүләтләр конгрессы эшендә катнашкан.
1995 елның гыйнварында М. Мөлеков инициативасы белән Татарстанның зур делегациясе Чечен республикасына гуманитар ярдәм (медикаментлар, балалар ризыгы, азык-төлек) алып бара.
1997 елның 26 маенда Марат Мөлеков билгесезләр төркеме тарафыннан кыйналу нәтиҗәсендә вафат була[1].
Хезмәтләре
60 тан артык фәнни хезмәт, шул исәптән 4 монография авторы. Хезмәтләре сәяси партияләр тарихына, милли азатлык хәрәкәтенә, милли-дәүләт төзелешенә багышланган.
- Борьба коммунистов Татарии за укрепление диктатуры пролетариата в первые годы Советской власти (Из опыта работы коммунистов в системе судебно-следственных учреждений). Казань, 1980 (автордаш);
- Деятельность большевиков по укреплению социалистической законности в первые годы Советской власти (На материалах партийных организаций национальных автономий Поволжья). Казань, 1988.
Исемен мәңгеләштерү
2023 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Питрәч районының Шәле урта мәктәбендә Марат Габделрәсүл улы Мөлеков хөрмәтенә мемориаль такта ачыла[2].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Обращение к правозащитным организациям и средствам массовой информации (СМИ) Татарстана, России и зарубежных стран (рус.)
- ↑ В селе Шали открыли мемориальную доску в память бывшего директора школы . www.pestreci.tatarstan.ru (7 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 0245.