Мастер һәм Маргарита (телесериал)

«Мастер һәм Маргарита» (рус. Мастер и Маргарита) — Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романы буенча Владимир Бортко төшергән сериал. Режиссёр Владимир Бортко романны мөмкин кадәр тулы, һәм, аның фикеренчә, иң аңлаешлы итеп ачырга максат куя. Бу лентада бик күп «йолдызлар» катнаша. 1930-еллар Мәскәве сепия тоннарында, Ершалаим сары һәм кызыл төсмерләрдә бирелгән, Воланд һәм аның иярченнәренең могҗизалары төсле итеп күрсәтелгән.

Телесериалны Россиянең 40 млн. артык кешесе караган.

Төшерү төркеме

Сюжеты

1935 елда Мәскәүгә иярченнәре белән бергә Воланд килә. Воландны монда «яңа кеше төзү» процессы һәм иске фәлсәфә белән Алланың барлыгын инкарь итүче яңа социаль тәртипләр кызыксындыра. Ул Патриарх күлләрендә мөхәрир Берлиоз һәм шагыйрь Бездомныйны очрата. Әгәр шагыйрь беркатлы һәм наданрак яшь кеше булса, Берлиоз — эрудициясен Бездомныйның «мәгърифәте» өчен кулланучы интеллектуал. Воланд белән күрешү нәтиҗәсендә, Берлиоз трамвай астына, ә Бездомный – акылдан язганнар йортына эләгәләр.

«Яңа кешеләр»не күрергә теләп, Воланд аларны «Варьете» театрына җыя. Берничә «сынаудан» соң, ул мондый фикергә килә: «...алар нәкъ элеккечә, тик аларны «фатир мәсьәләсе» генә нык бозган» (рус. ...они как прежние, только их испортил «квартирный вопрос» )

«Элеккеләрнең» берсе — Мастер. Мастерга 40 яшь, ул 6 тел белә һәм Понтий Пилат турында роман яза.

Ролләрдә

Фильмда шулай ук катнашалар

Техник мәгълүмат

  • Эшләнеш: «Россия» телеканалы заказы буенча «Студия 2-Б-2 интертэйнмент», һәм «Централ Партнёршип» Мәдәният һәм кинематография буенча Федераль агентлык катнашында.
  • Нәфис фильм, төсле (кайбер эпизодлар нәфис эффект тудырыр өчен аклы-каралы)
  • Сериал 10 сериядән тора + «Мастер һәм Маргарита:Накануне» (9 мин.) + «Мастер һәм Маргарита:Табышмаклар»
  • Яшь буенча чикләүләр: 12 яшькә кадәрге балаларга карау ата-аналар катнашында рөхсәт ителгән.
  • Прокат шәһадәтнамәсе: №21133505 2005 елның 14 декабрь14 декабреннән.
  • Үзәк ТВ буенча беренче күрсәтелү: 2005 ел, 19 декабрь.
  • DVD да нәшер итү: 4 DVD, тавыш 5.0. DTS, PAL, 5-нче зона, субтитрларсыз,нәшер итүче: «CP Digital», 2006 елның гыйнвары; 2 DVD, тавыш 2.0. DTS, PAL, 5-нче зона, субтитрларсыз, нәшер итүче: «CP Digital», 2006 елның феврале.

Бүләкләр

  • «Иң яхшы режиссура» номинациясендә «ТЭФИ-2006» премиясе.
  • «Жюриның махсус бүләге» (МКФ Биарриц, Франция, 2007)
  • «Россияның виват киносы» РКФда «Иң яхшы телесериал» номинациясендә бүләк, СПб, 2006

Сылтамалар