Норвегиядә ислам
Файл:World Islamic Mission.jpg
Ослода Бөтендөнья ислам миссиясе мәчете
Файл:Moske Urtegata Oslo.jpg
Сөнниләрнең үзәк җәмигы. Осло
Норвегиядә ислам (норв. Islam i Norge) — Норвегия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Норвегия халкының (5 378 мең кеше) 5, 70 % ы (142 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Христианлыкның төрле формаларыннан соң, Ислам — Норвегиядә киң таралыш алган икенче дин. Норвегия мөселманнарының күпчелеге — сөнниләр, шулай ук шигыйлар да бар. Мөселманнарның 55 % ы Осло һәм Акерсхус фюлькесында яши. Күпчелек Норвегия мөселманнары — иммигрантлар, аларның иң зур төркеме — пакистанлылар.
Тарих
1260 елда Норвегиягә Тунис илчелеге килү факты теркәлеп калган. Әмма илдә мөселман халкы XX гасырның икенче яртысына кадәр сизелерлек күп булмаган. Башка Көнбатыш Европа илләренә караганда Норвегиягә мөселман илләреннән иммиграция соңрак башлана, ХХ гасырның 60 нчы елларында көчәя. Беренче тапкыр Норвегиядә мөселманнар саны 1980 елда теркәлгән һәм 1 006 кеше тәшкил иткән. Бу сан — мәчетләрдә теркәлгән мөселманнар саны гына. 1990-еллар ахырында ислам тарафдарларынынң саны буенча Норвегиядә католик чиркәвен узып киткән. 2010 елда Швециянең Эребру шәһәре мөселманы Согуд Гарәбстаны акчасына Тромсёда мәчет төзергә теләгән, әмма Норвегия хөкүмәте, Согуд Гарәбстанында дин иреге булмауны сылтау итеп, рөхсәт бирмәгән.
Мәчетләр
Норвегиянең беренче мәчете Ослода Ислам мәдәни үзәгендә 1974 елда ачылган. Аны пакистанлылар Копенгагенда урнашкан Ислам мәдәни үзәге ярдәмендә оештырган. Мөселман өммәтенең тиз үсүе белән мәчетләрнең саны арта бара.