Михаил Кандаратский
Михаил Фёдорович Кандаратский (Михаил Кандаратский, 7 (19) ноябрь 1854, Зөя, Казан губернасы — 20 октябрь (2 ноябрь) 1912, Казан) — рус галим-медигы, хирург, медицина докторы (1888), профессор (1905).
Топографик анатомия буенча хезмәтләр авторы[1].
Тәрҗемәи хәле
Михаил Фёдорович Кандаратский 1854 елның 7 ноябрендә Казан губернасының Зөя шәһәрендә Богородице-Рождественский соборы рухание гаиләсендә туган[2].
Башлангыч белемне Чабаксар рухани училищесында һәм Казан руханилар семинариясендә алган. 1876 елда ул Император Казан университетының медицина факультетына укырга керә, 1881 елда аны алтын медаль белән тәмамлый[3]. Нормаль анатомия кафедрасы каршындагы университетта калдырыла, соңрак хирургия факультет клиникасына күчә, ә 1885 елның җәендә фәнни максат белән чит илгә җибәрелә.
1886—1888 елларда 23 торак пунктта мари халкын тикшерә. Тикшеренү нәтиҗәләрен «Эндемическое распространение зоба и идиотизма среди луговых черемис Казанской губернии Чебоксарского и Царевококшайского уездов, в связи с фактами вымирания населения» (Санкт-Петербург, 1888) дигән докладында һәм «Признаки вымирания луговых черемис Казанской губернии» (Казан, 1889) китабында гомумиләштерә. Проблеманың социаль-икътисади сәбәпләрен күрсәтә[4].
1888 елда Санкт-Петербург хәрби-медицина академиясе тарафыннан медицина докторы дәрәҗәсенә лаек була һәм Казан университетына оператив хирургия кафедрасы каршындагы прозектор вазифасына билгеләнә. 1889 елда М. Ф. Кандаратский Император Казан университетының приват-доценты була[3].
Рус-япон сугышында катнаша: 1904 елның июнендә аны Ерак Көнчыгышка санитар отряд начальнигы итеп җибәрәләр. Мукден шәһәрендә Маньчжуриядә яраланган солдатлар өчен Казан университеты исемендәге госпиталь һәм бәйләү пункты оештыра. Ул 1905 елның көзендә Казанга кире кайта һәм тиздән Казан университетында топографик анатомия белән оператив хирургия кафедрасында экстраординар профессор итеп билгеләнә, ә 1910 елда шул ук кафедрада ординар профессор була[3].
Михаил Фёдорович катнашында университет кафедрасына беренче тапкыр аерым бина бүлеп бирелә, 1907 елда анда Кандаратский тарафыннан хәрби-кыр хирургиясе музее оештырыла, коллекциянең нигезенә сугыш кырларында җыелган пулялар, снаряд ватыклары, утлы һәм салкын корал үрнәкләре салынган. Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы елларында экспонатлар өлешчә югала.
Фәнни эш белән беррәттән, М. Ф. Кандаратский иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә: Казан шәһәре Думасының дүрт чакырылыш гласные булган, Казанның тарихи яктан өйрәнү буенча берничә мәкалә язган. 1889 елдан 1904 елга кадәр Казан шәһәр Александровка хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире булып тора һәм Шамов хастаханәсе төзелешендә катнаша.
Ул 1912 елның 20 октябрендә (2 ноябрь, яңа стиль) Казанда вафат була. Аны шәһәрнең Арча зиратына күмәләр, кабере билгеле[5].
Казанда М. Ф. Кандаратский гаиләсе яшәгән йорт (Олы Кызыл урамында) сакланган[6].
Искәрмәләр
Әдәбият
- Айплатов Г. Н., Акшиков А. Г. Кандаратский Михаил Фёдорович // Марийская биографическая энциклопедия-2. — Йошкар-Ола: МарНИИЯЛИ, 2017. — С. 191..