Зөя (Яшел Үзән районы)
Зөя (рус. Свия́жск) — Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл (тарихи шәһәр). Яшел Үзән шәһәреннән 12 чакрым көньяк-көнчыгыштарак, Зөя елгасы Иделгә кушылган урында урнашкан, 1957 елда Куйбышев сусаклагычы су белән тулгач, утрауда кала[1]. Идел буеның төп туристлык объектларыннан берсе. Халкы — 285 кеше (2021).
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422500.
Тарих
1551 елның 24 маенда Явыз Иван патшалык иткән чорда нигезләнгән. 1552 елда Казанны камап торган рус гаскәрләре кальгасы[2]:
Егдаж преплавишася Суру реку, тогда и Черемиса горняя, а по их, Чуваша зовомые, язык особливый, начаша встречати по пяти сот и по тысяще их, аки бы радующеся цареву пришествию: понеже в их земли поставлен оный предреченный град на Свияге[3].— Курбский А. М. «История князя великого московского»
Углич тирәсендә әзерләнгән саллар Идел елгасы буйлап агып килә һәм 4 атна эчендә җыела, беренче исеме – Свияжск Иван-шәһәр:
Великий князь приказал срубить город с деревянными стенами, башнями, воротами, как настоящий город; а балки и бревна переметить все сверху донизу. Затем этот город был разобран, сложен на плоты и сплавлен вниз по Волге, вместе с воинскими людьми и крупной артиллерией. Когда он подошел под Казань, он приказал возвести этот город и заполнить все [укрепления] землёй; сам он возвратился на Москву, а город этот занял русскими людьми и артиллерией и назвал его Свияжском [4].
— Генрих фон Штаден, «Записки о Московии»
1552 елның 13 августында Зөя шәһәренә Иван IV килә[2].
XVI гасыр уртасында Зөя крепосте саклану территорияләр зурлыгы буенча Новгород, Псков һәм хәтта Мәскәү кремльләреннән дә уза[5].
1555 (7063) елда Зөя Богородица монастырен төзү өчен патша Иван IV архимандрит Германга исемле жалованный судсыз грамота тапшыра[6].
1565-1567 елларда межалау үткәрелә һәм Зөя шәһәре Зөя өязенең административ үзәге була[7]. Беренче воеводасы — Бояр кенәз Андрей Иванович Катырев-Ростовский.
1565-1567 еллардагы писцовая книга буенча Зөя шәһәре унике манара, дүрт укчы һәм утыз өч артиллерия тубы белән җиһазландырылган ныгытма булган. Шәһәр территориясе эчендә 342 торак йорт һәм 254 сәүдә кибете урнашкан. Кирмәнгә терәлеп торган посадка тагын 782 хуҗалык кергән. ул вакытта шәһәр халкының гомуми саны якынча биш мең ярым кеше була[1].
XVII гасырда шәһәр хәрби әһәмиятен саклап кала. 1648 елда Зөянең 70 атлы казагы Сембер чик буе киртәсе төзелешенә күчерелә, анда Зөя бистәсенә (хәзерге Ульяновскның Ленин районында) нигез салына[8].
1708 елда Зөя Казан губернасы составына керә (1708-1781). 1719 елда шәһәр Казан губернасының Зөя провинциясе үзәге, 1781 елда Казан наместниклыгының Зөя өязе (1796 елдан яңадан Казан губернасын) өяз шәһәре була[9].
1716-1727 елларда биредә Адмиралтейств‑коллегия цифирлы мәктәбе эшли[10].
Шәһәр православие тормышының әһәмиятле үзәге булып тора. XVIII гасыр уртасында биредә Троица-Сергий (1551 елда нигез салына, 1764 елдан соң бетерелә), Успение ирләр монастыре (1555 елдан, губернада иң зур һәм иң бай монастырьларның берсе), Иоанн-Предтеча хатын-кызлар монастыре (XVI гасыр ахырыннан) һәм 8 чиркәү урнашкан. Зөянең агач чиркәүләре һәм монастырьлары акрынлап таш белән алыштырыла; монастырьларның күплеге зур булмаган Зөягә «монастырь шәһәре» атамасын биргән[11].
1731 елда Урта Идел буе халкы арасында миссионерлык эшен оештыру белән шөгыльләнгән яңа чукындырылганнар эшләре конторасы оештырыла, шулай ук Успение Богородица монастыре каршында башка диндәге җирле халыкларның балаларын укыту өчен мәктәп ачыла, ул 1754 елга кадәр эшли[1].
XVIII гасыр азагына кадәр шәһәр мөһим сәүдә үзәге булып тора: биредә таможня, ат утары, кабак конторасы эшли, 319 сәүдәгәр яши. Мәскәүдән, Ярославльдән, Түбән Новгородтан һәм башка урыннардан сәүдәгәрләр җыела. Әмма алга таба шәһәр әкренләп сәүдә-сәнәгать үзәге буларак әһәмиятен югалта. Халыкның төп шөгыльләре булып балыкчылык, җәтмә үрү, йорт яны хуҗалыклары тора. XIX гасырда Зөядә өяз, соңрак ике класслы шәһәр училищесы (1817 елда ачыла), ирләр училищесы (1853 елда ачыла), хатын – кызлар училищесы (1861 елда ачыла) эшли, шулай ук 1885 елда кызлар өчен чиркәү–мәхәллә мәктәбе, 1899 елда — Ольга балалар хезмәт тәрбиясе приюты, 1906 елда — башлангыч һөнәрчелек мәктәбе, 1911 елда — хатын-кызлар прогимназиясе (1913-1914 елларда махсус бина төзелә, 1916 елдан гимназия); 1875 елда — 40 урынлык земство хастаханәсе (махсус төзелгән бинада урнаша).
ХХ гасыр башында биредә өяз идарәсе органнары, почта-телеграф бүлеге, телефон станциясе, 2 кунакханә, 4 тукталу урыны, китапханә, 2 пар тегермәне, 11 тимерчелек, 10 төзелеш агачы склады эшли. Ел саен ярминкә (8 июль) уздырыла, шимбә көннәрендә базар кайный. Җәй көне шәһәр халкы гыйбадәт кылучылар агымы хисабына арта[1].
1920-1927 елларда шәһәр ТАССРның Зөя кантоны, 1927 елның 14 февраленнән 1931 елга кадәр шул ук исемдәге районның үзәге булып тора. 1931 елның 20 октябрендә Зөя районы бетерелү сәбәпле Югары Ослан районына тапшырыла.
Александр Широкорад раславынча, 1918 елда Зөя илдәге беренче совет сәяси репрессия урыннарының берсе булып тора, ул вакытта большевиклар хөкүмәтх хәрби комиссары Троцкий боерыгы буенча, утрауда урнашкан хәрби частьләрнең Казаннан ак чехларны куып чыгара алмаган һәр унынчы кызылармеец атып үтерелә[12].
Өр яңа тарих
Бөтенрусия Үзәк башкарма комитеты Президиумының 1932 елның 1 февралендәге Карары нигезендә Зөя шәһәре авыл торак пункты итеп үзгәртелә. Сталин репрессияләре вакытында сөрген һәм мәҗбүри хезмәт урыны булып хезмәт итә.
1928 елда Зөядә Успение монастыре биналарында балалар хезмәт коммунасы ачыла[13], ул 1936 елда 200 хөкем ителүчегә исәпләнгән төзәтү колониясенә (ИТК-11) үзгәртелә. 1943 елда колониягә хәрби әсирләр килә. 1937-1948 елларда биредә 5 мең хөкем ителүче һәлак була. 1953 елдан 1994 елга кадәр Успение монастыре биналарында психиатрия дәваханәсе эшли[14]. 1960 елда колония ИТК-5 итеп үзгәртеп корыла[15].
1920-1930 елларда Зөя гыйбадәтханәләренең бер өлеше, XVI гасырның Изге Богородица Раштуа соборын да кертеп, җимерелә, ә исән калганнары талана, сакланып калган гыйбадәтханә биналарының бер өлеше складлар буларак файдаланыла. Монастырь китапханәсе дә юк ителә[11].
1929 елда акыл ягыннан акыл ягыннан артта калган балалар өчен өлкә махсус мәктәбе ачыла (соңрак ярдәмче мәктәп-интернат, коррекцион мәктәп-интернат итеп үзгәртелә, 2009 елда ябыла), 1938-1968 елларда сукыр балалар өчен мәктәп эшли. Хәзерге вакытта авылда тулы булмаган урта мәктәп (элеккеге прогимназия бинасында), «Островок» балалар бакчасы (2019 елдан мәктәп филиалы), китапханә бар[1].
1957 елда Куйбышев сусаклагычы тулу нәтиҗәсендә Зөя утрауга әйләнә; транспорт белән барып җитү мөмкинлеге кимү сәбәпле, Зөядә халык саны нык кими, XXI гасыр башына монда 300 кеше яши[11].
1960 елда Зөя Россиянең тарихи-мәдәни һәйкәлләре исемлегенә, 1990 елда РФ тарихи шәһәрләре һәм торак урыннары исемлегенә кертелә.
1987 елда биредә ТАССР Дәүләт сынлы сәнгать музееның филиалы ачыла.
2008 елда Зөяне Зөя елгасының сул як яры белән тоташтыра торган дамба салына. 2011 елның маенда Зөя янә утрауда кала —транспорт дамбасы канал белән уртага бүленә, канал аша күпер салына.
2009 елда «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее (2015 елдан музей-тыюлык) төзелә. Музей-тыюлыкның мәйданы — 1,02 гектар.
2009 елдан башлап апрельдә, Федор Шаляпинны искә алу көнендә, ел саен «Россиянең рухи бердәмлеге — дөньяга юллама!»(рус. «Духовное единство России – послание миру!»)[16], 2010 елдан башлап, июль аенда уктан һәм арбалеттан ату буенча «Свияжск уклары» (рус. «Стрелы Свияжска») Бөтенроссия ачык турниры үткәрелә[17].
2010 елдан утрау-шәһәрчектә Болгар һәм Зөяне саклау һәм үстерү буенча «Яңарыш» Республика фонды программасын киң масштаблы гамәлгә ашыру башлана, ул тарихи истәлекле урыннарны реставрацияләү һәм реконструкцияләүне, яңа мәдәни һәм инфраструктура объектларын төзүне, шулай ук Зөянең торак фондын яңартуны күздә тота.
2011 елның июлендә Елга вокзалының яңа бинасы файдалануга тапшырыла, анда музей-тыюлыкның мәгълүмати үзәге, кафе һәм автобус тукталышы бар. Алга таба барлык гыйбадәтханәләр дә реставрацияләнә. Музейлар һәм ат утарын да кертеп, берничә яңа объект ачыла. Яңа кунакханә (элеккеге сукырлар приютының реконструкцияләнгән бинасында оештырылган кунакханәгә өстәп), күзәтү мәйданчыгы, Зөя елгасы музее, император Павел I килгән ботик репликалары һәм башка объектлар төзү планга кертелгән.
2017 елның 9 июлендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты карары белән Зөя Успение монастыре архитектура ансамбле Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә[18].
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климат классификациясе буенча климатның коды: Dfb[19]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C[20].
Халык
Истәлекле урыннар
Зөя — Татарстанның истәлекле урыннарга бай булган туристлык объекты[21]. Биредә дәүләт саклавында булган 19 федераль һәм 21 республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты исәпләнә[22], шул исәптән:
- Костантин һәм Елена чиркәве (XVI йөзнең икенче яртысы)[23];
- Троица чиркәве (1551 ел, XVIII – XIX йөзләрдә үзгәртеп салына)[24];
- Никола чиркәве (1555-1556 ел; XVII – XIX йөзләрдә үзгәртеп салына)[21];
- Успение Богородица соборы (1560 ел; архиепископ Герман XVI йөздә фрескалар белән төзетә). 1997 елда Зөя Успение Богородица монастыре дин тотучыларга кайтарыла, 2017 елда аның архитектура ансамбле ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә[25].
- Сергий чиркәве (XVI гасыр ахыры— XVII гасыр башы)[26];
- Успение монастыренең архимандрит (XVII йөзнең икенче яртысы) һәм борадәрләр (XVIII йөз) корпусы[27];
- монастырь училищесе бинасы (XVII йөз ахыры – XVIII йөз башы)[28];
- «Хәсрәтлеләр юанычы» Мәрьям Ана иконасы соборы (1898-1906)[29].
- Сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл (ак мәрмәрдән ике метрлы стела)[30];
- «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы[31].
Музейлар:
- Зөя тарихы музее (2009);
- Гражданнар сугышы тарихы музее (2016);
- рәссам Геннадий Архиреев музее (2017);
- «Татар бистәсе» агач археологиясе (2018);
- XVI йөзнең икенче яртысы хәрби лагерь мохите белән «Ленивый торжок» тарихи реконструкцияле интерактив комплекс (2012);
- «Иске су кудыру каланчасы» күргәзмәләр залы (2014);
- Сәнгать галереясы (2017).
Башка мәгълүматлар
Зөя шәһәре хөрмәтенә 2010 елда 21631 проекты кече ракета кораблары сериясендә баш кораб «Град Свияжск» дип атала, ул Яшел Үзән суднолар төзү заводында ясалган[32].
2013 елда Зөядә «Россиянең яңа ел башкаласы 2013 — Казан» проекты кысаларында чаралар уза[33].
Билгеле шәхесләр
- Варгот Евгений Александрович (1948 елда туган), рәссам[34].
- Колчин Борис Фёдорович (1922—2013) — совет хореографы, балетмейстер. Мари АССРның атказанган артисты (1965). Бөек Ватан сугышында катнашучы;
- Архиреев Геннадий Николаевич (1949–2007) – рәссам[35];
- Елизаров Георгий Александрович (1900–1979) – механик-уйлап табучы, 1929 елда СССРда беренче бастыру машинасын «Яңалиф»не ясаучы һәм җитештерүне оештыручы (Әскәр Шәех-Ал белән берлектә; шулай ук «Яңалиф-2» һәм «Прогресс»ның 5 модификациясен). Казан «Пишмаш» заводы директоры (1944–1946), «Мактау Билгесе» ордены кавалеры[36];
- Кухарчук Валерий Владимирович (1941 елда туган) – совет һәм Россия кардиологы, медицина фәннәре докторы, РМФА корреспондент-әгъзасы (2002), РФА корреспондент-әгъзасы (2014)[37].
Әдәби әсәрләр
- Барякина Э. В. Аргентинец. — М.: Рипол-классик, 2011. — 576 с. — ISBN 5-386-037-23-4. — ISBN 978-5-386-03723-9. — Гражданнар сугышы чорында Зөя турында;
- Аксёнов В. П. «Свияжск» (1981) — сугыштан соңгы Зөя турында авторның балачак хатирәләре, повесть;
- Саганов Ю. М. Новоград Свияжский. — Саратов: Приволжское книжное издательство, 1966. — 320 с. — (Исторический роман). — 30 000 экз. —Зөяне нигезләү һәм Казан ханлыгын басып алу турында.
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Свияжск (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ 1 2 Патриаршая или Никоновская летопись (7060 - 1552 г. Отрывок / Приход государев в Свиязский град. (рус.). archeo73.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Курбский А. М. Глава II. Покорение Казани // История князя великого московского. — 1552.
- ↑ Генрих фон Штаден. Записки о Московии. Публикация 1925 г. Часть 3. Восточная Литература. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ To the translation of Donatus’ Ars Grammatica (III. 5) // Диалог со временем. — 2024-04-03. — Вып. 86(86). — С. 382–393. — ISSN 2073-7564. — DOI:10.21267/aquilo.2024.86.86.027.
- ↑ Жалованная несудимая грамота царя Ивана IV архимандриту Свияжского Богородицкого монастыря Герману (рус.). arhiv.tatarstan.ru (10 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Писцовая книга Свияжского уезда 1565-67 г. (рус.). krotov.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ П. Мартынов. Селения Симбирского уезда. XII. Сельдинская волость. viewer.rusneb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Из указа об учреждении губерний и о расписании к ним городов (рус.). constitution.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Фруменкова Т.Г. Цифирные и архиерейские школы первой трети XVIII века. annales.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ 1 2 3 Лаппо Г. М. Города России: Взгляд географа. — М.: Новый хронограф, 2012. — С. 268—269. — 504 с. — ISBN 978-5-94881-151-2. Архивная копия от 28 июль 2017 на Wayback Machine
- ↑ Широкорад А. Наша великая мифология: Четыре гражданских войны с XI по XX век. — М.: АСТ; АСТ Москва; Хранитель, 2008. — 432 с. — (Неизвестные войны). — ISBN 5457158616.
- ↑ Сотрудники ИК-5 УФСИН России по Республике Татарстан посетили остров-град Свияжск. УФСИН России по Республике Татарстан (6 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ История Свияжска. Остров-град Свияжск. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ ИК-5. УФСИН России по Республике Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ В Татарстане стартует Фестиваль «Духовное единство России – послание миру!» (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (26 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ В Свияжске прошёл турнир по стрельбе из лука (2023-08-29). 21 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Что нужно знать о включении Успенского собора в список всемирного наследия ЮНЕСКО. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Карты мира с классификацией климата Кеппен-Гейгера. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International. www.ressources-naturelles.canada.ca. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
- ↑ 1 2 Достопримечательности Свияжска (рус.). Музей-заповедник «Остров-град Свияжск». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Свияжск (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 август 2025.
- ↑ Церковь Константина и Елены. yanarysh.tatarstan.ru (9 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Троицкая церковь Иоанно-Предтеченского монастыря. yanarysh.tatarstan.ru (9 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Успенский Собор. yanarysh.tatarstan.ru (9 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Сергиевская церковь Иоанно-Предтеченского монастыря. yanarysh.tatarstan.ru (9 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Архимандричий корпус Успенского монастыря. yanarysh.tatarstan.ru (9 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Монастырское училище Успенского монастыря. yanarysh.tatarstan.ru (9 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Новая страница в истории собора Богоматери Всех Скорбящих Радости. yanarysh.tatarstan.ru (18 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ В Свияжске открылся памятник жертвам политических репрессий. www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Постановление Кабинета министров Республики Татарстан от 28 августа 2009 года № 584 «О реорганизации Музея». Остро-град Свияжск (28 август 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Заложен малый ракетный корабль "Град Свияжск". Mil.Press FLOT (27 август 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2025.
- ↑ Казань назвали новогодней столицей - Российская газета (2012-12-10).
- ↑ Евгений Александрович Варгот (рус.). arthive.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 август 2025.
- ↑ Татьяна Мамаева. «Казанский Ван Гог» вернулся на Свияжск (2017-07-19). 21 август 2025 тикшерелде.
- ↑ А. А. Тухватуллин. История пишущей машинки «Яналиф»: создатели и производители // Гасырлар авазы - Эхо веков : журнал. — 2021. — № 4. — С. 167-173.
- ↑ К 80-летию со дня рождения Валерий Владимирович Кухарчук // CardioСоматика : журнал. — 2021. — № 4. — С. 239.
Әдәбият
- Свияжск // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- И. Р. Кузьмина, Е. Р. Крайнова. Остров-град Свияжск. Живая легенда. — 2019. — 80 с. — ISBN 978-5-9500679-1-4.
Сылтамалар
- Зөя (Яшел Үзән районы) Яндекс.Панорамаларда
- Официальный сайт музея-заповедника «Остров-град Свияжск»
- Государственное бюджетное учреждение культуры Республики Татарстан "Государственный историко-архитектурный и художественный музей «Остров-град Свияжск»
- Некоммерческий информационный проект о Свияжске
- Комплекс исторических зданий в Свияжске. Архивировано из оригинала 6 ноябрь 2012 года.
- Краеведческий очерк. Архивировано из оригинала 1 гыйнвар 2006 года.
- Путеводитель по России: Свияжск — план, фотографии
- Сайт Казанской епархии: Свияжск
- Рощектаев А. В. История свияжского Иоанно-Предтеченского монастыря.
- Виртуальный 3D тур по Свияжску
- Виртуальное путешествие: Город-остров
- Свияжск в Российском интернет-путеводителе