Минвәли Габдуллин

Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы (1 декабрь 1972) — Татарстанның атказанган артисты (2013).

Тәрҗемәи хәле

Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы 1972 елның 1 декабрендә ТАССРның Лаеш районы Имәнкискә авылында дөньяга килә. 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты) тәмамлый. Студент елларында ук Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә барган спектакльләрдә уйный. Университетны тәмамлагач та, Татар академия театрында эшли башлый. Төрле пландагы тормышчан образлар иҗат итә.

Рольләре

  • Исфан — «Җанкисәккәем»
  • Сәет — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин);
  • Әмир — «Сукыр патша» (Н.Хикмәт);
  • Федерико — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо);
  • Хәбибрахман — «Беренче театр» (Г.Камал);
  • Фирдәвес — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев);
  • Әмәкәй — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт);
  • Гыйлем — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким);
  • Байтирәк — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт);
  • Шамраев — «Акчарлак», Кулыгин — «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.
  • Бәдри — «Галиябану» (М.Фәйзи,),
  • Шаталов (З.Хәким, «Телсез күке») һ.б.

Кинодагы эшләре

2024 елда Салават Юзеев режиссёрлыгында төшерелгән, Илдар Юзеевның шул ук исемдәге повесть-поэмасына нигезләнгән «Гашыйклар тавы» фильмында уйный. Фильм XX «Алтын Минбар» Казан халыкара кинофестиваленең тулы метражлы нәфис фильмнар бәйгесенә кертелә[1].

Гаиләсе

Минвәли белән Гүзәл, дүрт елга якын егет белән кыз булып йөргәннән соң, 1994 елның гыйнвар аенда өйләнешәләр. Гүзәлнең мәктәпне тәмамлап университетның көнчыгыш телләр факультетының I курсында укып йөргән мәле, ә Минвәли мәдәният институтының соңгы курсында. Гүзәл Габдуллина мәдәният министрлыгында хезмәт куя.

Габдуллиннар үзләре кебек иҗатка, сәнгатькә гашыйк ул белән кыз үстергән. Кызлары Рәйхан (Борһанова) Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын тәмамлаган, «Татар моңы», Ваһапов исемендәге халыкара фестивальләр лауреаты. Кияве Алмаз Борһанов.[2]

Уллары Ирхан Камал театры сәхнәсендә спектакльләрдә уйный, фортепиано классы буенча музыка мәктәбендә белем алган. Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсында укый.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. ↑ Три татарстанских фильма включены в международную программу кинофестиваля «Алтын Минбар» (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (16 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2026.
  2. ↑ 1 2 3 Рузилә Мөхәммәтова. Камал театрында Минвәли Габдуллин юбилее: «Бу егетнең күңеле нечкә икән», дидем". Интертат, 27.05.2023