Павел Шереметны үтерү
Павел Шеремет (белар. Павел Рыгоравіч Шарамет, 1971―2016) ― танылган беларус, россияле һәм украин журналисты. 2016 елның 20 июлендә иртән Киев үзәгендә ул идарә иткән автомобильне шартлату нәтиҗәсендә һәлак булган. Көчле иҗтимагый һәм халыкара резонанска карамастан, 2020 елның июнь аена Шереметны үтерү җинаяте ачылмаган килеш кала бирә.
Җинаять шартлары
2016 елның 20 июль иртәсендә Шеремет өйдән «Радио Вести» тапшыруының иртәнге эфирына чыга[1]. Сәгать 7:45 тә Хмельницкий һәм Иван Франко урамнары чатына туктагач, ул идарә иткән автомобиль шартлаган[2].
Шартлау сәбәбе ― 500 г тротил эквивалентындагы егәрлекле шартлаткыч җайланма, узган төндә билгесез зат тарафыннан салынган; шартлаткыч үзе машина йөртүче урыны янында урнаштырылган. Шартлау җайланмасында МОН-50 пехотага каршы мина һәм ЭДП электродетонаторы элементларыннан торган гексоген булган. Алган җәрәхәтләреннән Шеремет ашыгыч ярдәм машинасында үлгән[3]. Үлем сәбәбе итеп мина шартлавыннан алынган җәрәхәт һәм күп күләмдә кан югалту атала, ә шартлау нәкъ менә автомобиль йөртүчегә каршы юнәлтелгән була[4].
Җинаять кылынган урында 17нче каналның кино төшерү төркеме эшли башлый, алар шартлаудан соң Шереметның исән булуын теркәгән[5]. Төркемнең җинаять кылынган урынга бик тиз килеп җитүе шик уята, әмма канал җитәкчелеге аның хезмәткәрләренең шартлау урынына очраклы туры килүен белдерә, чөнки алар шул ук иртәдә якында гына яшәүче Киев мэры Виталий Кличкодан комментарий алырга тиеш булган[6]. Каналның 10 хезмәткәреннән сорау алынган[7].
22 июль көнне «Обозреватель» сайты ихтимал булган кеше үтерүчеләрне күздә тоткан видеоязмасын күрсәтә. Шеремет яшәгән йорт янындагы күзәтү камераларыннан алынган фрагментлар кертелгән видеоязмада 20 июль төнендә үтерүгә әзерлек алып барган һәм автомобильгә шартлаткыч салган ир-ат һәм хатын-кыз теркәлгән. Видео буенча, шартлаткыч җайланма төнге 2:40 сәгатьтә салынган[8].
Рәсми рәвештә журналистны үтерүнең ике төп версиясе игълан ителә: аның профессиональ эшчәнлеге һәм Украинада, аерым алганда, Киевта вәзгыятьне тотрыксызландыру максаты белән үтерү турында хәбәр ителә[9]. Эчке эшләр министры киңәшчесе Зорян Шкиряк шулай ук өченче версияне дә өсти: Шеремет кайбер билгесез затлар белән киеренке мөнәсәбәтләре аркасында үтерелә ала[10]. Шеремет йөрткән Subaru автомобиле аның язылышмаган хатыны, «Українська правда» порталы җитәкчесе Алена Притула исеменә теркәлгән булу сәбәпле, Аленаны үтерергә омтылыш булган дигән фараз да әйтелә[11]. 22 июль көнне оператив төркем үтерүнең төп версиясе ― профессиональ журналистлык эшчәнлеге, дип белдерә[12].
Рәсми тикшерүләр
Файл:Pavlo Sheremt's place of death.jpg
Киевта урамнар чатында Шеремет һәлак булган урын
2017—2018
Шереметның һәлак булу факты буенча Украина милли полициясе идарәсенең Тикшерү комитеты тарафыннан Украина Җинаять кодексының 115нче маддәсенең 5нче өлеше буенча (күп затларның тормышы өчен куркыныч юл белән кылынган махсус үтерү) җинаять эше башланган[13]. Президент Порошенко таләбе буенча тикшерү өчен НПУ, Генпрокуратура, СБУ һәм АКШның ФБР вәкилләре катнашында оператив төркем төзелә[14]. ФБР вәкилләре, аерым алганда, шартлаткычны анализлауда, автоэкспертизада һәм видеоматериалларны тикшерүдә катнаша[15].
Тикшерү барышында Павел Шеремет һәм Fлена Притуланың 2015 елның ноябрендә алар артыннан күзәтү алып барылудан шикләнгәннәре ачыкланган[16]. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары күзәтүне Украина милли полициясе башлыгы урынбасары Вадим Троян оештыруын яза, әмма Эчке эшләр министрлыгы тикшерү барышында аның катнашы булу билгеләрен ачыкламаган[17].
«Українська правда» порталының: «Павел Шеремет һәм Елена Притула артыннан күзәтү оештырылдымы?» - дигән соравына Украина иминлеге хезмәте вәкилләре, гамәлдәге закон нормаларына сылтап, җавап бирүдән баш тарта[18].
4 августта эш буенча беренче рәсми хисап бирелә. Аерым алганда, тикшерү Шереметны үтерүнең 4 төп версиясен карый: киеренке мөнәсәбәтләр, профессиональ эшчәнлек, вәзгыятьне тотрыксызландыру һәм Алена Притулага һөҗүм. Шулай ук 150 дән артык күзәтү камерасыннан алынган 140 терабайт видеоязма алыну турында хәбәр ителә һәм җинаять кылуда 22 июль көнне алынган видеоязмаларда күренүче затларга шик төшүе раслана.
Тикшерү төркеме таләбе буенча, суд хокук саклау органнарының Шереметның банк тартмасын[19], журналистны үтерү эше буенча «Українська правда» порталы һәм 17нче каналның Украина Пенсия фондындагы документларын[20], шулай ук мобиль операторлар мәгълүматын файдалану үтенечен канәгатьләндерә[21].
2019
13 декабрьдә ГПУ вәкилләре үтерүдә шикләнелүче берничә кешене кулга алган, элегрәк алардан шикләнү турында киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган. Аерым алганда, болар:
- Яна Дугарь ― волонтер, хәрби медик һәм 25 нче һава-десант бригадасы кече сержанты, ООСта катнашучы[22]. ООС ― укр. Операція об'єднаних сил, Берләшкән көчләр операциясе.
- Юлия Кузьменко ― танылган балалар кардиохирургы, волонтер, җәмәгать эшлеклесе һәм ООСта катнашучы[23].
- Андрей Антоненкоua ― музыкант, ВСУ сержанты, ООСта катнашучы[24].
Кулга алулар җәмгыятьтә киң яңгыраш таба, чөнки шикләнелүчеләр – билгеле шәхесләр һәм Донбасс сугышы белән бәйле[25]. Аерым алганда, Яна Дугарьның гаепсезлеге турында халык депутаты, танылган волонтер һәм ООС иреклесе Яна Зинкевич белдергән[26]. Юлия Кузьменконың адвокатлары аны кулга алуга карата апелляция биргән, чөнки кулга алу турындагы карар процессуаль канунны бозып кабул ителгән, дип аңлаталар[27].
Антоненко, Дугарь һәм Кузьменконы гаепләү буенча эш Киевның Печерск район судында карала, судья итеп җәнҗаллы судья Сергей Вовк билгеләнгән, элек ул 2012 елда Европарламент һәм Кеше хокуклары буенча Европа Суды сәяси мотивлар буенча эзәрлекләү дип атаган ике эштә хөкемдар булган.[28][29][30][31]. 2015―2016 елларда С. Вовк югары квалификацияле комиссия тарафыннан судьялыктан азат ителгән[28][32]. Аның хезмәт урыныннан явызларча файдалануы һәм закон таләпләрен аңлы рәвештә бозып, граждан эше буенча белә торып гадел булмаган карар чыгаруыннан шикләнәләр[28].
Җинаять эше буенча прокурор ― яңадан аттестация уза алмаган Александр Лукашенко[33]. 2017 елда бастырылган тикшерү нигезендә, Лукашенко шәхси мөлкәтенең бәясе милиционер һәм аның гаиләсе алган табыштан шактый югары. Аерым алганда, прокурор Киевта 5 гривнага фатир сатып ала алган[33][34].
20 декабрь көнне судьялар Юлия Кузьменконың иреген чикләү чарасына карата шикаять бирелү буенча утырышны күчерәләр, моңа җавап итеп адвокат Владислав Добош һәм Юлиянең тарафдарлары утырышлар залыннан чыгудан баш тарта[35]
2020
Декабрьдә Эчке эшләр министры Арсен Аваков полициягә фаҗига урыны янында урнашкан дүрт күзәтү камерасыннан язуларны тапшырмауларын хәбәр итә. Гыйнвар аенда СБУ барлык күзәтү камераларыннан барлык язмалар да шунда ук алынган, дип белдерә [39]. 24 гыйнварда Яна Дугарьга төнге өй аресты билгеләнә[36].
Февраль ахырында тикшерү төркеме тикшерү кысаларындагы 500-дән артык эзләү эше материаллары белән танышырга мөмкинлек бирә[37].
21 майда Андрей Антоненкога, Юлия Кузьменкога һәм Яна Дугарьга карата материаллар аерым җинаять эше итеп аерып чыгарыла. Шуннан бирле Антоненко җинаятьне оештыручы буларак хөкем ителми[38].
2020 елның маенда полиция эш буенча тикшерү барышының тәмам булуы һәм эшнең судка тапшыруга әзерләнүе турында белдерә. 22 майда шикләнелүчеләрнең яклаучыларына тикшерү материаллары белән танышу мөмкинлеге ачыла[39].
2 июль көнне полиция эшнең судка тапшыру өчен әзер булуын, судның башлануы адвокатларның эш материаллары белән танышу-танышмавына бәйле икәнен хәбәр итә ref>Справа Павла Шеремета готова для передачі до суду. www.npu.gov.ua. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2020.</ref>. 13 июльдә суд Андрей Антоненко һәм Юлия Кузьменконы сак астында калдырган, ә Яна Дугарьга электрон браслетсыз йөрү мөмкинлеге биргән[40].
16 июльдә ЭЭМ вәкилләре Шереметның үтерелгәнче 1 ай алдан Россиягә баруын һәм Россиядәге элемтәләренең җинаятькә турыдан-туры тәэсир итү мөмкинлеге барлыгын белдерә[41]. 20 июль көнне Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре Дугарьның алибие булмавы һәм полиция җыйган дәлилләр аның җинаятькә катнашы булуын күрсәтә дип белдерә[42]. Шулай ук ЭЭМ белдерүеннән күренгәнчә, үтерүгә бер ай кала, Шеремет үзенең эш бирүчесе, «Радио Вести» хуҗасы һәм элеккеге керем һәм җыемнар министры, эзләүгә бирелгән Александр Клименко белән очрашкан[43].
27 августта Юлия Кузьменкодан күзәтү өчен беркетелгән электрон браслет салдырып алына[44]. 28 сентябрьдә присяжныйлар суды Андрей Антоненконы сак астыннан җибәрүдән баш тарта[45]. Шул ук көнне суд гаепләү актын игълан итә: Антоненко, Кузьменко (машина астына шартлаткыч җайланма салганнар) һәм Дугарь (журналистның хәрәкәт итүе турында мәгълүмат җыйган булуы ихтимал) төркемгә берләшеп, шәхесләре ачыкланмаган зат(лар) заказы буенча журналистны үтерә. Гаепләнүчеләр әлеге фаразларны кире кага[46].
6 октябрь көнне Киев апелляция суды Антоненконы сак астында калдыра, шул сәбәпле аның тарафдарлары һәм саклану хезмәткәрләре арасында бәрелеш китереп чыгара[47].
2021
4 гыйнварда, Шереметны үтерү заказына, президент Лукашенко боерыгы буенча, Беларусь КГБ сының катнашы булу ихтималлыгы турында мәгълүмат тарала. Беларусь КГБ җитәкчелегенең, ихтимал, үтерү турында фикер алышулары язылган язмалар басылып чыга. Язмалар 2012 елда ук булган. Әлеге язмаларда ул чактагы Беларусь КГБ башлыгы Юрий Зайцев «Алмаз» махсус бүлекчәсенең ике хезмәткәре белән, Шереметтан тыш, Лукашенко режимының оппонентына әйләнгән элеккеге хезмәткәрләрен юк итү вариантлары турында фикер алыша. Монда сүз Олег Алкаев, Владимир Бородач һәм Вячеслав Дудкинны үтерү турында бара[48]. Украина Эчке эшләр министры урынбасары Антон Геращенко?! аудиоязмаларның экспертизага тапшыруларын хәбәр итә[49].
18―19 гыйнварда Беларусиянең элекке махсус көчләр вәкиле (рус. спецназовец) Игорь Макар аны Украина ягы үтерүне тикшерүдә хезмәттәшлек итәргә чакыруын белдергән. Киевта Игорь, үз сүзләренә караганда, Беларусиянең махсус хезмәтләренең үтерүгә катнашы барлыгын раслаган[50].
2 февральдә суд барлык фигурантларны да, ким дигәндә, 2 апрельгә кадәр сак астында калдырырга карар итә[51].
Журналистлар тикшерүе
Рәсми тикшерү белән беррәттән, журналистлар Шереметның һәлак булуы буенча үз тикшерүен үткәрә. 2017 елның 10 маенда «Павелны үтерү» («Вбивство Павла») дигән документаль фильм чыгарылган, аны Слідство.Інфо проекты һәм «Коррупцияне һәм оешкан җинаятьчелекне тикшерү» проекты журналистлары төшергән.
Искәрмәләр
- ↑ Вбивство Павла Шеремета: основні версії. BBC Україна (20 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ ЗАГИНУВ ЖУРНАЛІСТ ПАВЛО ШЕРЕМЕТ. Хроніка. Українська правда (20 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ Шеремет був живий після вибуху - свідок. ТСН (20 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ Метою вбивць був саме Шеремет – слідство. Дзеркало тижня (21 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ 17 канал необычно быстро оказался на месте убийства Шеремета. Інформаційний спротив (20 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017. [рус.]
- ↑ "17 канал" пояснив, як опинився на місці вбивства Шеремета у перші хвилини. Канал новин 24 (21 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ 10 співробітників "17 каналу" викликали на допити у справі про вбивство Шеремета. Цензор.Нет (19 вересня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ Киллером оказалась женщина: опубликовано видео закладки взрывчатки под автомобиль Шеремета. Обозреватель (22 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017. [рус.]
- ↑ Президент доручив залучити експертів ФБР та фахівців з країн ЄС до розслідування вбивства журналіста Павла Шеремета. Офіційне інтернет-представництво Президента України (20 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ Шкіряк назвав основні версії вбивства Шеремета. Українська правда (20 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ Чому вбили Павла Шеремета: всі версії. Еспресо (20 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ НАД РОЗКРИТТЯМ ВБИВСТВА ПАВЛА ШЕРЕМЕТА ПРАЦЮЄ ГРУПА З 50 ФАХІВЦІВ. МВС України (22 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ ПРАВООХОРОНЦІ З'ЯСОВУЮТЬ ОБСТАВИНИ ВИБУХУ АВТОМОБІЛЯ В ЦЕНТРІ КИЄВА (ФОТО, ОНОВЛЕНО). МВС України (20 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ ХАТІЯ ДЕКАНОІДЗЕ: ДЛЯ РОЗСЛІДУВАННЯ ВБИВСТВА ПАВЛА ШЕРЕМЕТА СТВОРЕНО ОПЕРАТИВНУ ГРУПУ (ФОТО, ВІДЕО). МВС України (20 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ Генпрокурор розповів,чим ФБР допомогло у справі Шеремета. Українська правда (25 липня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ Шеремет повідомляв про стеження ще у листопаді - поліція. Корреспондент (21 серпня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ Справа Шеремета: Нацполіція завершила перевірку про нібито стеження Трояна. Українська правда (16 серпня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ СБУ відмовилась повідомляти, чи стежила за Шереметом. Українська правда (12 серпня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ Суд надав слідчим доступ до банківської скриньки Шеремета. Українська правда (22 серпня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ Суд надав слідчим доступ до документів Української правди та 17 каналу. Українська правда (16 вересня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ Справа Шеремета: Слідство збирає дані, що ведуть до добровольців. Українська правда (20 жовтня 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 липня 2017.
- ↑ Дугарь відправили під домашній арешт (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2019.
- ↑ Вбивство Шеремета: суд арештував Кузьменко (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2019.
- ↑ Суд заарештував Антоненка (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2019.
- ↑ Справа Шеремета: Кузьменко взяли під варту (оновлено) (укр.). Радіо Свобода. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2019.
- ↑ Зінкевич показала ще один документ, який може свідчити про алібі підозрюваної в справі Шеремета (укр.). Радіо Свобода. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2019.
- ↑ Суд завтра розгляне апеляцію на арешт підозрюваної у вбивстві Шеремета (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2019.
- ↑ 1 2 3 Підозрюваних у справі Шеремета судить скандальний суддя Вовк: що про нього відомо. bykvu.com. Букви. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2019.
- ↑ Резолюція Європейського Парламенту 994_a89 від 24.05.2012 (про дотримання законодавства щодо прав людини та запровадження базових стандартів ОБСЄ). zakon.rada.gov.ua. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2019.
- ↑ Справа «Василь Іващенко проти України» (Заява № 760/03). zakon.rada.gov.ua. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2019.
- ↑ Справа «Луценко проти України» (Заява № 6492/11). zakon.rada.gov.ua. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2019.
- ↑ Скандального суддю Вовка відсторонили від роботи. tsn.ua. ТСН (4 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2019.
- ↑ 1 2 Прокурор у справі вбивства Шеремета не пройшов переатестацію. zaxid.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2019.
- ↑ Лукашенко Олександр Олександрович. Prosud.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2019.
- ↑ Справа Шеремета: судді поскаржилися на тиск захисника підозрюваної (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2020.
- ↑ Вбивство Шеремета: СБУ заперечує заяву Авакова, що поліції не передали записи з камер. 24 Канал. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2020.
- ↑ Слідство розсекречує понад 500 матеріалів по справі Шеремета (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2020.
- ↑ Слідство змінило підозру фігурантам справи Шеремета (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2020.
- ↑ Нацполіція готує справу Шеремета до суду, захисту відкрили доступ до матеріалів (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2020.
- ↑ Справа Шеремета: з підозрюваної Яни Дугарь знімуть електронний браслет (укр.). www.unian.ua. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2020.
- ↑ Вбивство Шеремета: на мотив міг вплинути його контакт в Росії (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2020.
- ↑ Вбивство Шеремета: в МВС заявили про відсутність алібі у Дугарь (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2020.
- ↑ МВС про можливі мотиви вбивства Шеремета: зв'язки, контакти і громадянство (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2020.
- ↑ З підозрюваної по справі Шеремета зняли електронний браслет (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2020.
- ↑ Справа Шеремета: суд відмовився відпустити Антоненко з-під варти (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2020.
- ↑ У справі Шеремета оголосили обвинувальний акт (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2020.
- ↑ Суд залишив Антоненко під арештом. відбулися сутички з силовиками (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2020.
- ↑ Білоруські спецслужби обговорювали вбивство Шеремета (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2021.
- ↑ В Україні проводять експертизу голосів із "білоруських плівок" по справі Шеремета (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2021.
- ↑ Справа Шеремета: колишній білоруський офіцер дав показання в Україні (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2021.
- ↑ Суд продовжив запобіжні заходи всім фігурантам справи Шеремета (рус.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2021.
Сылтамалар
- «Вбивство Павла». Документальний фільм про журналіста Шеремета
- Сергій Коротких: втрачений «білоруський слід» у справі Павла Шеремета 2021 елның 14 май көнендә архивланган.
- Суб'єктивні експертизи та неперевірені алібі: інвентаризація озвученого у справі Шеремета
- Справа Шеремета: умовно доведено
- Підозрюваних у справі Шеремета судить скандальний суддя Вовк: що про нього відомо