Морат Кумпилов
Морат Каральбиевич Кумпилов (адыг. КъумпIыл Мурат; 1973 елның 27 феврале, Уляп, Краснодар крае) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2017 елның 10 сентябреннән Адыгея Республикасы башлыгы (2017 елның 12 гыйнварыннан 10 сентябренә кадәр Адыгея Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы). 2019 елның 7 ноябреннән «Бердәм Россия» фиркасенең Адыгей региональ бүлекчәсе секретаре[1]. «Бердәм Россия» фиркасенең Югары советы әгъзасе[2].
2008 елның 28 маеннан 28 сентябренә кадәр Адыгея Республикасы премьер-министры (2008 елның 12-28 маенда Адыгея Республикасы премьер-министры вазифаларын башкаручы). 2016 елның 3 октябреннән 2017 елның 14 гыйнварына кадәр Адыгея Республикасы Дәүләт Советы — Хасэ рәисе.
Тәрҗемәи хәле
Морат Кумпилов 1973 елның 27 февралендә Адыгей автономияле өлкәсенең Красногвардейский районы Уляп авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе бригадир булып эшли, аннары «Кавказ» колхозы агрономы, рәисе була. Әнисе — физика һәм математика укытучысы. Бабасы Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышларда авыр яраланып, инвалид булып кала[3].
Адыгея Республикасы башлыгы
1989 елда Уляп авылында 9 нчы урта мәктәпне, 1994 елда «икътисад һәм эшкуарлык эшчәнлеге» белгечлеге буенча Ростов халык хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге
1993 елның июленнән 1994 елның июленә кадәр — Ростов-на-Дону шәһәренең «Промагрос» ассоциациясендә тәэмин итү һәм сату буенча инженер.
1994-1997 елларда — Адыгея Республикасы буенча финанслар министрлыгының федераль казначылыкның Кызыл гвардия идарәсенең баш ревизор-контролёры. Шул вакытта ук республика парламентына сайлауларда Аслан Тхакушинов штабын җитәкләп, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Адыгеяда хезмәт карьерасын башлап, Кумпилов әтисе һәм әнисе белән туган авылында яши[4].
1997 елның сентябреннән 1998 елның октябренә кадәр — казначылыкның Кызыл гвардия бүлеге башлыгы.
1998 елның октябреннән 1999 елның сентябренә кадәр — Адыгея Республикасы буенча федераль казначылык идарәсенең Кызыл гвардия бүлеге җитәкчесе.
1999 елның сентябреннән 2002 елның гыйнварына кадәр — Кызыл гвардия районы буенча Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар министрлыгының инспекция җитәкчесе.
2002 елның гыйнварыннан алып 2008 елның 9 апреленә кадәр — Адыгея Республикасы буенча 1 нче номерлы районара РФ ИМНС җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе.
2008 елның 9 апреленнән 12 маена кадәр — Адыгея Республикасы премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы[5].
2008 елның 12 маеннан 28 маена кадәр — Адыгея Республикасы премьер-министры вазифаларын башкаручы[6].
2008 елның 28 маеннан 2016 елның 28 сентябренә кадәр — Адыгея Республикасы премьер-министры[7].
2016 елның 19 сентябрендә Адыгея Республикасы Дәүләт советы — Хасэ депутаты итеп сайлана. 2016 елның 28 сентябрендә Дәүләт советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә премьер-министр вазифасыннан азат ителә[8].
2016 елның 3 октябреннән 2017 елның 14 гыйнварына кадәр — Адыгея Республикасы Дәүләт советы рәисе.
2017 елның 12 гыйнварында Россия Президенты указы белән Адыгея Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[9][10].
2017 елның 10 сентябрендә Адыгея Республикасы Дәүләт Советы — Хәсэ утырышында Адыгея Республикасы башлыгы итеп сайлана, һәм шул ук көнне ант иткән һәм Адыгея Республикасы башлыгы вазифасына керешә. Кумплов вазифасына керешкәндә Дәүләт Советы рәисе Владимир Нарожный аңа махсус әзерләнгән Адыгея Республикасы Конституциясе текстын, Адыгея Республикасы Дәүләт флагын һәм Адыгея Республикасы Дәүләт гербын тапшыра.
Икътисади һәм социаль тикшеренүләр институты мәгълүматлары буенча, Адыгеяда яшәүчеләрнең 53% тан артыгы Морат Кумпилов эшеннән канәгать, ә төбәк халкының 44,6% вәзгыять уңай якка үзгәрүенә ышана[11].
2018 елның 18 июленнән 28 гыйнварына кадәр һәм 2019 елның 2 августыннан 2020 елның 27 гыйнварына кадәр Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасе[12][13][14][15].
Шәхси тормыш
Өйләнгән, хатыны — укытучы. Дүрт улы бар: Джамбот, Давлет, Джантемир һәм Демир.
Балачакта спортның төрле төрләре белән шөгыльләнә: футбол, җиңел һәм авыр атлетика, волейбол.
Адыгея тауларында актив ял итәргә ярата[16].
Бүләкләр
- Почёт ордены (2021 елның 2 июле) — Адыгея Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен[17].
Искәрмәләр
- ↑ Кумпилов Мурат Каральбиевич // Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2020. Архивировано 2 июнь 2021 года.
- ↑ Высший совет партии «Единая Россия». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2020. Архивировано из оригинала 31 май 2020 года.
- ↑ Новая газета Кубани - Мурат Кумпилов: Нам удалось консолидировать общество. ngkub.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2019. Архивировано 6 март 2019 года.
- ↑ Мурат Кумпилов: караван идет (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2019.
- ↑ 9 апреля 2008 года Указом Президента № 28
- ↑ 12 мая 2008 года Указом № 45
- ↑ 28 мая 2008 года Указом № 53
- ↑ Мурат Кумпилов покинул должность премьер-министра Адыгеи// Кавказский узел, 28.09.2016. 2020 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган.
- ↑ Мурат Кумпилов назначен временно исполняющим обязанности Главы Адыгеи. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2017. Архивировано 16 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 12.01.2017 г. № 7 «Об исполняющем обязанности Главы Республики Адыгея». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2020. Архивировано 16 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Больше половины жителей Адыгеи довольны работой главы республики (рус.). Рамблер/новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2019. Архивировано 10 май 2019 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 18.07.2018 г. № 192-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2020. Архивировано 25 март 2020 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 28.01.2019 г. № 23-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2020. Архивировано 11 август 2020 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 02.08.2019 г. № 255-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2020. Архивировано 2 март 2021 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.01.2020 г. № 10-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2020. Архивировано 25 март 2020 года.
- ↑ Мурат Кумпилов: Руководитель всегда отвечает за свои решения (рус.). bloknot-krasnodar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2019. Архивировано 11 август 2020 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 02.07.2021 г. № 394 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2021. Архивировано 9 июль 2021 года.
Әдәбият
- Афасижев Т. И. Аульская хроника: годы, люди, события. — Майкоп: Издательство ООО «Аякс», 2004. — 397 с. УДК 930 (470.621) ББК 63.3 (2 Рос. Ады.) А 94
- Афасижев Т. И. Мой аул: вехи истории. — Майкоп: Издательство ООО «Аякс», 2002. — 382 с., илл. ББК 63.3. (2 Рос. Ады.) УДК 930 (470.621) А 94