Мария Андрякова

Мария Егоровна Андрякова (1923 елның 4 ноябре — 1995 елның 25 декабре) — совет авыл хуҗалыгы алдынгысы, Мордовия АССР Иске Шәйга районының «Победа» колхозы тракторчысы, Социалистик Хезмәт Герое (1966).

Тәрҗемәи хәле

Мария Андрякова 1923 елда Мордовия Республикасының Игенер-Пятина авылында крестьян гаиләсендә туган.

1938 елда гади колхозчы булып эшли башлый. Бөек Ватан сугышы елларында тракторга тагучы булып эшли. 1944 елда тракторчылар курсын темамлый, «Фордзон» тракторы штурвалын кулына алып эшли башлый.

1945 елдан Мария Андрякова «Победа» колхозының өлкән тракторчысы булып бертуктаусыз эшли һәм киң профильле механизатор булып үрли. Мария елдан-ел үзенең җитештерү күрсәткечләрен яхшырта һәм 1965 елда тракторда 750 гектар җир сөрә.[1].

ССРБ Югары Советы Президиумының 1966 елның 22 мартындагы Указы белән авыл хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешкәне һәм уңышны җыеп алуда рекорд күрсәткечләре өчен Мария Егоровна Андряковага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале белән бүләкләнә.

Соңрак склад мөдире вазыйфасына күчерелә.

7нче чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты, шулай ук Мордовия АССР Югары Советы һәм Мельцан авыл Советы депутаты итеп сайлана.

Туган авылында яши. Мария Егоровна Андрякова 1995 елның 25 декабрендә вафат була.[2].

Бүләкләре

Хезмәттәге уңышлары өчен лаек була:

Истәлек

Иске Шәйгедә Геройлар мемориалында аның исеме мәңгеләштерелгән.

Чыганаклар

Герои Социалистического Труда - уроженцы Мордовии. - Саранск, 1976.

Тышкы сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Мария Андрякова

Искәрмәләр

  1. Трудовая правда - Четыре века Ингенер-Пятины. smotnik.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2020.
  2. Июль - 60 лет назад состоялось открытие. dereksiz.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2020.