Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы
«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы (тулы исеме: «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы (рус. Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Остров-град Свияжск») — Татарстанның Яшел Үзән районындагы тарихи-архитектура һәм табигый-ландшафт һәйкәле[1]. Экспозицияләр утрау-шәһәрчекнең оешуыннан алып XX гасыр башына кадәрге административ, социаль-икътисад, мәдәни үсеше, җирле халыкларның кәсепләре тарихы белән таныштыра.
Тарих
Зөя авылы Казаннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан.
Казанны алганда очраган бер-бер артлы уңышсызлыклардан соң, Явыз Иван Идел, Зөя һәм Чуртан елгалары кушылган урында ныгытма-шәһәр төзергә карар кыла. Кирмән-шәһәрнең унсигез манарасы була. Ныгытма кыска вакыт эчендә (1551 елда) төзелә, аңа нигез салынып бер ел үткәч, Казан алына.
Явыз Иван нигез салган ныгытма борынгы рус архитектурасын, православие мәдәниятен һәм тарихын саклап калган. Ак таш монастырьлар һәм гыйбадәтханәләрнең алтын гөмбәзләре безнең көннәргә кадәр сакланган. Зөя Урта Идел буенда христиан дине таралган беренче православие шәһәре була[2][3].
1987 елда Зөядә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның филиалы ачыла.
2005 елда региональ әһәмияттәге «Зөя» комплекслы дәүләт табигать тыюлыгы булдырыла һәм гамәлгә куела.
2009 елда Зөя истәлекле урын рәвешендә (Зөя авыл җирлеге чикләрендә) республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелә.
«Зөя утрау-шәһәрчеге» музее Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 28 августында кабул ителгән 584нче санлы карары нигезендә оештырыла. Рәсми исеме 2015 елда билгеләнә, шул ук елдан музей-тыюлык статусында[4]. Музейны булдыру өчен башлангыч чорда ким дигәндә 6 млрд сум акча таләп ителә[5]. Музей-тыюлыкны булдыру эше белән ТР беренче президенты М. Ш. Шәймиев химаячелегендәге «Болгар һәм Зөяне саклау һәм үстерү буенча “Яңарыш” фонды» (рус. Фонд «Возрождение») җитәкчелек итә.
2017 елның 21 августында Зөядә мөһим вакыйга була — Успение монастыре диварында ЮНЕСКО билгесе куела һәм Бөтендөнья мирасы объекты сертификаты тапшырыла[6].
Составы
Музей комплексы составына Зөя тарихы музее, рәссам Геннадий Архиреев музее, Археологик агач музее, Ватандашлар сугышымузее, Елга музее, музей галереясе һәм күргәзмәләр залы керә.
Музей-тыюлык территориясендә Зөя Успение монастыре, Зөя Иоанн Предтеча монастыре, Троица чиркәве, «Барлык Кайгыручылар Шатлыгы» соборы урнашкан[7].
Экспонатлар
Музей объектлары XVI гасырның уртасы — XX гасыр аралагында төзелгән биналарда урнашкан. Мәсәлән, Зөя тарихы музее 2009 елдан башлап, элекке эшлекле очрашулар урыны булган комплекста (1838—1840 елларда төзелгән), Елга музее яңа корылган Зөя елга вокзалында урнашкан.
Тыюлыкта күпсанлы борынгы рус архитектурасы, православие һәм тарих һәйкәлләре сакланган. Дәүләт сагында 37 мәдәни мирас объекты тора: аларның 19 ы — федераль дәрәҗәдәге әһәмияткә, 18 е — төбәк (Татарстан) дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Музей фондында 52510 саклау берәмлеге исәпләнә (2023 елга).
«Археология» тупланмасында Зөя елгасы ярында табылган һәм, югары дымлы климат булу сәбәпле, бүгенге көнгә кадәр сакланган күпсанлы чынаяк кирпеч, балчык эшләнмәләр, акча, агач һәм күн әйберләр тупланган. «Сәнгать» тупланмасында тормышлары һәм иҗатлары Зөя шәһәрчеге белән бәйле булган рәссамнарның дистә еллар дәвамында тапшырылып килгән эшләре урын алган.
Экспозиция
Музей экспозициясе Зөя үсеше тарихының төрле этапларын үз эченә ала. Зөя тарихы музеенда шәһәр нигезләнгәннән алып XX гасыр башына кадәрге тарихка багышланган даими күргәзмәләр оештырылган. Моннан тыш, музей комплексы территориясендә Ватандашлар сугышы, елгалар тарихы һәм археология белән бәйле тематик күргәзмәләр эшләнелә, экскурсияләр уздырыла[8].
Бина
Музей комплексының төп объекты — 1838–1840 елларда төзелгән элеккеге гавами комплекс бинасы. Нәкъ менә шушы тарихи бинада Зөя тарихы музее урнашкан, анда шәһәр үсешенең төрле стадияләрен чагылдырган материаллар тупланган.
Эшчәнлеге
Музей-тыюлык Зөя тарихы, Ватандашлар сугышы, археология һәм елгалар тарихы буенча экспозицияләр оештыра, күргәзмә эшчәнлеге алып бара. Экспозиция эшеннән тыш, учреждение борынгы рус җирләренең тарихын, архитектура мирасын һәм православие мәдәниятен өйрәнүгә юнәлдерелгән фәнни тикшеренүләр үткәрә.
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Государственное бюджетное учреждение культуры Республики Татарстан "Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник "Остров-град Свияжск". Госкаталог. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Музеи России (рус.). http://www.museum.ru/. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Людмила Губаева. Свияжск: от величия к упадку — и от разорения к возрождению (2022-08-07). 20 ноябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ ГБУК РТ ГИАХМЗ "Остров-град Свияжск" (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ На коллегии Минкульта РФ обсудили создание музея-заповедника в Свияжске (рус.). Татар Информ (24 июль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ О музее-заповеднике «Остров-град Свияжск» (рус.). ostrovgrad.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Остров-град Свияжск. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Музей-заповедник «Остров-град Свияжск». Экскурсионные программы (рус.). ostrovgrad.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.