Марат Хөснетдинов

Марат Хәйретдин улы Хөснетдинов (рус. Хуснутдинов Марат Хайрутдинович; 20 июль 1937, Әсәкәй, Оренбург өлкәсе6 октябрь 2021) — хуҗалык эшлеклесе, «Татнефтестрой» комбинатының баш инженеры, башлыгы (19691972), ССРБ нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләрен төзү министры урынбасары (19721986), БДБ эшләре буенча РФ министры урынбасары (ноябрь 1998 — июль 2000). Техник фәннәр кандидаты (1987). РФ технология фәннәре академиясе академигы (1998).

Тәрҗемәи хәле

1937 елның 20 июлендә Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районы (Әсәкәй) авылында туган[1]. «Инженер-гидротехник» белгечлеге буенча Куйбышев төзүче-инженерлар институтының (КуИСИ) (2015 елга кадәр Самара дәүләт архитектура-төзелеш университеты, 2015 елда Самара дәүләт техник университетына кушылган) гидротехник факультетын (1959), КуИСИ аспирантурасын (1968), ССРБ халык хуҗалыгы академиясен (1976) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

1959—1962 еллар — Чулман елгасыннан су суырту корылмаларын төзүче 13нче төзү-монтажлау участогында (ТМУ) бетон коючылар бригадиры, мастер, прораб (Яр Чаллы), «Татспецстрой» трестының 36нчы ТМУ баш инженеры (Бөгелмә).

1962—1964 еллар — «Татспецстрой» трестының 38нче ТМУ башлыгы (Карабаш эшчеләр бистәсе).

1969—1972 еллар — «Татнефтестрой» комбинатының баш инженеры, башлыгы (Әлмәт).

1972—1986 еллар — ССРБ нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләрен төзү министры урынбасары (Мәскәү).

1986—1990 еллар — СССРның Латин Америкасындагы илчелегенең икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе (Гавана, Куба).

1990—1992 еллар — «Союзнефтегазстройтруд» Үзәге директоры (Мәскәү).

1992—1993 еллар — РФ ягулык һәм энергетика министрлыгының дәүләтара һәм регионара элемтәләр Баш идарәсе башлыгы (Мәскәү).

1993—1994 еллар — Россия Федерациясенең БДБ дәүләтләре белән хезмәттәшлек буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары (Мәскәү).

1994—1998 еллар — Россия Федерациясенең БДБда катнашучы дәүләтләр белән хезмәттәшлек буенча министры урынбасары (Мәскәү).

1998 елның ноябре — 2000 елның июле — Россия Федерациясенең БДБ эшләре буенча министры урынбасары (Мәскәү).

2000 елда башкарма хакимиятнең федераль органнары структурасын реорганизацияләү кысаларында министрлык бетерелү сәбәпле, вазыйфасыннан азат ителә[1].

2021 елның 6 октябрендә вафат була[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 Хуснутдинов Марат Хайрутдинович краткая биография. biographiya.com (28 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2026.
  2. Прощаемся с М.Х. Хуснутдиновым. Ветеран нефтегазстроя (31 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2026.

Чыганаклар

  1. Строители нефтяного края. Казань: Слово, 2008. ISBN 978-5-98356-068-0