Мәхмүт Аипов
Мәхмүт Аипов (1920 елның 12 июле, хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районы Киреавыл — 1945 елның 22 апреле, Каульсдорф, Алмания) — Советлар Союзы Герое (1945, үлгәннән соң), рядовой.
Тәрҗемәи хәл
Мәхмүт Аипов 1920 елның 12 июлендә татар крестьян гаиләсендә туа[1]. Балачагын Костычи авылында үткәрә, анда башлангыч белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Куйбышев тимер юлының Батрак станциясендә слесарь, соңрак вагон депосында белгеч-тимер юлчы булып эшли башлый.
1942 елның маеннан Кызыл Армиядә. 1942 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче удар армиянең 230 нчы укчылар дивизиясе 990 нчы укчылар полкы укчысы. Сталинград, Көньяк-Көнбатыш, Көньяк, 3 нче Украин һәм 1 нче Беларус фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942—1943), Украинаны, Молдавияне, Польшаны азат итү сугышларында, Берлин операциясендә катнаша. 1944 елда ВКП(б) га керә[2].
Берлин өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. 1945 елның 22 апрелендә, Берлинның Каульсдорф шәһәре өчен сугыш вакытында, кызылармеец Аипов яраланган пулемёт наводчигын алмаштыра. Бинаның астына бәреп кереп, пулемёттан берничә солдатны юк итә, ләкин үзе дә яралана. Дошманнарның кул белән көрәшкә күчүен күреп, гранатаны тартып ала һәм дошманнарга ташлый, тик янәдән яралана. Икенче граната белән ул калган дошманнарны юк итә. Шул ук көнне ул алган яралардан үлә. Польшаның Мендзыжеч шәһәрендә җирләнә.
Үзенең батырлыгы өчен 1945 елның 31 маенда, вафат булганнан соң, «Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены бирелеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Бүләкләр
- Советлар Союзы Герое (1945 елның 31 мае)[2]:
- «Батырлык өчен» медале (1944 елның 5 октябре)[3]
Әдәбият
- Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Подвиг во имя Родины. Куйбышев, 1965. Кн. 1.
- Татар энциклопедиясе. 2008
Искәрмәләр
- ↑ Шакиров Рәшид. Умелый автоматчик — в депо, героический автоматчик — на фронте. Самарские татары (29 май 2014). Архивировано 21 октябрь 2017 года.
- ↑ 1 2 Наградной лист «Подвиг народа» сайтында
- ↑ Наградной лист «Подвиг народа» сайтында
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Мәхмүт Аипов