Мөнир Шаһиев
Тәрҗемәи хәле
Мөнир Әхмәтҗан улы Шаһиев 1929 елның 2 февралендә Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Биктимер авылында туган. 1973 елда Чиләбе дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
Яшүсмер егет 1943 елдан олылар белән беррәттән «Коммуна» колхозында (Солтанай авылы) төрле эшләрдә хезмәт сала.
1945-1989 елларда район мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар һәм тарих укытучысы, Күлмәк авыл советы рәисе, КПСС-ның Коншак район комитетының инструкторы, «Кояш» совхозы фирка комитеты секретаре була.
1993 елда Мөнир Әхмәтҗан улы Коншак районын торгызу буенча милли программаны эшләүчеләрнең берсе. Күп тапкырлар җәмәгать чараларын, шул исәптән Чиләбе өлкәсендә Башкорт мәдәнияте һәм иҗаты көннәрен үткәрүне, Чиләбедә, Уфада, Аргаяш районында һ.б. Коншак көннәрен, Сабантуй милли бәйрәмен, Коншак районы башлыгын дини общиналар җитәкчеләре белән очрашуны оештыра. Коншак, Бәгәрәктамак, Караболак, Халит авыл советларында хатын-кыз клубын, татар-башкорт мәдәни үзәкләрен (1990 нчы еллар башыннан аның рәисе була) оештыручыларның берсе. Татарларның 1-нче бөтендөнья конгрессы, башкортларның 1-нче бөтендөнья корылтае делегаты.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Портал Челябинской области. Шагеев Мунир Ахметьянов [рус.] [Тикшерелгән 24 февраль 2021]