ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 41нче сессиясе
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 41нче сессиясе — Краков шәһәрендә (
Польша) 2017 елның 2 — 12 июлендә уза. Сессия барышында Комитет ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә яңа намзәтләр буенча карар чыгара, исемлеккә элек кертелгән объектларның бүгенге торышын анализлый, Бөтендөнья мирасы турында Конвенцияне (1972 елның 17 октябре — 21 ноябрендә Парижда кабул ителгән, 1975 елдан гамәлдә[1]) тормышка ашыруның башка мәсьәләләрен карый.
Тарих
41нче сессия
Польшаның Краков шәһәрендә 2017 елның 2 — 12 июлендә уза.
Бөтендөнья мирасы комитетына Конвенциядә катнашучы илләрнең Генераль ассамблеясы сайлаган Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау турындагы Конвециядә катнашучы 21 илнең вәкиле керә:
Азәрбайҗан,
Ангола,
Буркина-Фасо,
Хорватия,
Куба,
Финляндия,
Индонезия,
Ямайка,
Казахстан,
Кувейт,
Лөбнан,
Перу,
Филипин,
Польша,
Португалия,
Корея Республикасы,
Тунис,
Төркия,
Танзания,
Вьетнам,
Зимбабве.
Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау турындагы Конвециядә катнашучы 170 илнең хөкүмәт делегацияләре күзәтүчеләр буларак катнаша[2][3].
2017 елда Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде
Мәдәният һәйкәлләре
- Швабска-Юра мәгарәләре (
Алмания) - Мбанза-Конго шәһәре (
Ангола) - Валонгу шәһәре яр буе (
Бразилия) - Лейк-Дистрикт (
Бөекбритания) - Куятаа ландшафты (Гренландия,
Дания) - Язд шәһәре (
Иран) - Самбор Прей-Кук (Калып:Байраклаштыру/Камбоҗа)
- Хомани ландшафты (
Көньяк Африка Җөмһүрияте) - Гулангйу шәһәре ({{ {
) - Тарновске-Гуры руднигы (
Польша) - Дөньядан күчү кәшишханәсе (рус. Успенский собор) (Татарстан,
РФ) - Афродисиас (
Төркия) - Әл-Һәлил шәһәре (
Палестина)
- Карар
Израиль хакимиятенең каты тәнкыйтенә дучар булды.
- Карар
| ЮНЕСКОның тагын бер абсурд карары. Хеврондагы патриархлар каберлеге, алар уенча, фәләстыйн милли мирасы, яһүдләрнеке түгел. Монда Адәм һәм Һава җәсәде тынычлык тапкан, монда Библия буенча патриархлар Авраам, Исаак, Иаков[4] һәм аларның хатыннары дәфен ителгән |
Шулай ук карагыз
- Бөтендөнья мирасы
- Казан кирмәне — Татарстаннан Бөтендөнья мирасы исемлегенә 2000 елда кертелгән тарихи һәйкәл[6].
- Болгар шәһәре — Татарстаннан Бөтендөнья мирасы исемлегенә 2016 елда кертелгән тарихи һәйкәл[7].
Сылтамалар
- ЮНЕСКОның рәсми сайты
- Бөтендөнья мирасы комитеты 41нче сессиясенең рәсми сайты 2017 елның 20 июнь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Convention Concerning the Protection of the World Cultural and Natural Heritage [ингл.]
- ↑ ЭРА төркеме сайты
- ↑ Polskie Radio (Польша радиосы)
- ↑ Исламда: пәйгамбәрләр Ибраһим (Авраам), Исхак (Исаак), Якуб (Иаков)
- ↑ ТАСС мәгълүмат агентлыгы, 08.07.2017
- ↑ Historic and Architectural Complex of the Kazan Kremlin
- ↑ Bolgar Historical and Archaeological Complex