Мелания Трамп
Мелания Трамп (ингл. Melania Trump; кияүгә чыкканчы — Кнавс (словен. Knavs), Кнаусс (ингл. Knauss); 1970 елның 26 апреле, Ново-Место, Югославия) — словен килеп чыгышлы америка фотомоделе, кул сәгатьләре һәм зәркән эшләнмәләре дизайнеры. АКШның 45 нче Президенты Дональд Трамп хатыны.
Тәрҗемәи хәле
Мелания Кнавс 1970 елның 26 апрелендә Югославия Социалистик Федератив Республикасы составына кергән Словениянең Ново-Место шәһәрендә туа. Әтисе — Радече шәһәреннән, ә әнисе — Рака авылыннан[8]. Меланиянең әнисе Амалия җирле «Jutranjka» фабрикасында балалар киемнәре дизайны белән шөгыльләнгән.
Балачакта Мелания, башка фабрика эшчеләренең балалары кебек үк, балалар киемнәре коллекцияләренең модалы күрсәтмәләрендә катнаша[9].
16 яшендә «архитектура һәм дизайн» белгечлеге буенча Люблянский университетына укырга керә, әмма беренче курстан соң укуын ташлап Миланга күчеп китә[10][11].
Туган словен теленнән тыш Мелания тагын биш телне дә ирекле белә: инглиз, алман, француз, итальян һәм сербхорват[12][13].
Фотомодель
Уналты яшендә үзенең модель карьерасын башлый. Словения фотографы Стейн Джерко белән хезмәттәшлек иткән. Унсигез яшендә Кнавс Миланда модель агентлыгы белән контракт төзи[14]. 1995 елда «Metropolitan Models» хуҗасы Паоло Дзамполли, үзенең булачак ире Дональд Трамп дусты белән таныша. Дзамполли аны АКШка күчәргә күндерә. 1996 елда Кнавс Манхэттенда урнаша[9].
Кнавсны Vogue, Harper’s Bazaar, Ocean Drive, In Style, New York Magazine[15], Avenue, Allure, Vanity Fair, Self, Glamour, Elle кебек басмаларның тышлыкларында бастыралар. Шулай ук ул 2001 елда «Образцовый самец» фильмында төшә[16].
Бизнес
2010 елда Мелания Американың QVC кибетләрендә эксклюзив тәкъдим ителгән «Melania Timepieces & Jewelry» зәркән эшләнмәләр һәм сәгатьләр линиясен башлап җибәрә[17].
Финанс хисаплылыгы нигезендә 2016 ел өчен Меланиянең еллык кереме 15 000 нән 50 000 АКШ доллары тәшкил иткән[18].
Дональд Трампның хатыны
Allure журналы өчен эшләп, 1999 елда Дональд Трамп белән таныша. Аның белән мөнәсәбәтләр Мелания профессиональ модель булгач һәм Нью-Йоркта чыгыш ясый башлагач ныгыган. Аларның элемтәләре «The Apprentice» реалити-тамашасын башлап җибәргәннән соң игълан ителә[19]. Зур танылу Кнавсны Британиянең GQ журналы белән хезмәттәшлеккә китерә. Аның фотолары журналның 2000 елның гыйнвар аенда чыгарылган тышлыгында барлыкка килә[20]
2004 елда Трамп һәм Кнавс ярәшәләр. Туй тантанасы 2005 елның 22 гыйнварында Палм-Бич шәһәрендәге Bethesda-by-the-Sea Епископаль чиркәвендә уза[21]. Трампның туенда кунаклар сыйфатында Билл һәм Һиллари Клинтон катнашкан[22].
Аларның туй тантанасы медиа агентлыклар тарафыннан киң яктыртылган, шул ук вакытта еш кына «Christian Dior» брендының 200 мең долларлык туй күлмәкләре искә алына[23].
2006 елда Мелания Трамп АКШ гражданины була[24]. 2006 елның 20 мартында парның улы Бэррон Уильям Трамп туа[25]. Ул Трампның бишенче баласы була.
АКШның беренче ханымы
2017 елның 20 гыйнварында Мелания Трамп АКШның беренче ханымы була[26]. Трамп чит илдән килгән икенче беренче ханым титулын йөртүче булган[27][28].
Трамп АКШ президенты вазыйфасына керешкәннән соң, Мелания Манхэттэнда улы Бэррон белән уку елы ахырына кадәр «Trump Tower»да яшәргә кала[29]. 2017 елның 1 июнендә улы белән Ак йортка күчә[30].
2017 елның 8 мартында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Ак йортта үзенең беренче чарасын — ланч үткәрә[31][32].
2017 елның 26 декабрендә АКШның беренче ханымы Мелания Трамп 1828 елда АКШ президенты Эндрю Джексон утырткан ак йортның чирәмлегендә ике йөз еллык магнолияне кисеп алырга таләп итә[33].
2018 елның май башында Мелания үзенең «Be best» («Иң яхшы бул») программасын башлап җибәрү турында игълан итә[34].
2018 елның октябрендә Мелания Африканың дүрт иле буенча биш көнлек турне уздыра. Төп максатлар: табигатьне саклау, балалар һәм гаиләләрнең проблемалары. Трамп Гана, Малави, Кения һәм Мисырда була[35][36].
Техасскның Эл-Пасо шәһәрендә 2019 елның 3 августындагы атыштан соң (аның нәтиҗәсендә 23 кеше һәлак була), ире белән Мелания хастаханәгә, зыян күрүчеләр янына барганнар. Алар шулай ук исән калучыларның гаиләләре, медицина учреждениесе персоналы һәм коткаручылар белән очрашканнар[37][38].
2020 елның 1 октябрендә Дональд һәм Меланиянең коронавирус йоктыруы билгеле була[39].
2020 елның 8 ноябрендә Мелания «барлык законлы тавышларны да исәпкә алырга» чакыра. Аның сүзләренә караганда, АКШның һәр гражданины президент сайлауларын гадел уздыруга лаек. Мөрәҗәгать «Twitter»да басылып чыга[40]:
«Һәр законлы — законсыз түгел — тавыш исәпкә алынырга тиеш. Без демократияне тулы транспарентлык ярдәмендә якларга тиеш»
Сәнгатьтә Мелания образы
Босния һәм Герцеговина сынчысы Стиво Селак Меланияның сынын 2017 елда булдыра[41]. 2018 елда Мадам Тюссо музее Нью-Йоркта аның балавыз сынын тәкъдим итә[42].
Искәрмәләр
- ↑ Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
- ↑ 1 2 3 4 First Lady Melania Trump (ингл.) — 2017.
- ↑ Trump, Melania // Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Kuczynski A. Melania Trump's American Dream (ингл.) // Harper's Bazaar / J. Picardie, G. Bailey — Hearst Communications, 2016. — ISSN 0017-7873; 2692-3815
- ↑ http://www.hollywoodreporter.com/features/trumps-wedding-melania-bill-hill-880088
- ↑ The Model American [неопр.] / за ред. Д. Ремник — New York City: Condé Nast, 2016. — ISSN 0028-792X; 2163-3827
- ↑ https://www.rtvslo.si/zabava-in-slog/ture-avanture/novice/melania-po-ljubljani-drvela-z-modro-vespo-in-kofetkala-pri-konjskem-repu/407164
- ↑ Tednik CELJAN. Celjan.si. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2011.
- ↑ 1 2 INSIDE THE TRUMP MARRIAGE: MELANIA’S BURDEN (21 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2020.
- ↑ Biographie de Melania Knauss. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2008. [ингл.]
- ↑ 10 необычных фактов о Первой леди США Мелании Трамп. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2020.
- ↑ On the Record With Greta Van Susteren : FOXNEWSW : May 26, 2016 4:00pm-5:01pm PDT : Free Borrow & Streaming : Internet Archive
- ↑ She’s fluent in 5 languages
- ↑ Melania Trump would be a first lady for the ages. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2020. [ингл.]
- ↑ Раскрыта личность целующей пожарного девушки на популярном снимке // Лента.ру, 28 февраля 2020
- ↑ Biographie de Melania Knauss sur Imdb. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2008. [ингл.]
- ↑ White House website promotes Melania Trump's modeling and jewelry line. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2020. [ингл.]
- ↑ Melania Trump net worth revealed: Donald Trump’s wife sitting on THIS much cash. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2020. [ингл.]
- ↑ Melania Knauss. 2 май 2011 тикшерелде.
- ↑ Melania Trump — the First Lady in our nude photo shoot // British GQ. March 4, 2016 [originally published in January 2000]
- ↑ Melania Trump & Donald Trump | Married Divorced Children Ex | FamousHookups.com
- ↑ Donald Trump talked politics with Bill Clinton weeks before launching 2016 bid, The Washington Post
- ↑ Donald Trump Weds Melania Knauss. 7 ноябрь 2020 тикшерелде.
- ↑ White House. First Lady Melania Trump (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2017. Архивировано 14 декабрь 2017 года.
- ↑ White House. Billion Dollar Baby (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2020.
- ↑ Женщины Трампа. Первая леди и дочь от первого брака — РИА Новости, 20.01.2017
- ↑ Melania to be 1st foreign-born US First Lady since 1820s (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2020.
- ↑ Melania, Ivanka and Barron Trump - who is the new first family? (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2020.
- ↑ Donald Trump confirms that wife Melania and son Barron will stay in New York after the presidential inauguration (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2020.
- ↑ First Lady Melania Trump, Son Barron, 11, Move Into the White House (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2020.
- ↑ First Lady Melania Trump Hosts a Luncheon for International Women's Day (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2020.
- ↑ Melania Trump 'recalls her immigrant past' as she pushes for equality on International Women's Day (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2020.
- ↑ Мелания Трамп приказала спилить старейшее дерево у Белого дома (рус.) (27 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2020.
- ↑ Меланья Трамп запустит программу для детей о трудностях современной жизни (рус.) (7 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 ноябрь 2020.
- ↑ Что делала Мелания Трамп в Африке? (рус.) (7 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2020.
- ↑ Африканское турне Мелании Трамп: напомнят ли первой леди о словах супруга? (рус.) (1 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2020.
- ↑ Anger as grinning Trump gives thumbs-up while Melania holds El Paso orphan (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2020.
- ↑ Trump laments coverage as aides concede visits to mourning cities didn't go as planned (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2020.
- ↑ Дональд и Меланья Трамп заразились коронавирусом (рус.) (2 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2020.
- ↑ Мелания Трамп призывает учитывать законные голоса на выборах президента (рус.) (8 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2020.
- ↑ Statue of first lady Melania Trump raises eyebrows (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2020.
- ↑ Melania Trump's Wax Figure Is Here and, Well, It's Really Something (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2020.
Сылтамалар
Мелания Трамп [ингл.] Internet Movie Database сайтында