Петр Кулаков

Пётр Афанасьевич Кулаков (16 июнь 1923, Покровка, Уфа кантоны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР24 гыйнвар 1994, Уфа, Россия) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, укчылар дивизиясе артиллерия полкының туп командиры, өлкән сержант. Советлар Союзы Герое (1945).

Тәрҗемәи хәле

Пётр Кулаков 1923 елның 16 июнендә Башкорт АССРның Уфа кантоны (хәзерге Башкортстан Республикасының Уфа районы) Покровка авылында эшче гаиләсендә туа[1].

Миллщте — урыс. 1943 елдан — ВКП(б)/КПСС әгъзасы. Урта белемле. Уфа заводында эшли.

1941 елның мартында Башкорт АССРның Благовещен район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә чакырыла. 1941 елның июненнән Көнбатыш, Сталинград, III Белоруссия фронтларында сугыша[2].

Сержант Пётр Кулаков 1944 елның 6 июлендә, Белоруссия операциясе барышында, Белоруссиянең Минск өлкәсе, Смолевич районы Волма авылы янындагы сугышларда батырлык күрсәтә.

Өлкән сержант 1946 елда демобилизацияләнә, 1949 елда Латвия Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты каршындагы совет-партия мәктәбен тәмамлый, аннары партия һәм совет эшләрендә хезмәт итә.

1954 елда Уфага кайткач, КПССның XXII съезды исемендәге Уфа нефть эшкәртү заводында газомотор компрессорларының өлкән машинисты булып эшли.

1994 елның 24 гыйнварында вафат була[1], Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән[2].

Батырлыгы

III Белоруссия фронтының 31 нче армиясе, 174 нче укчылар дивизиясе, 598 нче артиллерия полкының туп командиры сержант Кулаков 1944 елның 6 июлендә, Белоруссия операциясе барышында, Белоруссиянең Минск өлкәсе Смолевич районы Волма авылы янында расчёты белән бергә, дошман контрһөҗүмен кире кагып, аның тере көченә һәм хәрби техникасына зур зыян китерә, һәм өстәмә гаскәр килгәнгә кадәр биләгән рубежын саклап кала. 1944 елның 20 июлендә Белоруссиянең Гродно өлкәсе, Гродно шәһәре янында, Неман елгасының сул ярында, Пётр Кулаковның артиллерия расчёты биш дошман танкының контрһөҗүмен кире кага, аларның өчесен юк итә. Шул ук сугышта сержант Кулаковның артиллеристлары өч дошман тубын һәм йөзләгән гитлерчыны юк итә[2].

Пётр Кулаков сугыштан соңгы елларда

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән, командованиеның биремен үрнәк итеп үтәгәне, немец-фашист илбасарлары белән сугышта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, сержант Кулаков Пётр Афанасьевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла (№ 6200)[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • 2025 елның ноябрендә Покровка авылындагы мәктәп бинасы фасадында Пётр Кулаковка мемориаль такта ачыла[4].
  • Покровка авылында Пётр Кулаков урамы бар;
  • Благовещен шәһәрендә Геройга һәйкәл куелган[1];
  • Уфа районында 2019 елдан алып Советлар Союзы Герое Пётр Афанасьевич Кулаков истәлегенә багышланган дзюдо буенча ярышлар үткәрелә[5].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 И. Ғ. Кәримова. Кулаков Пётр Афанасьевич (рус.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2026. [башк.]
  2. 1 2 3 Н. В. Уфаркин. Кулаков Пётр Афанасьевич (рус.). Международный патриотический интернет проект «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2026. [рус.]
  3. Кулаков Пётр Афанасьевич (рус.). Проект Министерства обороны Российской Федерации «Память народа». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2026.
  4. Ляйсан Закирова. В Башкирии увековечили память Героя Советского Союза Петра Кулакова (рус.). ИА «Башинформ» (21 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2026. [рус.]
  5. В Уфимском районе прошли соревнования по дзюдо, посвящённые памяти Героя Советского Союза Петра Афанасьевича Кулакова (рус.). Сайт партии «Единая Россия» (5 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2026. [рус.]

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Садофьев Д. Высота славы //Славные сыны Башкирии. Кн.1. Уфа, 1965.