Павел Шеремет

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Павел Шеремет
белар. Павел Рыгоравіч Шарамет
Sheremet at Open Library debate 140928 (2).jpg
Исеме белар. Павел Рыгоравіч Шарамет
Тулы исеме Павел Рыгор улы Шеремет
белар. Павел Рыгоравіч Шарамет
Туган көне 28 ноябрь 1971(1971-11-28) (53 яшь)
Туган Минск
Вафат көне 20 июль 2016(2016-07-20)[1][2] (44 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге икътисадчы, журналист
Әнисе Людмила Станиславовна Шеремет[d]
Бүләк һәм премияләр

АИХО премиясе (2002)

Павел Шеремет, Павел Григорий (Рыгор) улы Шеремет, белар. Павел Рыгоравіч Шарамет (1971 елның 28 ноябре, Минск2016 елның 20 июле, Киев) — тележурналист, сәясәтчеләр турында документаль фильмнар авторы, Белоруссия телевидениесендә, Россиядә Беренче каналда, Иҗтимагый Россия телевидениесендә (рус. ОТР), соңгы вакытта Украинада эшли. 2016 елның 20 июлендә, Киевта, утырган машинасы астына куелган бомба шартлап, үтерелде.

1971 елның 28 ноябрендә Минскида туган. Белоруссия дәүләт университеты тарих факультетының 3 курсын, соңрак Белоруссия дәүләт икътисад университетының халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган. Журналистлык карьерасын Белоруссия телевидениесендә башлый.

  • 1992 елга кадәр банкта валюта бүлегендә эшли.
  • 1992 елдан Белоруссия телевидениесенең икътисад турында программалары консультанты.
  • 1994-1995 Белоруссия телевидениесенең «Праспект» тапшыруын алып бара.
  • 1995-1996 «Белорусская деловая газета» баш мөхәррире.
  • 1996-1998 ОРТ телекомпаниясенең (Мәскәү) Минскидагы хәбәрчесе.
  • 1998 елдан ОРТ телекомпаниясенең «Яңалыклар», «Время» программалары махсус хәбәрчесе.
  • 1999-2000 хәбәрчеләр челтәре шеф-редакторы, «Время» программасының дикторы.
  • 2008 елга кадәр Беренче канал өчен (Мәскәү) документаль фильмнар, махсус проектлар эшли.
  • 2008 елда телевидениедән китә.
  • 2009-2011 «Огонёк» журналының сәясәт бүлеге мөхәррире.
  • 2011 елда РЕН ТВ каналында «Приговор» тапшыруын алып бара.
  • 2012-2016 «Українська правда» интернет-газетасында журналист блогы алып бара.
  • 2013-2014 ОТР каналында «Прав?да!» программасын алып бара.
  • 2014 елда Мәскәү телевидениесеннән китә.
  • 2014 елдан «Украинская правда» басмасының башкаручы директоры.
  • 2014 елдан «24 канал»да (Киев) «Диалоглар» проектын башлый.
  • 2015-2016 «Радио Вести» (Киев) алып баручысы.
  • «Историческая правда» (Тарихи дөреслек) проекты авторы[4].

2016 елның 20 июлендә иртән Киев үзәгендә ул идарә иткән автомобильне шартлату нәтиҗәсендә һәлак булган. Көчле иҗтимагый һәм халыкара резонанска карамастан, 2020 елның июнь аена Шереметны үтерү җинаяте ачылмаган килеш кала бирә[6].