Миленко Веснич
Миленко Веснич (серб. Миленко Веснић, Milenko Vesnić, 13 февраль 1863, Душениче, Госманлы империясе[3]—15 декабрь 1921, Париж, Франция) — серб дәүләт эшлеклесе.
Белград Югары мәктәбен һәм Мүнхен университетын (1888) бетергән. Парижда (1888-1889) һәм Лондонда (1889-1890) һөнәре буеча эшли, Сербиянең Госманлы империясендәге илчелегендә сәркәтип (1891-1893), Белград Югары мәктәбендә халыкара хокук укытучысы (1893-1899), Сербия кыйраллыгы мәгариф министры (1893-1894), Сербия кыйралын үтерү омтылышына катнашы булуда гаепләнеп ике ел төрмәгә хөкем ителгән (1899), Сербиянең Италиядәге илчесе (1901-1902), Сербиянең Госманлы империясендәге илчесе (1902-1904), Сербиянең Франциядагы илчесе (1904-1906), Сербия кыйраллыгы гаделия (юстиция) министры (1906), Сербиянең Франциядагы илчесе (1906-1920), Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгы премьер-министры (1920-1921).
Искәрмәләр
- ↑ Agence bibliographique de l'enseignement supérieur (France) Système universitaire de documentation (фр.) — Montpellier: ABES, 2001.
- ↑ Архив Югославии — 1950.
- ↑ Златибор округы, Сербия