Руслар

Руслар (рус. русские, берлек сан: русский, русская[2]) — көнчыгыш славян халкы. Россиядә (конституция нигезендә дәүләт төзүче халык булып тора) һәм Европада иң күп санлы халык[48]. Украинада, Казакъстанда, Америка Кушма Штатларында, Алмания һәм башка күп илләрдә эре рус җәмгыятьләре бар. Рус халкының мәдәнияте күп гасырлар дәвамында формалашкан бай традицияләргә ия һәм ул бөтен Россия мәдәниятенең төп нигезе булып тора[49]. Туган һәм милли тел — рус теле. Алар — православие дине вәкилләре[2].

Рус халкы Борынгы Русь чорында берләшкән көнчыгыш славян кабиләләреннән формалашкан. Аларның, аеруча белоруслар, украиннар һәм русиннарның, бер-берсе белән күп кенә уртак тарихи һәм мәдәни билгеләре бар. Русларның тарихы күп кенә башка халыкларның тарихы белән тыгыз бәйләнгән, бу исә рус теленең һәм мәдәниятенең таралуына йогынты ясый. Рус теле Россиядә, Белоруссиядә, Казакъстанда, Кыргызстанда рәсми тел булып тора. Шулай ук тел Совет Социалистик Республикалар Берлеге таркалганнан соң барлыкка килгән башка дәүләтләрдә дә таралган.

Этноним

Киң таралган версия буенча, «русь» халкының атамасы баштарак скандинавларны (варягларны) аңлаткан һәм бу сүз борынгы рус теленә борынгы скандинав теленнән кергән: rōþr — тәрҗемәдә «ишкәкче» һәм «ишкәкле суднолардагы сәяхәт» дигәнне аңлата. Фин телендәге ruotsi (рѹсь) формасына әверелгән[50][51][52], соңрак бу атама әкренләп скандинав элитасыннан Борынгы Русьның бөтен халкына күчерелгән[53][54][55][52]. Моннан тыш, Төньяк Иран, славян һәм башка кайбер этимологияләр очрый[56]. «Рус» сүзе — өлешчә субстантивлашкан (исемләшкән) сыйфат. Ул элекке «рус кешеләре»[57], «рус кешесе» дигән ике составлы сүзтезмәдән килеп чыккан. Вакыт узу белән бу сүзтезмәләрнең икенче өлеше чагыштырмача сирәк кулланыла башлый (эллипсис). Борынгы рус сыйфаты рѹсьскъ, рѹсьскыи рѹсь атамасыннан — рѹс тамырына -ьск- кушымчасы ялганып ясалган; бу кушымча җирлек атамаларыннан ясалма сүзләр ясый[58]. Мәсәлән: назаретьскъ — «Назареттан». Русь термины бер үк вакытта көнчыгыш славяннар дәүләте атамасы да, аларның борынгы этнонимы да булган. Рѹсь этнонимы (берлек санда ир-ат җенесе — рѹсинъ, хатын-кыз җенесе — рѹска) XVIII гасырга кадәр үзатама буларак кулланылган. XVII—XVIII гасырлардан башлап ул әкренләп китаби россияне сүзенә алышына, соңрак, XVIII—XIX гасырларда, рус халкының өч бердәмлеге концепциясе урнашу белән, әдәби телдә великоросслар этнонимы кулланыла башлый[59][60][61]. XIX гасырда сөйләм теле тәэсирендә әдәби телдә билгеле булган «русские» этнонимы ныгып кала. Ул вакытта бу атама белән көнчыгыш славяннарның өч тармагын атыйлар һәм бары тик 1917 елдан соң (гомуми халык санын алу 1926 елда уздырыла) — фәкать бөек русларны (великороссларны) билгели башлыйлар.

Халык саны

Төп мәкалә: Русия этнослары
undefined

Дөньяда русларның гомуми саны — 134 миллион[62](башка бәяләмәләр буенча: 125[63]-129[64] млн кешедән 150[65] һәм 167[66] млн кешегә кадәр). 105,6 миллион кеше Россиядә яши (2021 елгы халык санын алу мәгълүматлары), ягъни бу — ил халкының 71,73 % ы яки халык санын алуда үз милләтен күрсәткән респондентларның гомуми саныннан 80,85 % ы. [2010 елда — 111,0 млн кеше (Кырым Республикасы һәм Севастопольне исәпкә алып — 112,5 млн кеше[2]); 77,71 % һәм 80,90 %][67][68]. 2010 елгы мәгълүматлар буенча, дөньядагы барлык русларның 86 % ы — Россиядә, 11,5 % ы — элеккеге ССРБ республикаларында, 2,5 % ы башка илләрдә яши[64].

В. П. Максаковский мәгълүматлары буенча, 1989 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ССРБда Россиядән читтә 25,3 миллион рус кешесе яши: шуларның 11,3 млн яки 44,9 % ы — Украинада, 6,2 млн яки 24,6 % ы — Казакъстанда, 1,7 млн яки 6,5 % ы — Үзбәкстанда һәм 1,3 млн яки 5,3 % ы — Белоруссиядә. Шулай ук Россиядән читтә башка милләтләрдән булган тагын 11,2 млн руслашкан кеше яши, бу исә 1990 нчы еллар башына якындагы чит илләрдә 36-37 млн рус һәм рус телле кешене, ягъни бу илләр халкының дүрттән бер өлешеннән артыгын тәшкил итә. Иң күпсанлы җәмгыятьләр Украинада (20 млн кеше), Казакъстанда (7,8 млн кеше), Белоруссиядә (3,2 млн кеше) һәм Үзбәкстанда (2,2 млн кеше)[69].

1989—2007 елларда БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән Россиягә 3,64 миллион рус күченеп килә[70]. 1991—2006 елларда эмиграция, депопуляция һәм милли идентификация үзгәрү сәбәпле элеккеге ССРБ илләрендә русларның саны 25—30 миллионнан 17 миллион кешегә кадәр кими[71]. 2006 елда Россия чикләреннән тыш иң күп руслар Украинада (8 миллионнан артык кеше), Казакъстанда (6 миллионнан артык кеше), Белоруссиядә (1 миллионнан бераз артыграк кеше), шулай ук Үзбәкстанда (2000 еллар башындагы бәяләмәләр буенча 1 миллионнан артык кеше) яши[2][72]. 2016 елда постсовет Үзәк Азиясендә руслар якынча 4,7—4,8 миллион кеше дип бәяләнә, аларның 3/4 өлешеннән артыгы Казакъстанда яши[73].

Россия Федерациясе халкының күпчелеген, шулай ук элеккеге ССРБ илләре — Украина, Белоруссия, Казакъстан, Үзбәкстан, Латвия, Кыргызстан, Эстония, Литва, Молдавия, Төрекмәнстан һәм өлешчә танылган һәм танылмаган дәүләт оешмалары — Днестр буе Молдавия Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Донецк Халык Республикасы халкының шактый зур өлешен тәшкил итәләр. АКШ, Канада, Бразилия, Германиядә зур җәмгыятьләре бар.

Элеккеге ССРБ илләрендә 2018—2019 елларда 10,8-11,6 млн рус халкы яшәгән дип исәпләнә[74].

Демографик күрсәткечләр

1988-1989 елларда Россия халкының һәм мигрантлар киткән илләрнең кайбер этнодемографик үзенчәлекләре[75]
Россия Түбән туу дәрәҗәсе булган илләр Уртача туу дәрәҗәсе булган илләр Зур туу дәрәҗәсе булган илләр
Россиясез ССРБ халкы санында өлеш, % 50,1 14,5 35,4
Гомуми туучылар саны коэффициенты 2,02 1,95 2,51 3,72
шул исәптән руслар өчен дә 1,95 1,83 1,72 2,16
Сабыйлар үлеме коэффициенты 17,8 12,7 22,2 35,1
шул исәптән руслар өчен дә 17,7 12,3 17,4 23,3
15 яшькә кадәр яшәүче балаларның уртача саны 1,97 1,91 2,42 3,52
шул исәптән руслар өчен дә 1,91 1,8 1,69 2,1
Россиядән тыш, ССРБ территориясендәге русларның гомуми саныннан күрсәтелгән илләрдә яшәгән русларның өлеше, % 57 5,3 37,7
Күрсәтелгән илләрнең халык санында русларның өлеше, % 81,5 20,7 6,7 19,3
Күрсәтелгән илләр халкында русларның өлеше, % 77 88 89 87
Рус халкының гомуми никахлы парлары арасында бер милләтле парларның өлеше, % 87 39 50 69
Рус хатын-кызлары төзегән беренче никахлар арасында бер милләтле никахлар өлеше, % 89 42 46 72

Этнографик төркемнәр

undefined

Хуҗалык итү төре, яшәү төбәге, халык мәдәнияте үзенчәлекләре һәм дини аермаларына карап, руслар арасында берничә этнографик төркем (горюннар, тудовляннар, цуканнар һәм башкалар), субэтнос (казаклар[П 3], полехлар, поморлар, себерлеләр) һәм этнодини төркем (духоборлар, липованнар, кержаклар) аерып күрсәтелә[77][78].

Төньяк руслар һәм көньяк руслар төп төркемнәр булып санала. Шул ук вакытта совет этнографы Д. К. Зеленинның 1927 елгы «Көнчыгыш славян этнографиясе» хезмәтендә[77] аларны аерым көнчыгыш славян халыклары итеп санарга дигән тәкъдиме[79] иртә совет историографиясендә вакытлыча гына өстенлек итә[80].

Физик антропология һәм генетика

Русларның антропологик үзенчәлекләре җентекләп өйрәнелгән[81].

Рус популяцияләре антропологик яктан шактый бертөрле[82]. Уртача антропологик күрсәткечләр уртача көнбатыш-аурупа зурлыклары белән тәңгәл килә, яисә алардан аерыла, әмма шулай да көнбатыш төркемнәре тирбәнешләре чикләрендә кала[82].

Түбәндәге үзенчәлекләр русларны көнбатыш-аурупа популяцияләреннән аерып тора[82].

  • Коңгырт чәчлеләр ак һәм кара чәчлеләргә караганда күбрәк, күзләрнең зәңгәр, соры, яшел төсләре киң таралган;
  • кашларның һәм сакалның уртача үсеше;
  • битнең уртача киңлеге;
  • урта горизонталь профиль өстенлеге;
  • маңгайның азрак авышлыгы һәм каш өстенең бераз үсеше.

Рус халкына эпикантусның гаять сирәк очравы хас. Тикшерелгән 8,5 меңнән артык рус ир-аты арасыннан эпикантус бары 12 тапкыр ачыкланган, өстәвенә, башлангыч хәлендә. Эпикантусның шундый ук гаять сирәк очравы Германия халкында да күзәтелә[83].

Биологик-генетик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча рус популяцияләренең генетик яктан бәйле булмаган ике төркеме аерып күрсәтелә[84][85]. 2008 елгы Россия-Эстония һәм башка тикшеренүләрдә түбәндәге мәгълүматлар китерелә. Y-хромосома буенча Рус Төньягы популяцияләрендә «төньяк һәм көньяк руслар арасында кардиналь аермалыклар» булуы ачыклана[85].

Рус популяцияләренең күпчелеген тәшкил итә торган үзәк һәм көньяк руслар Y-хромосомалы маркерларны тикшерү нәтиҗәләре буенча калган көнчыгыш һәм көнбатыш славяннар (словаклар һәм чехлар), шулай ук венгрлар һәм арумыннар(аерым күрсәткечләр буенча аларга эстоннар һәм көньяк шведлар да кушыла) белән бергә гомуми «көнчыгыш-европа» кластерына керәләр[84][86][85]. Генетик яктан барлык көнчыгыш славяннар көнбатыш славяннардан аерылмый, башкача әйткәндә, алар белән тәңкәл; славяннарның, бигрәк тә русларның, шулкадәр киң таралып утыруын исәпкә алганда, мондый генетик чисталык генетика өчен бераз гадәти булмаган хәл[85].

мтДНК, шулай ук аутосом маркёрларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, руслар Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның башка популяцияләренә охшаш[86]. Көнчыгыш славян популяцияләренең аутосом маркёрлар буенча югары дәрәҗәдә бертөрле булуы һәм аларның күрше фин-угыр, төрки һәм төньяк кавказ халыкларыннан шактый аерылып торуы ачыкланган[87][88].

Төньяк руслар, балт халыклары (латышлар һәм литвалылар), германлылар (алманнар, норвегиялеләр), шулай ук антропологик яктан иң европалашкан балтыйк буе фин халыклары (коми, финнар, эстоннар һәм кареллар, вепслар, ижорларның җыелма төркеме) белән бергә башка, киң «төньяк европа» генетик кластерына керә. Монда балтлар белән охшашлык фин-угырларга караганда ныграк чагыла һәм Рус Төньягының барлык популяцияләре өчен дә даими (фин-угыр халыклары белән охшашлык дәрәҗәсе төрлечә).

мтДНК буенча төньяк руслар Төньяк Европа генофондларына (норвегиялеләр, алманнар, шведлар, поляклар, литвалылар, ирландлар, шотландлар) охшаш. Төньяк русларның аерымлыгы шулай ук CCR5de132 аутосом маркёры, палеоантропология мәгълүматлары һәм фамилияләр анализы белән дә раслана[85]. Шул ук вакытта фин-угыр халыкларының (финнар, кареллар, коми, мордва һәм чирмешләр) митохондриаль генофонды төньяк руслардан максималь дәрәҗәдә ерак булып чыккан.

Аутосом маркёрларны өйрәнү шулай ук төньяк русларны башка Европа халыклары белән якынайта һәм төньяк рус генофондындагы фин-угыр миграцион катламының булуын шик астына куя. Бу мәгълүматлар, борынгы славян кабиләләренең көчле миграцияләренә дучар булган борынгы палеоевропа субстратының Балтыйк диңгезе тирәсендәге территорияләрдә сакланып калуы турында гипотеза тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә[84][89][85].

Барлык рус популяцияләрендә дә монголоид популяцияләргә хас генетик билгеләрнең бик түбән ешлыгы күзәтелә[84]. Русларда Көнчыгыш Евразия маркёрларының ешлыклары Европа буенча уртачага туры килә[90].

Шулай итеп, антропологларның, тарихчыларның һәм лингвистларның (аерым алганда, академик В. Л. Янин хезмәтләрен карагыз[91]) борынгы новгородлыларның (словеннарның) һәм аларның телләренең көнчыгыш славяннарга түгел, балтыйк славяннарына якын булуы турындагы моңа кадәрге нәтиҗәләре раслана[92][93]. Хәзерге төньяк һәм үзәк-көньяк руслар элеккечә Y-хромосома, митохондриаль ДНК һәм CCR5de132 аутосом маркеры буенча ике төрле генетик кластерга керә[84][89][85]. Үзәк һәм көньяк руслар Көнчыгыш Европа кластерына керәләр һәм генетик яктан башка көнчыгыш, шулай ук көнбатыш славяннары (словаклар һәм чехлар) белән дә бердәм. Төньяк руслар исә поляклар, балтлар һәм герман халыклары белән бергә Төньяк Европа кластерына керә[85]. Шулай итеп, төньяк руслар барлык славян халыклары арасыннан генетик яктан полякларга якын, ләкин соңгылары аерым күрсәткечләр буенча барыбер славяннарга да якын булса, төньяк руслар генетик яктан «көньяктагыларга кушылмый» һәм, шул ук вакытта, балт халыкларына тәңгәл[85].

Тел

Төп мәкалә: Рус теле

Рус теле — һинд-европа телләр гаиләсенә кергән славян телләренең көнчыгыш төркемчәсенә карый. Рус теле рус авазларын язу өчен кулланыла торган һәм тарихи яктан борынгы кириллицадан үскән кирилл әлифбасы нигезендә языла.

Map of Russian language2024.svg

Тел — БМОның алты рәсми теленең берсе. «Language Monthly» журналының 1997 елгы 3 нче санында басылып чыккан мәгълүматлар буенча, ул вакытта бөтен дөньяда якынча 300 миллион кеше рус телен белгән (бу күрсәткеч буенча таралышы буенча 5 нче урында), шуларның 160 миллионы аны туган теле дип санаган (дөньяда 7 нче урын)[94]. 1999 елгы бәяләмә буенча, дөньяда рус теллеләрнең гомуми саны — якынча 167 миллион[95], тагын якынча 110 миллион кеше рус телен икенче тел буларак белә[95].

Гэллап институтының постсовет дәүләтләрендә рус теленә мөнәсәбәткә багышланган социологик тикшеренүендә, сораштыру үткәргәндә анкета тутыру өчен Белоруссиядә халыкның 92 %ы, Украинада — 83 %ы, Казакъстанда — 68 %ы һәм Кыргызстанда 38 %ы рус телен сайлаган. Институт тикшеренүнең бу бүлеген «Russian as the Mother Tongue» («Рус теле туган тел буларак») дип билгеләгән[96].

2009 елда АКШның Нью-Йорк штатында сайлау кануннарына төзәтмә кертелә. Аның нигезендә, штаттагы миллионнан артык кеше яшәгән барлык шәһәрләрдә сайлау процессына кагылышлы бөтен документлар да рус теленә тәрҗемә ителергә тиеш. Рус теле Нью-Йоркта сайлау кампанияләренең барлык рәсми материаллары бастырылырга тиешле сигез чит телнең берсе була[97].

1991 елга кадәр рус теле — де-факто дәүләт теле вазифаларын үтәп, Совет Социалистик Республикалар Берлегендә милләтара аралашу теле. Ул элеккеге ССРБ составына кергән илләрдә халыкның шактый зур өлеше өчен туган тел һәм милләтара аралашу теле буларак кулланылуын дәвам итә. Элеккеге ССРБ илләреннән килгән эмигрантлар күпләп яшәгән урыннарда (Израиль, Алмания, Канада, АКШ, Австралия һ.б.) рус телендә вакытлы матбугат басыла, радиостанцияләр һәм телеканаллар эшли, рус телендә белем бирү мәктәпләре ачыла. Рус теле Израильнең кайбер урта мәктәпләренең югары сыйныфларында икенче чит тел буларак[98], Көнчыгыш Европа илләре мәктәпләрендә 1980 нче еллар ахырына кадәр төп чит тел буларак өйрәнелә.

Халыкара космик станциядә эшләүче барлык космонавтлар рус сөйләм телен мәҗбүри өйрәнәләр[99].

Диалектлар

Рус телендә ике диалектны (сөйләшне) аерып карыйлар — төньяк рус (о-лаштыручылар) һәм көньяк рус (а-лаштыручылар). Аларның һәркайсы тагын да ваграк төркемнәргә бүленә. Урта рус сөйләшләренең таралу территориясе төньяк һәм көньяк сөйләшләр арасында арадаш урын алып тора. Төньяк рус һәм көньяк рус диалектлары арасындагы чик сызыгы Псков — Тверь — Мәскәү — Түбән Новгород буйлап уза[100].

Төньяк сөйләштә өч төркем аерып күрсәтелә: Ладога-Тихвин, Вологда һәм Кострома. Көньяк сөйләштә биш төркем аерыла: Көнбатыш, Югары Днепр, Югары Десна, Курск-Орел һәм Көнчыгыш (Рязань). Күчеш урта рус сөйләшләре үз эченә Гдов, Псков һәм Владимир-Идел буе төркемнәрен ала[101]. Урта рус сөйләшләре Гдов, Псков һәм Владимир-Идел буе төркемнәреннән гыйбарәт.

Урта рус диалектлар төркеме нигезендә рус теленең унификациясе бара.

Хәзерге вакытта мәктәп мәгариф системасы үсеше һәм массакүләм мәгълүмат чараларының таралуы нәтиҗәсендә, диалектлар арасындагы аерма сизелерлек кими.

Этнос тарихы

Славяннарның этногенезы

Лингвистик мәгълүматлар нигезендә, б. э. к. II меңьеллыкта прото-һинд-аурупа теле таркалгач, Үзәк Европада славяннарның ата-бабалары яшәгән һәм алар беренче чиратта протогерманнар һәм протоиталиклар белән элемтәдә торган дип фаразларга мөмкин. Безнең эрага кадәр I меңьеллыкта борынгы славян теле формалашкан. Бу тел диалектларының формалашуы б. э. к. I меңьеллык ахырына — б. э. III—V гасырларына карый. Бу чорда телдә сөйләшүчеләр балт, иран, герман, фракия һәм кельт кабиләләре белән элемтәдә торганнар, шул ук вакытта иң зур охшашлык балт телләре белән күзәтелә. I меңьеллык азагына кадәр славяннар мәетләрне яндырганнар, шуңа күрә Урта гасырлар чорына кадәрге славян кабиләләре турында антропологик мәгълүматлар юк. Урта гасыр славяннары антропологиясенә караган мәгълүматларга нигезләнеп, ул чорда (бәлки, элегрәк тә) бердәм славян антропологик тибы булмаган, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Археология мәгълүматлары буенча, славяннар мөстәкыйль этнолингвистик берәмлек буларак безнең эрага кадәрге I меңьеллык уртасында, лужица мәдәнияте вәкилләренең бер өлеше белән аларның территориясенә күченгән поморье мәдәнияте кабиләләренең үзара тәэсир итешүе һәм кушылуы нәтиҗәсендә формалаша башлаган. Фаразланганча, беренче чын славян мәдәнияте — курган астындагы каберлекләр мәдәнияте булган, аны пшеворск мәдәнияте алмаштырган. Славяннар белән шулай ук зарубинцы һәм черняхов мәдәниятләрен да бәйлиләр; соңгысы славяннар тарафыннан әкренләп үзләштерелгән скиф-сармат кабиләләре яшәгән территориядә формалашкан. Көнчыгыш славяннарның ата-бабалары, аерым алганда антлар, иран телле кабиләләр белән иң тыгыз симбиозда булганнар. VI—VII гасырларда славяннар Көнчыгыш Европа тигезлегенең киңлекләрен киң үзләштерә башлыйлар. Кривичлар, Илмә буе словеннары, мөгаен, Прага-Корчак мәдәнияте славяннарыннан килеп чыкканнар[102]. Һуннар явы черняхов мәдәниятенең пеньков мәдәнияте белән алышынуына китерә. Антларның бер өлеше Урта Идел буе төбәгенә күченеп утыра һәм анда имәнкискә мәдәниятенә нигез сала. Безнең эраның I меңьеллыгының икенче яртысында Десна, Сейм бассейннарында волынцев һәм аны алмаштырган ромен мәдәнияте булган. Аларның ареалларының чикләре көнбатышта Киев һәм Канев тирәсендәге Днепрның уң ярына кадәр, көньяк-көнчыгышта Северский Донец елгасы башына һәм Донның урта агымына кадәр (анда алар салтов-маяк мәдәнияте белән үзара тәэсир итешкәннәр), төньякта Ока буена кадәр барып җиткән[103].

Урта гасырлар

undefined

Археология һәм лингвистика мәгълүматларына, гарәп, Византия, Көнбатыш Европа, борынгы рус һәм башка язма чыганакларга нигезләнеп, күп кенә тикшеренүчеләр елъязмалардагы «русь» халкын Скандинавиядән чыкканнар дип карыйлар[50] (борынгы рус чыганакларында скандинавларны гомумиләштереп варяглар дип атыйлар[104]). Моннан тыш, антинорманизм  [рус.] дип аталган юнәлеш кысаларында «русь» халкының һәм варягларның этник чыгышына карата башка версияләр дә бар: аларны финнар[105], прусслар[106], балтыйк славяннары[107] һәм башкалар дип саныйлар.

Скандинавия археологик ядкәрләре Скандинавиядән Көнчыгыш Европага, нигездә Урта Швеция территориясеннән, зур миграция дулкыны булуын раслый[108]. Скандинавлар Көнчыгыш Европаның төньягында VIII гасыр уртасыннан да соңга калмыйча пәйда булалар[109]. IX гасыр урталарына яки шул вакытлар тирәсендә «русь» халкы һәм җирле славян һәм фин кабиләләре арасында килешү һәм ясак мөнәсәбәтләре үсеше нәтиҗәсендә (бу хәл, фараз ителгәнчә, 862 елда Рюрик җитәкчелегендәге варягларны чакыру турындагы елъязма хикәятендә чагылыш тапкан) Көнчыгыш Европаның төньягында (фараз ителгән төньяк кабиләләр конфедерациясе җирлегендә[110]) иртә дәүләт берәмлеге барлыкка килә (аны Рюрикның елъязмалардагы дәүләте белән тиңләштерәләр)[111]. 882 елда кенәз Олег төньяк территорияләрне һәм Киевне берләштерә һәм «варяглардан грекларга юл», Скандинавиядән Көнчыгыш Европа аша Византиягә бара торган сәүдә юлы, формалаша[109]. X гасыр дәвамында Борынгы рус дәүләтенең, башта күбесенчә «русь» халкыннан торган, социаль элитасы составына күбрәк славяннар һәм башка этнос вәкилләре керә башлый. Нәтиҗәдә, «русь» төшенчәсе социаль мәгънә ала һәм иң югары иҗтимагый төркемне аңлата башлый, «русь» халкы тирә-яктагы халык белән ассимиляцияләнә һәм формалашкан борынгы рус халкы составына керә[55].

Борынгы рус халкы XI—XII гасырлар тирәсендә күбесенчә көнчыгыш славян, шулай ук өлешчә фин-угыр һәм балт кабиләләренең һәм скандинавларның (варягларның) кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә[112][113][114]. Христиан динен кабул итү рус халкының мәдәниятенә һәм аның берләшүенә зур йогынты ясаган. Шул ук вакытта, В. В. Седов фикеренчә, Бөек Владимир кенәзлеге рус (бөек рус) халкының формалашу «бишеге» булган. Ростов-Суздаль диалекты соңыннан рус әдәби теленең формалашуына нигез булган[115].

Борынгы рус халкының алга таба туплануы Борынгы рус дәүләтенең таркалуы һәм Руська монгол явы белән өзелгән, элеккеге рус кенәзлекләренең эре дәүләтләр (Бөек Мәскәү кенәзлеге, Бөек Литва кенәзлеге һәм соңрак Речь Посполитая) хакимиятенә берләшүе аның киләчәктә өч хәзерге заман халкына: русларга, украиннарга һәм белорусларга таркалуы өчен алшартлар тудырган[116].

Кайбер галимнәр тарихның бер генә этабында да бердәм борынгы рус халкының булганын танымыйлар[117][118].

Далада төпләнеп, төрки күчмәләрнең мәдәниятеннән аерым элементларны үзләштергән руслардан казаклар субэтносы формалашкан. Казакларның Дон тармагы рус халкының аерылгысыз өлеше буларак сакланып калган.

XV гасыр азагында бердәм Рус дәүләтенең оешуы, монгол-татар изүеннән котылу һәм XVI гасырда Казан һәм Әстерхан ханлыкларының яулап алынуы рус халкының көнчыгышка таба экспансиясен көчәйтергә мөмкинлек бирә.

undefined

Яңа заман

undefined
undefined

Рус халкы тарихындагы әһәмиятле вакыйга — Болганчык чор. Бу — дәүләт хакимиятен югалту, күпсанлы газаплар һәм, Көнбатыш Русьтәге хәлгә охшаш рәвештә, поляк һәм литва йогынтысына бәйлелек белән озатылган тирән кризис дәвере. Шуның белән бергә бу хәл халык күңелендә үз яшәү рәвешен яклау, илбасарларны сөреп чыгару һәм рус дәүләтчелеген яңадан торгызу башлангычын уята.

XVII гасыр уртасында Патриарх Никон реформасы русларның никонианнарга һәм иске йолачыларга бүленүенә китерә. Соңгылары, Россия чикләреннән тышка таралып (липованнар, некрасовчылар), рус халкының аерым этнографик төркемнәрен формалаштырган һәм аның үзенчәлекле «мәдәни кодын» (рус теле, балаларны чукындыру, Пасханы бәйрәм итү, иконаларга табыну, сигез очлы тәре  [рус.]) ачыклаган. XVII гасыр шулай ук рус халкы тарафыннан Себернең төп киңлекләрен үзләштерү, анда шәһәрләр салу, географик ачышлар ясау, Кытай чикләренә һәм Тын океанга чыгу чоры була. Русларның Себерне үзләштерүендә поморлар һәмм казаклар мөһим роль уйныйлар. Руссларның Себер эченә үтеп керүенең төп икътисади сәбәбе — мех кәсебе. Рус этник җирләренең киңәюе көньяк юнәлештә дә бара. "Ока украинасы"ннан көньяктагы уңдырышлы, ләкин Кырым-Нугай яулары сәбәпле куркыныч булган дала киңлекләре, көньяккарак озайтылган саклану сызыкларын һәм ныгытылган чикләрне этаплап кору нәтиҗәсендә, халыкның тыгыз утырып яшәве өчен мөмкинлек тудыра. Дала җирләрен үзләштерү дәүләтнең авыл хуҗалыгы нигезен шактый яхшыртырга мөмкинлек бирә һәм халык саны артуына этәргеч була.

Сул яр буе Украинаның Россиягә кушылуы дәүләт идеологиясен реформалаштыруга этәргеч бирә. Көньяк Русь вәкилләре, шул исәптән Иннокентий Гизель һәм Феофан Прокопович, рус халкын бердәм этнос дип санаган яңа карашны формалаштыралар һәм бу төшенчә Россия империясендә рәсми статуска ия була.

Патша Пётр I дәүләт һәм иҗтимагый реформалар үткәрә. Ул Чиркәүне дәүләткә буйсындыра, чит ил кешеләрен мөһим дәүләт вазифаларына билгеләп, Россиягә чакыра. Шуның нәтиҗәсендә, гореф-гадәтләргә нигезләнгән рус мәдәнияте түбән катламнарда сакланган, югары катлам — интеллигенция, чиновниклар һәм хәрбиләр арасында Европача карашлар өстенлек итә. Аксөякләр арасында милли кием юкка чыга, балалар тәрбиясе белән еш кына Франциядән ялланган тәрбиячеләр шөгыльләнә. Рус әдәбиятында (Пушкин, Достоевский, Толстой һәм башкалар) үсеш алган рус теле милли үзаңның үзгәрешсез факторы булып калды. 1812 елгы Ватан сугышыннан алып, рус фамилиясе русларның этник үзенчәлеген билгеләүдә зур роль уйный башлый. Шуның белән бергә империя чорында рус халык кәсепләре үсеш ала.

XIX гасырда ук «руслык» төшенчәсенең бердәм аңлатмасы булмаган, ул мәдәни дә, этник та, протомилли дә кемлекне аңлата алган. Шуңа бәйле рәвештә, рус милли территориясенең менталь чикләре дә билгесез булып калган. Рус милләте турындагы караш халыкның төрле төркемнәрен үз эченә ала алган: Россия империясенең барлык подданныйларын, югары катлам вәкилләрен, православ русларны (великороссларны) яисә гомумән көнчыгыш славяннарны. Рус милләте великорусларны, малорусларны һәм белорусларны берләштерә дигән аңлатма киң кулланыла, бу «зур рус милләте» концепциясен формалаштыра[119]. Әмма төрле сәбәпләр аркасында (А. Миллер аларның иң мөһимнәре итеп Россиянең үсештә социаль-икътисади яктан артта калуын һәм аның тимер юл челтәрләре, сәнәгать, урбанизация, мәгариф, армия, бюрократик аппарат кебек ассимиляторлык институтларының зәгыйфьлеген атый), 1920 елларга бу проект уңышсыз булып чыга[120]. Рус халкы мәдәни яктан ике өлешкә бүленә: көнбатыш йогынтысындагы «өске» һәм гореф-гадәтләргә тугры калган «аскы». Бу бүленеш көнбатышчылар белән славянофиллар арасындагы фәлсәфи каршылыкта чагыла.

Иң яңа заман

Октябрь инкыйлабыннан соң дингә, аерым алганда православиегә, каршы эзәрлекләүләр башлана. Гражданнар сугышы барышында һәм яңа хакимиятнең алдагы гамәлләреннән күп кенә катлам вәкилләре зыян күрә: казаклар (казакларны катлам буларак бетерү), крестьяннар (кулакларны бетерү), дворяннар, зыялыларның бер өлеше.

1990 еллар башында рус халкы санының кимүе күзәтелә: Россия Федерациясендә моның сәбәбе туучылар саны кимү нәтиҗәсендәге табигый кыскару булса, элеккеге ССРБ республикалары булган дәүләтләрдә русларның Россиягә эмиграциясенә бәйле рәвештә. XXI гасыр башына русларның саны Көнбатыш Европа, АКШ, Австралия илләрендә, киресенчә, элеккеге ССРБ илләреннән күчеп килү исәбенә арта.

XX—XXI гасырлардагы рус дискриминациясе

Төрле елларда «Вестник Российской академии наук» басмасы элеккеге союз республикаларында[121] һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә җирле халыкларның русларны кысрыклавын[122], шулай ук рус этносының авыр хәлдә булуын билгеләп үткән[123][124]. Эстониядәге русларның 58,9 % ы (2000 елгы халык санын исәпкә алу) һәм Латвиядәге русларның 30 % тан артыгының ватандашлыгы юк[2], формаль рәвештә бу илләрнең кануннары хокуксызлыкны аларның милләте белән бәйләми.

1980 еллар ахырында — 1990 еллар башында Россиядә «милли күтәрелеш» барлыкка килә. Ул «титуллы» милләт вәкилләре арасында русларга карата ксенофобик карашларның һәм милләтчелекнең кискен артуы белән характерлана. Нәтиҗәдә, Төньяк Кавказның кайбер республикаларында, Якутиядә, Башкортстанда, Татарстанда һәм башка төбәкләрдә «титуллы булмаган», күбесенчә рус халкы дискриминациягә дучар ителә һәм аларның башка төбәкләргә күчеп китүе күзәтелә[125]. Мондый милләтчелек Россиянең милли республикаларында җитәкче вазыйфаларга кешеләрне билгеләгәндә титуллы милләт вәкилләренә өстенлек бирүдә аеруча ачык чагыла. Бу төбәкләрнең күбесендә билгеләп куелган җитәкчеләрнең югары катламы бары тик төп милләт кешеләреннән генә гыйбарәт[126][127]. Мондый ук хәл югары уку йортларына кергәндә дә күзәтелә. Кайбер милли республикаларда, рус телен кулланыштан чыгарып, дәресләрне титул милләте телендә алып бару аша, чынлыкта, мәктәпләр «миллиләштерелә».

Татарстанда православие чиркәүләре һәм часовнялары төзүгә рөхсәтләр зур авырлык белән бирелә[127]. Башкортстанда кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклаганда башкорт милләте вәкилләренә өстенлекләр бирү күренеше күзәтелә[127]. Мәскәү кеше хокуклары бюросы экспертлары бәяләвенчә, Россиядә русофобия иң нык үскән төбәк булып Төньяк Кавказ, һәм беренче чиратта — Чечня санала. 1991—1993 елларда Чечнядан рус телле халыкны, көч куллану актлары ярдәмендә, массакүләм рәвештә китәргә мәҗбүр итәләр[128]. «Известия» газеты мәгълүматлары буенча, 1991—1994 елларда Чечняда этник чистартулар нәтиҗәсендә 20 мең кеше һәлак була, 250 меңе республикадан китә[129]. 2005 елда Грозныйда яшәгән русларның инициатив төркеме Россия президентына ачык хат җибәрә. Юллама авторлары Дудаев режимын фашистик дип атыйлар һәм Россия хакимиятен геноцид фактын яшерергә тырышуда гаеплиләр[129].

Антропонимика

Руслар христиан динен кабул иткәч, грек исемнәре кулланыла башлый: Андрей, Алексей, Александр, Анатолий, Аркадий, Афанасий, Василий, Георгий, Григорий, Евгений, Кирилл, Макар, Николай, Пётр, Степан, Тимофей, Фёдор, Филипп, Анастасия, Елена, Зинаида, Зоя, Ирина, Ксения. Түбәндәге славян исемнәре үз әһәмиятләрен саклап калганнар: Владимир, Всеволод, Ярослав, Вячеслав, Станислав, Владислав. Шулай ук латин (Антон, Валентин, Сергей) яки яһүд чыгышлы (Иван, Илья, Матвей, Михаил, Семён, Яков, Анна, Елизавета, Мария) исемнәр дә кабул ителә.

Кайбер рус исемнәре скандинав чыгышлы компонентлардан гыйбарәт: Ольга, Игорь, Олег, Глеб. Рус исемнәрендә шәхси исемгә өстәп, атасының исеме дә кулланыла. Ир-атлар өчен ата исеменә -ович/-евич, хатын-кызлар өчен -овна/-евна кушымчалары ялгана.

Урыс фамилияләре, гадәттә, урыс исеменә яки исемгә -ов (-ев) яки -ин (-ын) суффикслары кушылып ясала. Хатын-кызларда фамилия ахырына -а кушымчасы өстәлә (мәсәлән, Петрова).

Рус мәдәнияте

Фәлсәфә һәм фикер

Төп мәкалә: Рус фәлсәфәсе

Россиянең интеллектуаль тарихы гасырлар буе Византия христианлыгы тәэсирендә үсә. Бу күренеш өйрәнү өчен мөмкин булган фәлсәфи текстлар, проблемалар һәм кыйммәтләр спектрын, шулай ук рус фәлсәфәсенә һәм аның тарихына хас булган историографик клишеларны билгели. Гадәттә, рус фәлсәфәсе мөстәкыйль күренеш буларак бары тик XVIII гасырда формалашкан дип санала. Бу күренешне рус фәлсәфәсенең беренче тарихчысы Гавриил (Воскресенский) Кирик Новгородец һәм Клим Смолятич хезмәтләреннән башланган фикер традициясе дип саный. Рус дини фәлсәфәсенең хакыйкый үсеше XIX—XX гасыр башына туры килә һәм В. С. Соловьёв, Н. А. Бердяев, С. Л. Франк, Павел Флоренский һәм башка фикер ияләренең хезмәтләрендә чагылыш таба. Соңыннан рус дини фәлсәфәсе А. Ф. Лосев тәкъдим иткән «имяславие» тәгълиматы, С. Н. Булгаков үстергән «софиология» концепциясе һәм башка агымнар кебек үзенчәлекле юнәлешләргә үсеш ала.

П. Я. Чаадаев — рус фәлсәфи фикеренең беренче тәнкыйтьчесе. Ул үзенең "Фәлсәфи хатлар"ында (Философических письмах) рус интеллектуаль тарихының Византия мирасына бәйле булуын тәнкыйтьли. Чаадаев Күкләр Патшалыгының җирдәге гәүдәләнешен булдыру кирәклеге мәсьәләсен күтәрә. Рус анархистлары, Капри мәктәбе һәм башкалар аның дини фикерләрен, ачыктан-ачык булмаса да, үзләштергәннәр.

Рус фәлсәфәсенең үсешендә кешенең табигатен һәм асылын өйрәнә торган антропологик проблематика зур роль уйный. Россиядә ул милли үзенчәлекләр белән «славянофильство» һәм «почвенничество» рәвешендә гәүдәләнә (А. С. Хомяков, А. А. Григорьев, Н. Н. Страхов һәм башкалар). Руслар славяннар буларак каралган, аларның үзенчәлекле фикерләү рәвеше уртак рухи бердәмлек һәм күмәкчелек принципларында чагыла.

Халык ирекчелеге хәрәкәте вәкилләре, крестьян общинасын саклап калу Россиягә капитализмны читләтеп үтәргә һәм турыдан-туры үзенчәлекле рус социализмына күчәргә ярдәм итәчәк, дип санаганнар. Россия тарихын цивилизацион якын килү кысаларында аңлап-бәяләү евразиячелек тәгълиматының тууына сәбәп була. Шулай ук рус фикер ияләренең Көнбатыш Европа фәлсәфәсен актив үзләштерүе Россиядә кантианчылык, шеллингчылык, гегельчелек, марксизм һәм башка агымнар тарафдарларының барлыкка килүенә киитерә. Совет чорының иң абруйлы философлары — М. М. Бахтин, А. Ф. Лосев, В. В. Бибихин. Рус мөһаҗирлеге фәлсәфәчеләре арасында иң эре фикер иясе дип Александр Кожевниковны санарга була. Гегель идеяләрен үзенчә аңлап, Жак Лаканга һәм күп кенә танылган француз һәм алман экзистенциалист-фәлсәфәчеләренә йогынты ясый. Семиотика һәм тел фәлсәфәсе өлкәсендә Мәскәү-Тарту мәктәбе дөньякүләм таныла.

Сынлы сәнгать

Сынлы сәнгатьнең башлангыч формалары халык бизәгендә чагылган. Вакыт узу белән христианлык йогынтысында рус икона сәнгате үсеш ала, аның күренекле вәкиле — Андрей Рублёв. Классик рус рәсем сәнгате XVIII гасырда барлыкка килә, XIX гасырда камилләшә. Күчмә рәссамнар XIX гасыр ахырында академик сәнгатькә каршы чыга. XX гасыр рус авангарды белән таныла.

Сүз сәнгате

Рус сүз сәнгатенең борынгы чыганаклары халык авыз иҗатында чагылыш таба: дастаннар, әкиятләр, им-томнар, җырлар, мәкальләр. Дастаннарда Киев Русе халкының әйләнә-тирә дөнья турында формалашкан карашлары чагылыш таба. Былиналарда Русь дошманнары итеп еш кына күчмә кабиләләр вәкилләре сурәтләнә, алар кайвакыт елан кыяфәтендә тасвирлана (Тугарин, аның прототибы — XI гасырның кыпчак ханы Тугоркан). Еш кына аларны «поганые» дигән уртак атама белән билгелиләр, бу исә ул вакытта «мәҗүсиләр» дигән мәгънәдә кулланылган. Аларга каршы Илья Муромец, Добрыня Никитич, Алёша Попович кебек батырлар көрәшә.

Иван Царевич яки Иван-дурак әкиятләрдә төп персонаж булып торалар. Аңа каршы Баба-яга, Үлемсез Кощей, Змей Горыныч кебек геройлар көрәшә, тылсымлы хайваннар ярдәм итә. Рус әдәбияты, бигрәк тә XIX гасыр рус прозасы, дөнья мәдәнияте үсешенә зур тәэсир итә. Рус язучыларының әсәрләре дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән һәм миллионлаган тираж белән бастырылган. Әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты булган биш рус әдибе: И. А. Бунин, Б. Л. Пастернак, М. А. Шолохов, А. И. Солженицын һәм И. А. Бродский.

undefined

Музыка

Рус музыкаль мирасына түбәндәгеләр керә: халык музыкасы, XVI—XX гасыр рус композиторлары иҗаты, рус романсы. Постсовет киңлегендә эстрада музыкасы, рус рогы, бардлар иҗаты киң танылу ала.

Рус халык көйләре рус уен коралларында уйнала.

М. И. Глинка, П. И. Чайковский, М. П. Мусоргский, Н. А. Римский-Корсаков, И. Ф. Стравинский, С. В. Рахманинов, А. Н. Скрябин, А. П. Бородин, С. С. Прокофьев кебек рус композиторлары һәм башкалар дөньякүләм танылалар һәм дөнья музыка мәдәниятенә сизелерлек йогынты ясыйлар.

Бию

Бию рус милли мәдәниятенең аерылгысыз өлеше саналган. Хатын-кызларның әйлән-бәйлән уеннары, ир-атларның чүгәләп биюләре киң таралган. Бәйрәмнәрдә күп очракта балалайкага, гармунга һәм башка рус халык уен коралларына кушылып биегәннәр.

XX гасырда Европа мәдәнияте тәэсирендә «Дягилевның рус балеты» (Ballets russes) киң танылу ала. Компания 1911 елда рус театр эшлеклесе һәм сәнгать белгече Сергей Дягилев тарафыннан оештырылган. 1908 елгы "Русские сезоны"ннан башлангыч алган, 1929 елда Дягилев вафат булганчыга кадәр 20 сезон дәвамында эшләгән һәм чит илләрдә, аеруча Франциядә һәм Бөекбританиядә, зур уңыш казанган. Дягилев антрепризасы бөтендөнья бию сәнгатенә дә көчле тәэсир иткән. Дягилев сезоннары, аеруча «Жар-птица», «Петрушка» һәм «Весна священная» балетлары кергән беренчеләре, Аурупада рус мәдәниятен танытуда һәм һәрнәрсәдә рус стиленең модага керүенә ярдәм иттеләр.

Халык һөнәрләре

Күп гасырлар дәвамында рус халкы халык сәнгать кәсепләренең үзенчәлекле мәдәниятен тудырган. Рус халык кәсепләре — гжель, хохлома, жостово бизәге, городец бизәге, агачка мезень бизәге төшерү, скань, финифть, палех миниатюрасы, федоскино миниатюрасы һәм башкалар — ул көнкүреш кирәк-яракларын: савыт-сабаны, самавырны, шкатулкаларны, уенчыкларны (рус уенчыклары) ясау һәм бизәүгә бәйле декоратив-гамәли сәнгать.

Мили кием

Аерым элементлары белән аерылып торса да, төньяк һәм көньяк өлкәләрнең рус халык киеме уртак төп үзенчәлекләргә ия. Ирләр костюмы кыек якалы күлмәктән һәм киндер яки буяулы тукымадан тегелгән тар балаклы чалбардан тора. Ак яки төсле (ешрак куе яшел) киндердән тегелгән күлмәкне чалбар өстеннән кигәннәр һәм каеш яисә озын йон кушак белән буганнар. Өске киемнәре — зипун яки кафтан, аяк киемнәре — итек яисә чабата булган.

Төньяк һәм көньяк өлкәләрдәге хатын-кызлар костюмы аерым детальләре, бизәкләрнең урнашуы белән аерылып тора. Төп аерма шуннан гыйбарәт: төньяк костюмында — сарафан, ә көньякныкында понёва өстенлек итә. Хатын-кызлар халык костюмының төп элементлары: күлмәк, алъяпкыч, сарафан яки понёва, түшлек, шушпан.

Кышкы киемнәргә түбәндәгеләр керә: тун, зипун, бүрек, киез итек, бияләй һ.б. Киемнәр бәйрәм (шул исәптән, бизәкле туй киемнәре) һәм көндәлек эш киемнәренә аерыла. Киемнәрнең кайбер төрләрен руслар үзләре белән бергә тыгыз булып яшәгән халыклардан алганнар.

undefined

Урыс халкының традицион торагы

Борынгы традицион рус торагы булып ике яклы түбәле бүрәнә өй саналган (кара: Рус агач архитектурасы). Торакка керү урыны күтәрмә рәвешендә ясалган. Тәрәзәләрне еш кына капкачлар белән япканнар. Азык-төлекне базда саклаганнар. Эчке бүлмәләр аралыкка һәм светлицага бүленгән. Торак эчендә мич сәкесе булган рус миче мөһим урын алып торган. Дивар буйлап эскәмияләр һәм сандыклар торган. Ашъяулык җәелгән өстәл гаиләнең җыелу үзәге булган. Кызыл почмак — иконалар куелган урын — аеруча зәвыклы итеп бизәлгән. Вакыт узу белән самавыр рус торагының аерылгысыз атрибутына әйләнгән.

Милли ашлар

Төп мәкалә: Русларның милли ашлары  [рус.]

Рус милли аш-суы өчен ботка, щи, пилмән, коймак, пироглар, квас, окрошка, арыш икмәге, борщ, драник кебек ризыклар һәм эчемлекләр хас. Башка халыкларның аш-суы кебек үк, ул да гасырлар дәвамында күршеләренең кулинария традицияләренең көчле тәэсирендә үскән[130]. Рус аш-суының барлыкка килүенә Православие чиркәве кагыйдәләре зур йогынты ясаган, чөнки елның күпчелек көннәре күп һәм бер көнлек уразаларга туры килә. Бу көннәрдә үсемлек ризыкларын ашарга рөхсәт ителә. Кайбер продуктларны башкаларыннан аеру менюны бераз гадиләштерә. Шул ук вакытта бу күп кенә үзенчәлекле ризыкларның барлыкка килүенә дә сәбәп була, һәм алар соңыннан рус аш-суының аерылгысыз өлешенә әверелә. Россиядән читтә рус аш-су традицияләренә кызыксыну XIX гасырда барлыкка килә[131].

Дөнья фәнендә русларның урыны

Төп мәкалә: Россиядә фән  [рус.]

Россиядә фән иҗтимагый институт буларак Пётр I заманында барлыкка килә. 1725 елда илне яңарту кысаларында Петербург Фәннәр академиясе оештырыла.

А. К. Нартов (дөньяда беренче механикалаштырылган суппортлы һәм алмаштырыла торган тешле тәгәрмәчләр җыелмалы токарлык-винт кисү станогын уйлап табучы) һәм И. И. Ползунов (Россиядә беренче пар машинасын һәм дөньяда беренче ике цилиндрлы пар двигателен эшләүче) кебек, халык арасыннан чыккан рус галимнәре дә булган.

Күренекле галим М. В. Ломоносов Россия һәм дөнья фәнен үстерүгә зур өлеш кертә. Ул чордагы белем тармакларының барысында да диярлек: химия, минералогия һәм картографиядән алып, стилистика, риторика һәм грамматикага кадәр — зур уңышларга ирешкән. Ломоносов — саклану законнары идеясенә нигез салучыларның берсе. 1748 елның 5 июлендә Леонард Эйлерга язган хатында ул үзенең «гомуми табигый законын» формалаштырган. Бу законны энергия саклануының термодинамик законының сыйфатый формулировкасы дип санарга мөмкин.

1755 елда Ломоносов инициативасы белән Мәскәү университетына нигез салына.

XIX гасырда рус фәне дөньякүләм танылу ала. Аерым алганда, Ватан электротехникасына нигез салучы, физик В. В. Петров вольт электр дугасы күренешен ача. Россия математика мәктәбе киң таныла. М. В. Остроградскийның математик анализ, ихтималлык теориясе, сыгылмалылык теориясе һәм классик механика өлкәләрендә мөһим хезмәтләре бар. 1829 елда Казан университеты ректоры Н. И. Лобачевский «Казанский вестник» фәнни журналында «Геометрия башлангычлары турында» дигән мәкаләсен бастыра. Бу хезмәтнең басылып чыгуы дөньякүләм математика тарихындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе була.

XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Россия империясендә сәнәгать һәм төзелешнең тиз үсеше табигый һәм инженерлык фәннәренең көчле үсешенә этәргеч бирә. 1869 елда Д. И. Менделеев табигатьнең фундаменталь законнарының берсен — химик элементларның периодик законын ача. Ул шулай ук хәзерге метрологиягә нигез салучыларның берсе булып тора. П. П. Аносов, П. М. Обухов кебек галимнәрнең металлургия өлкәсендәге тикшеренүләре һәм ачышлары дөньякүләм әһәмияткә ия. В. Г. Шухов нефть сәнәгатен һәм төзелешне үстерүгә дә зур өлеш кертә. Ул — дөньяда беренче булып архитектурага әйләнү гиперболоиды формасындагы конструкцияләрне кертүче. Галим, шулай ук, С. П. Гаврилов белән берлектә югары температура ярдәмендә нефтьтән түбән молекуляр массалы продуктлар алу ысулын — термик крекингны эшләп чыгара. Бу технология нефтьтән алына торган бензин күләмен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә бөтендөнья нефть эшкәртү сәнәгате нәкъ менә шушы ысулга нигезләнгән.

Экспериментатор-физик П. Н. Лебедев беренче булып миллиметрлы электромагнит дулкыннарны таба һәм өйрәнә (1895), каты җисемнәргә (1899) һәм газларга (1907) яктылык басымын ача һәм тикшерә, шуның белән яктылыкның электромагнит теориясен сан ягыннан раслый. Теоретик физик һәм философ Н. А. Умов 1874 елда, Альберт Эйнштейн әлеге мәсьәләгә төгәл аңлатма биргәнче 31 ел элегрәк, фәнгә «энергия хәрәкәтенең юнәлеше» һәм «энергия тыгызлыгы» кебек фундаменталь төшенчәләрне беренче булып кертә. Электротехника өлкәсендә В. В. Петров, Н. Г. Славянов, М. О. Доливо-Добровольский һәм башкаларның хезмәтләре зур әһәмияткә ия.

А. Н. Лодыгин лампаларда кызу җебе сыйфатында вольфрам куллануны һәм аны спираль рәвешендә бөтерүне тәкъдим итә.

Н. Д. Пильчиков — 1898 елда радио ярдәмендә идарә итү (радиотелемеханика) өлкәсенә нигез салучыларның берсе. А. Г. Столетов тимернең магнитлану кәкре сызыгын (1872) һәм фотоэффектның беренче законын ача. Галим шулай ук газ разряды, критик халәт кебек физик күренешләрне тирәнтен тикшерә.
Аэродинамикага нигез салучы, рус галим-механигы Николай Егорович Жуковский самолёт төзелешенең фәнни нигезләрен үстерүгә зур өлеш кертә. Күренекле совет авиаконструкторы А. Н. Туполев тавыштан югары тизлекле гражданнар авиациясенә нигез салучыларның берсе дип санала. Аның җитәкчелегендә 100 дән артык төрдәге очкыч проекты эшләнә, шуларның 70 кә якыны серияле җитештерүгә тапшырыла. Туполев очкычларында 78 дөнья рекорды теркәлгән, шулай ук 30 га якын күренекле очыш гамәлгә ашырыла.

1819—1821 елларда Ф. Ф. Беллинсгаузен һәм М. П. Лазарев җитәкчелегендәге Беренче рус антарктик экспедициясе нәтиҗәсендә алтынчы кыйтга — Антарктида ачыла. Сәяхәтче һәм альпинист П. А. Чихачёв дөньяда беренче булып Анд тауларындагы Пичинча вулканына һәм Пиреней тауларының иң биек ноктасы — Ането пигына күтәрелә. П. П. Семёнов-Тян-Шанский, Н. М. Пржевальский, П. К. Козлов, Б. А. Вилькицкий һәм башка сәяхәтчеләр фән өчен дөньякүләм әһәмияткә ия мәгълүматлар туплаганнар.

1847 елда Н. И. Пирогов дөнья медицинасы тарихында беренче тапкыр наркоз куллана, 1855 елда, Кырым сугышы вакытында, Россиянең хәрби-кыр хирургиясе практикасына беренчеләрдән булып гипслы бәйләвечне кертә.

1904 елда И. П. Павлов ашкайнату физиологиясенә багышланган хезмәтләре өчен Нобель премиясе лауреаты була. Дүрт елдан соң, 1908 елда, әлеге дәрәҗәле бүләк И. И. Мечниковка иммунитетны өйрәнүгә керткән өлеше өчен тапшырыла.

Н. С. Коротков — заманча кан тамырлары хирургиясенә нигез салучы. 1905 елда галим артериаль кан басымын үлчәүнең аускультатив ысулын тәкъдим итә. Аның исеме белән аталган әлеге ысул бүген дә бөтен дөнья медицинасында киң кулланыла.

В. П. Демихов — галим-тәҗрибәче, дөньякүләм трансплантологиягә нигез салучы.

Октябрь инкыйлабыннан соң күпсанлы күренекле рус галинәре, АКШка мөһаҗирлеккә китеп, фәнни эшчәнлекләрен шул илдә дәвам итәргә мәҗбүр булалар.

И. И. Сикорский — Россия һәм Америка авиаконструкторы, дөньяда беренче дүрт моторлы «Русский витязь» (1913) очкычын, авыр дүрт моторлы «Илья Муромец» (1914) бомбардировщигын, трансатлантик гидропланны һәм вертолетны төзүче. К. Э. Циолковский — 1903 елда галәмгә очу мөмкинлекләрен теоретик яктан нигезләгән галим, уйлап табучы һәм заманча космонавтикага нигез салучы. 1916 елда А. И. Шаргей айга очуның иң уңайлы траекториясен исәпләп чыгара. Аның исәпләүләрен НАСА «Аполлон» ай программасында кулланган дип санала. Г. А. Гамов квант механикасы, атом һәм төш физикасы, астрофизика, космология, биология өлкәләрендәге хезмәтләре белән билгеле. Ул — альфа-таркалышның беренче теориясе авторы, «горячей Вселенной» теориясенә нигез салучыларның берсе һәм йолдызлар эволюциясе мәсьәләләренә төш физикасын куллануны башлап җибәрүчеләрнең берсе.

В. К. Зворыкин — хәзерге телевидениене уйлап табучыларның берсе. А. М. Понятов — магнитлы тавыш һәм видео яздыру, телерадиотапшырулар өлкәсенә берничә инновация керткән рус электроинженеры. Аның җитәкчелегендә үзе оештырган «Ampex» ширкәте 1956 елда дөньяда беренче коммерция видеомагнитофонын чыгара.

В. В. Докучаев — Россия геологы һәм туфрак белгече, туфрак белеме һәм туфрак географиясе буенча милли фәнни мәктәпкә нигез салучы. Ул туфракны мөстәкыйль табигый җисем итеп караган тәгълиматны булдыра, туфракларның килеп чыгышы һәм географик таралышының төп кануннарын ача. Аның хезмәтләренә кадәр туфрак белеме мөстәкыйль фән буларак формалашмаган булган. Докучаев — XX гасырның күренекле галиме һәм фәлсәфәчесе В. И. Вернадскийның укытучысы, шулай ук берничә фәнни мәктәпкә нигез салган шәхес. Мәсәлән, аның укучысы В. И. Вернадский биогеохимия фәненә нигез салган. Галимнең фәнни кызыксынулар даирәсе геология, туфрак белеме, кристаллография, минералогия, геохимия, радиогеология, биология, палеонтология, биогеохимия, метеоритика, фәлсәфә һәм тарих кебек өлкәләрне үз эченә алган.

XX гасыр уртасында И. В. Курчатов җитәкчелегендә совет атом сәнәгате булдырыла. Совет атом-төш коралын эшләү башлана.

1957 елда С. П. Королёв җитәкчелегендә җирнең беренче ясалма иярчене җир тирәли орбитага чыгарылса, 1961 елда космонавт Ю. А. Гагарин утырган беренче очучылы космик корабль очырыла.

1950—1980 еллар — Совет математикасының, аеруча шул чорда дөньяда иң көчлесе дип саналган Мәскәү математика мәктәбенең алтын гасыры. Бу мәктәпнең йөзен һәм стилен зур дәрәҗәдә XX гасырның ике бөек математигы — А. Н. Колмогоров һәм И. М. Гельфанд билгеләде. Аның күренекле вәкилләре арасында В. И. Арнольд, С. П. Новиков, Л. С. Понтрягин, С. Л. Соболев кебекләрне һәм теоретик математикага да, аңа чиктәш гамәли дисциплиналарга да — очыш механикасыннан алып математик лингвистикага кадәр — гаять зур өлеш керткән башка бик күп дөньякүләм танылган галимнәрне атап китәргә мөмкин. Хезмәт юлын гамәли математик һәм инженер буларак башлаган, ә соңыннан совет космик программасының оештыручыларының һәм идеологларының берсенә әверелгән М. В. Келдыш та Мәскәү математика мәктәбе вәкиле була. 1975 елда Петербург математика мәктәбе вәкиле һәм Новосибирск математика мәктәбенә нигез салучыларның берсе Л. В. Канторович (Тьяллинг Купманс белән берлектә) «ресурсларны оптималь бүлү теориясенә керткән өлеше өчен» икътисад өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты булды.

Ул чордагы совет физикасының иң югары үсеш чоры да якынча шул ук вакытка туры килә.

Н. Н. Семёнов — совет физик-химигы, химик физикага нигез салучыларның берсе. 1963 елда ул А. Е. Шилов белән бергә югары температураларда чылбырлы реакцияләр үсешендәге энергетик процессларның ролен ачыклый (бу роль югары энергияле продуктлардан башлангыч молекулаларга энергия күчүеннән гыйбарәт). Чылбырлы реакцияләр теориясен эшкәрткән өчен 1956 елда Н. Н. Семёнов (Сирил Һиншелвуд белән бергә) химия буенча Нобель премиясенә лаек була.

П. Л. Капицаның Мәскәүдә һәм А. Ф. Иоффеның Ленинградта күпкә алдарак башлап җибәргән гаять зур оештыру эше XX гасыр урталарына совет эксперименталь физика мәктәбен дөньяда алдынгы урыннарга чыгара. Моның ачык дәлиле — И. Е. Тамм, И. М. Франк һәм П. А. Черенковка (1958), Н. Г. Басов белән А. М. Прохоровка (1964; Ч. Х. Таунс белән берлектә), П. Л. Капицага (1978) Нобель премияләре тапшырылуы. 2000 елда Ж. И. Алфёровка (Г. Крёмер һәм Д. Килби белән берлектә) бирелгән Нобель премиясе — ул Алфёровның һәм аның фәнни мәктәбенең, нигездә, 1960—1980 еллардагы хезмәтләренә бирелгән югары бәя.

1930 нчы елларда ук танылу яулаган һәм XX гасырның өченче чирегендә дөньякүләм лидерлар сафына чыккан Совет теоретик физика мәктәбе күп яктан хәзерге заман физикасының кыяфәтен формалаштыра. Нобель премиясе лауреаты (1962) Л. Д. Ландауның күренекле фәнни мәктәбе аеруча зур дан казана. Бу фәнни мәктәп вәкилләре А. А. Абрикосов белән В. Л. Гинзбург, күбесенчә 1950—1970 елларда башкарган эшләре өчен, Нобель премиясенә лаек булалар (2003, Э. Леггет белән берлектә). Н. Н. Боголюбов, А. Д. Сахаров, Я. Б. Зельдович та фәнгә гаять зур өлеш кертәләр. Аерым алганда, Зельдович һәм аның укучылары (Р. А. Сюняев, И. Д. Новиков һәм башкалар) «горячей Вселенной» теориясен булдыруга хәлиткеч өлеш кертәләр.

Гаилә

Хәзерге заманда тулы булмаган гаиләләрнең саны арта бара. Бүгенге рус гаиләләре, кагыйдә буларак, аз балалы (аларның якынча 42 % ы — ике, 35 % ы — бер, 8 % ы — өч, 5 % ы гына дүрттән артык бала үстерә[132]). Әмма XX гасыр урталарына кадәр вәзгыять башкача булган. Моның дәлиле итеп рус телендә шул чордан сакланып калган киң тармаклы туганлык атамаларын китерергә мөмкин: деверь, свояченица, шурин, кум, племянник. Моннан тыш, хәзерге рус гаиләләрендә ата-аналар балаларына тормыш иптәше сайлау эшенә, гадәттә, кысылмый. Хәзерге вакытта онытылып баручы яучылау кебек гореф-гадәтләр элекке заманда киң кулланылышта булган.

Дин

undefined

Руська христианлык Византиядән көнчыгыш грек йоласы рәвешендә килгән (кара: Православие). Шул ук вакытта мәҗүси тылсымчылар (каһиннәр) XI гасырда ук билгеле бер дәрәҗәдә йогынтыга ия булганнар. XIII гасырга кадәр кенәзләр ике исем алган: туганда — мәҗүси, чукындырылганда — христиан исемен (мәсәлән, Всеволод Большое Гнездо Дмитрий исемен дә йөрткән). Ләкин моны һәрвакытта да мәҗүсилек калдыклары белән аңлатып булмый («кенәз», династия исеме мәҗүси-дини статустан бигрәк, дәүләт һәм ыруг статусына ия булган).

Православ динендәге русларны берләштерә торган иң эре дини оешма — Рус православие чиркәве. Россия чикләреннән тыш та аңа караган епархияләр, экзархатлар һәм үзидарәле чиркәүләр эшчәнлек алып бара. XVII гасырда русларның шактый зур өлеше патриарх Никон үткәргән чиркәү реформаларын хупламый, бу Чиркәү бүленешенә (Расколга) һәм иске дин тарафдарлары барлыкка килүенә сәбәп була. Кайбер иске йолачылар җәмгыятьләре шулай ук этнографик төркемнәр дә булып тора (кержаклар, семейскийлар һәм башкалар).

Гади халыкта христиан диненә кадәрге мәдәният элементлары сакланган, алар христианлык белән үрелеп, «халык христианлыгы» дигән күренешне тәшкил итә. Моңа төрле йолалар (Масленица, Иван Купала бәйрәмнәре; Радоница, Семик кебек искә алу көннәре һәм башкалар), славян мифологиясендәге затларга (домовой, леший, русалка һәм баәкалар) ышану, им-том итү, күрәзәчелек, юраулар һәм башкалар керә.

Хәзерге вакытта «рухани христианнар» дип аталган дини төркемнәр — православиедән аерылып чыккан берничә агым (духоборлар, молоканнар, хлыстлар) — сан ягыннан күп түгел.

XIX гасырдан башлап рус халкы арасында Европадан килгән протестантлыкның төрле агымнары тарала башлый[133]. Алар арасында хәзерге вакытта иң әһәмиятлеләре: баптистлар, илленчеләр, җиденче көн адвентистлары, методистлар, лютераннар һәм башкалар[134]. Русларның бер өлеше Йәһвә шаһитлары, мормоннар һәм мунитлар кебек псевдохристиан (ялган христиан) дини оешмаларының тарафдарлары булып тора.

1980 нче еллар ахырыннан христианлыкка кадәрге славян ышануларына карата кызыксынуның көчәюе күзәтелә, нәтиҗәдә, яңа дини хәрәкәт — родноверие барлыкка килә[135]. Шулай ук 1980 нче елларда Россиягә неоиндуизм һәм буддизмның (аеруча, дзенның) төрле агымнары үтеп керә.

1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Рус православие чиркәве һәм иске дин тарафдарлары җитди эзәрлекләүләргә дучар ителә[136]: гыйбадәтханәләрнең, монастырьларның һәм гыйбадәт йортларының күпчелеге ябыла, җимерелә яисә музейларга, складларга, остаханәләргә һәм башкаларга әверелдерелә, дәүләт дәрәҗәсендә атеизм идеологиясе урнаштырыла. Илдәге сәяси вәзгыятьнең үзгәрүе һәм вөҗдан ирегенең игълан ителүе белән бәйле рәвештә, христиан чиркәүләре (һәм башка диннәр) дини һәм миссионерлык эшчәнлеген ирекле алып бару мөмкинлегенә ия булалар.

Хокукый статус

Россиядә рус халкының хокукый статусы берничә норматив-хокукый акт белән билгеләнә:

  • «Россия Федерациясенең бөтен территориясендә дәүләт теле — Россия Федерациясенең тигез хокуклы халыкларының күпмилләтле берлегенә керә торган дәүләт төзүче халык теле булган рус теле». (Россия Федерациясе Конституциясенең 68 нче маддәсенең 1 нче өлеше)[137];
  • «Россия дәүләте халыклар бердәмлеге буларак барлыкка килде, аның системасын оештыручы буын булып тарихи яктан рус халкы торды» («Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге чорга дәүләт милли сәясәте стратегиясе турында» Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 19 декабрендәге 1666 нчы санлы Указы);
  • «Әлеге стратегия, нигезендә рус халкы торган Россия казаклыгының оешу тәҗрибәсен, шулай ук бу тарихи бергәлекнең күпмилләтле һәм күпконфессияле составын, аның мәдәни үзенчәлекләрен булдыруда Рус православие чиркәвенең тоткан урынын да исәпкә ала»;
  • «Мең елдан артык мөстәкыйль дәүләтчелек тәҗрибәсе, алдагы чорның мәдәни мирасы, традицион Европа мәдәнияте һәм Евразиянең башка мәдәниятләре белән тирән тарихи элемтәләр, күп гасырлар буена гомуми территориядә төрле халыкларның, этник, дини һәм тел төркемнәренең тату яшәешен тәэмин итә белү — болар барысы да Россиянең үзенчәлекле дәүләт-цивилизация, рус дөньясының мәдәни-цивилизацион уртаклыгын тәшкил итүче рус халкын һәм башка халыкларны үз тирәсенә туплаган киң байтак Евразия һәм Евро-Тын океан державасы буларак аерым урынын билгели» (Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 31 мартындагы 229 нчы санлы "Россия Федерациясенең тышкы сәясәт Концепциясен раслау турында"гы Указы).
  • «Краснодар крае — Кубан казаклары формалашкан тарихи территория, край халкының күпчелеген тәшкил итүче рус халкының төп яшәү урыны» (Краснодар крае Уставы);
  • «Владимир өлкәсенең Закон чыгару Җыены, <…> рус милләтенең формалашуының тарихи үзәге булган Владимир җиренең тарихын, гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлекләрен саклаудагы үз җаваплылыгын аңлап, <…> Владимир өлкәсенең әлеге Уставын (төп канунын) кабул итә» (Владимир өлкәсе Уставы);
  • «Без, Карачай-Чиркәсия Республикасы Халык Җыены (Парламенты) депутатлары, тарихи үсеш барышында уртак язмыш белән абазиннарны, карачайларны, нугайларны, русларны, чиркәсләрне һәм башка милләт вәкилләрен бердәм Республикага берләштергән күпмилләтле Карачай-Чиркәсия Республикасы халыклары алдында үз җаваплылыгыбызны аңлап, <…> Карачай-Чиркәсия Республикасы Конституциясен кабул итәбез» (Карачай-Чиркәсия Республикасы Конституциясе).
  • «Калмыкия Республикасы калмык, рус һәм республиканың башка халыкларының үзенчәлеген, этник кабатланмаслыгын, гореф-гадәтләрен, аерым алганда, олыларны олылауны, хатын-кызга хөрмәтне, балаларга мәхәббәт һәм кайгыртучанлыкны саклап калуга һәрьяклап булышлык күрсәтә» (Калмыкия Республикасы Конституциясе).
  • «Саха Республикасы (Якутия) үзенең төп халыкларының, шулай ук русларның һәм башка борынгыдан яшәүчеләрнең саклануын һәм яңарышын тәэмин итә». (Саха Республикасы (Якутия) Конституциясе).
  • «Дагстан Республикасының төп аз санлы халыклары дип түбәндәгеләр билгеләнсен: аварлар, агуллар, азәрбайҗаннар, даргиннар, комыклар, лаклар, лезгиннар, татлар, табасараннар, ногайлар, рутуллар, руслар, цахурлар, аккин-чеченнар» (Дагстан Республикасы Дәүләт Советының 2000 елның 18 октябрендәге "Дагстан Республикасының төп аз санлы халыклары турында"гы 191 нче санлы карары).

Кытайдагы руслар хакимият тарафыннан рәсми рәвештә танылган 56 төп этник төркем исемлегенә кертелгәннәр[2][138][139]. Аларның илнең төньягында тупланып яшәү урыннарының берсендә Эньхэ-Рус милли волосте оештырылган — бу Кытай Халык Республикасының бердәнбер рус милли волосте[138].

Искәрмәләр

Шәрехләүләр
  1. При переписи 2021 года было рекордное число лиц, не указавших национальную принадлежность (почти 16,6 млн человек или 11,27 %, участвовавших в переписи), поэтому цифры могут не отражать реальную численность русского населения.
  2. По данным Всеукраинской переписи населения 2001 года, проведённой до произошедшей в 2014 году утраты Украиной контроля над территориями Автономной Республики Крым и Севастополя с их фактическим присоединением к России. Численность русского населения в данных регионах по результатам переписи 2001 года составила соответственно 1 180 441 и 269 953 человек.
  3. «Среди множества этнических групп русского народа особым своеобразием отличалось казачество...»[76]
Сылтамалар
  1. Всеукраїнський перепис населення 2001. Русская версия. Результаты. Национальность и родной язык. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2011. Архивировано из оригинала 10 сентябрь 2011 года.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 Русские — БРЭ, 2015
  3. Численность населения Республики Казахстан по отдельным этносам на начало 2023 года. Комитет по статистике Министерства национальной экономики Республики Казахстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2023.
  4. Selected Social Characteristics in the United States: 2009. U.S. Census American Community Survey. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2011. Архивировано из оригинала 11 февраль 2020 года.
  5. Migrationsbericht 2012 (нем.). BAMF - Bundesamt für Migration und Flüchtlinge. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2020.
  6. Опубликованы данные об этническом составе населения Узбекистана (рус.). Газета.uz (20 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2023.
  7. Национальный состав населения Республики Беларусь (рус.). www.belstat.gov.by. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025. Архивировано 11 август 2025 года.
  8. Statistics Canada Government of Canada. Census Profile, 2016 Census. www12.statcan.gc.ca.
  9. Ethnic composition of Latvia 2021
  10. Национальный состав населения (оценка на начало года, человек)
  11. RLV428: POPULATION BY ETHNIC NATIONALITY AND SEX (1959, 1970, 1979, 1989, 2000, 2011, 2021) (ингл.). PxWeb. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2023.
  12. Dominika. Сколько русских в Израиле (рус.). goldpass.ru (28 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2023.
  13. Oops, Something is wrong (ивр.). www.cbs.gov.il. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2020. Архивировано из оригинала 4 ноябрь 2007 года.
  14. Русские в Аргентине.
  15. The results of census in Turkmenistan | Chronicles of Turkmenistan. web.archive.org (6 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2020.
  16. La communauté russe en France est "éclectique" | Russie Information. www.russieinfo.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2020.
  17. Contra país estagnado, comunidade russa foge e se estabelece no Brasil [неопр.]. R7.com (14 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 март 2022.
  18. 2021 m. gyventojų ir būstų surašymo pagrindiniai rezultatai (лит.). Oficialiosios statistikos portalas. Lietuvos statistikos departamentas. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2021. Архивировано 28 гыйнвар 2022 года.
  19. 2006 census.
  20. Статистический ежегодник 2017. — Министерство экономического развития Приднестровской Молдавской Республики. mer.gospmr.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2020.
  21. Русское население в Азербайджане. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2020. Архивировано из оригинала 23 июль 2013 года.
  22. Recensamântul Populației si al Locuințelor 2014. recensamant.statistica.md. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2018.
  23. Väestö 31.12. muuttujina Alue, Taustamaa, Sukupuoli, Vuosi ja Tiedot. Tilastokeskuksen PX-Web tietokannat. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2020. [недоступная ссылка]
  24. Русское население в Австралии.
  25. Población extranjera por Nacionalidad, provincias, Sexo y Año. www.ine.es. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2020.
  26. 문서뷰어. www.immigration.go.kr. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2020.
  27. Русское население в ОАЭ.
  28. Официальная статистика Кубы за 2002 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2011. Архивировано из оригинала 3 февраль 2007 года.
  29. Nationality and country of birth by age, sex and qualifications Jan - Dec 2013 (Excel sheet 60Kb). www.ons.gov.uk. Office for National Statistics. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2014.
  30. Recensământul Populaţiei şi al Locuinţelor 2002: Populaţia după etnie [рум.]
  31. Recensamant Romania 2002. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 август 2011. Архивировано из оригинала 13 май 2007 года.
  32. Data - počet cizinců|ČSÚ
  33. Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2015. Архивировано из оригинала 14 октябрь 2013 года.
  34. Venezuela | Joshua Project. joshuaproject.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2020.
  35. Bevölkerung nach Staatsangehörigkeit und Geburtsland. www.statistik.at. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2020.
  36. Нодар Зейналович Мосаки. Этническая картина Грузии по результатам переписи 2014 г., «Этнографическое обозрение» // Этнографическое обозрение. — 2018. — Вып. 1. — С. 104–120. — ISSN 0869-5415. — DOI:10.7868/s0869541518010086.
  37. 2014 год - Национальный состав наличного населения по данным Переписи населения 2011 года. Управление государственной статистики Республики Абхазия. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2022.
  38. http://141.211.142.26/member/census2000/ybListDetail.asp?ID=1#Архивная копия от 28 сентябрь 2007 на Wayback Machine (2000 елгы җанисәп)
  39. 坦言集:俄羅斯在港 - 東方日報  [кыт.], Orientaldaily (2016-02-28). 15 февраль 2020 тикшерелде.
  40. Национален съвет за сътрудничество по етническите и демографските въпроси. Етнически малцинствени общностиАрхивная копия от 6 июль 2011 на Wayback Machine [блг.]
  41. Русское население в Норвегии.
  42. Русское население в Польше.
  43. Перепись населения Армении 2011 г. Этно-возрастной состав
  44. New Zealand Ministry for Culture and Heritage Te Manatu Taonga. 3. – Russians, Ukrainians and Baltic peoples – Te Ara Encyclopedia of New Zealand (ингл.). teara.govt.nz. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2020.
  45. Population of Qatar. web.archive.org (22 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2020.
  46. Русское население в Сербии.
  47. Любовь привела их из России в Эквадор. El Universo. Архивировано 21 июнь 2018 года.
  48. Александров, Власова, Полищук, 1997
  49. Конституция России ∙ Документы ∙ Президент России (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
  50. 1 2 Большой Кавказ — Великий канал [Электронный ресурс]. — 2006. — С. 621—622. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 4). — ISBN 5-85270-333-8.
  51. Русь // Этимологический словарь русского языка = Russisches etymologisches Wörterbuch : в 4 т. / авт.-сост. М. Фасмер ; пер. с нем. и доп. чл.‑кор. АН СССР О. Н. Трубачёва , под ред. и с предисл. проф. Б. А. Ларина [т. I]. — Изд. 2-е, стер.. — М. : Прогресс, 1986—1987.
  52. 1 2 Николаев С. Л. Семь ответов на варяжский вопрос // Повесть временных лет / Пер. с древнерус. Д. С. Лихачёва, О. В. Творогова. Комм. и статьи А. Г. Боброва, С. Л. Николаева, А. Ю. Чернова, А. М. Введенского, Л. В. Войтовича, С. В. Белецкого. — СПб.: Вита Нова, 2012. — С. 411—418.
  53. sergeitsh. Андрей Зализняк : История русского языка (1 июнь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2017.
  54. Аникин А. Е. Русский этимологический словарь. 2007. Вып. 6 (вал I — вершок IV) / ИРЯ РАН, Институт филологии СО РАН. — М.: Рукописные памятники Древней Руси, 2012. — С. 100—102.
  55. 1 2 Петрухин В. Я. Русь в IX—X веках. От призвания варягов до выбора веры. — 2-е изд., испр. и доп. — М.: Форум : Неолит, 2014.
  56. Агеева Р. А. Страны и народы : происхождение названий / Отв. ред. Э. М. Мурзаев; АН СССР. — М.: Наука, 1990. — С. 123—124 и др.
  57. Факсимиле издания «Слова о полку Игореве» 1800 года. Москва, Сенатская типография (1800).
  58. Мейе А. Общеславянский язык: Пер. с фр = Le Slave Commun (1932) / Общ. ред. С. Б. Бернштейн. — 2-е изд. — М.: Издательская группа «Прогресс», 2001. — С. 292—293. — 500 с. — 1000 экз. — ISBN 5-01-004712-8.
  59. Анучин 1892, с. 828—843
  60. Большой толковый словарь русского языка. — 1-е изд-е. — СПб.: Норинт С. А. Кузнецов. 1998
  61. Великороссы // Малый академический словарь. — М.: Институт русского языка Академии наук СССР. 1957—1984
  62. Russian people group in all countries Joshua Project. joshuaproject.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  63. Виноваты бедность и неравенство: с 1990 года русских в мире стало меньше на 22 млн — Последние новости России и мира сегодня. — Новые Известия (рус.). newizv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  64. 1 2 Александр Арефьев. Сжимающееся русскоязычие. Демографические изменения — не на пользу русскому языку.. — Демоскоп Weekly, 14 - 31 октября 2013. — № 571—572.
  65. Нас 150 миллионов [неопр.]. russkie.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  66. Виноградов А. Г. Население стран мира с древнейших времён по настоящее время. Демография. Статистические таблицы. Часть 1. — 458 с. — С. 7
  67. Всероссийская перепись населения 2010. Национальный состав населения РФ 2010. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  68. РГ + Россия 24: Росстат об итогах Всероссийской переписи населения 2010 года - Российская газета (2011-12-22). 4 сентябрь 2025 тикшерелде.
  69. Максаковский В. П. Географическая картина мира. Часть III. — Тема XII. Глобальные проблемы человечества. 2. Проблемы войны и мира: новые аспекты. — С. 18
  70. Постоянная миграция между Россией и странами СНГ и Балтии. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  71. Арефьев А. Л. Падение статуса русского языка на постсоветском пространстве. Демоскоп Weekly. № 251—252 (20 август 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025. [Тикшерелгән 30 апрель 2015]
  72. кандидат экономических наук Екатерина Щербакова. Почти во всех постсоветских странах выросла доля представителей титульной национальности. — Демоскоп Weekly, 20 февраля - 5 марта 2006. — № 235—236.
  73. Александр Шустов — кандидат исторических наук, эксперт по странам Центральной Азии. Русский мир Средней Азии сжимается. Независимая газета (1 февраль 2016).
  74. Просмотр «Русское население ближнего зарубежья: геодемографическая динамика постсоветского периода» [неопр.]. demreview.hse.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  75. Сергей Захаров, Сергей Сурков. Каким был уровень рождаемости русских в бывших республиках СССР? // Демоскоп Weekly : сайт. — № 399—400.
  76. Александров, Власова, Полищук, 1997, Этнографические группы русского народа. Казачество
  77. 1 2 Рабинович, Маслова, 1964
  78. Александров, Власова, Полищук, 1997, Этнографические группы русского народа
  79. Зеленин, 1991, Введение § 1—4
  80. Александров, Тишков, Шмелёва, 1999
  81. Дерябин, 2002
  82. 1 2 3 Бунак, 1965
  83. Чебоксаров Н. Н. Монголоидные элементы в населении Центральной Европы // Учёные записки МГУ. Антропология : научный журнал. — М.: Изд-во МГУ, 1941. — Вып. 63. — С. 235—270.
  84. 1 2 3 4 5 Balanovsky et al., 2008, 236—250 битләр.
  85. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Балановский, 2012
  86. 1 2 Malyarchuk et al., 2004, 877—900 битләр.
  87. Verbenko et al., 2005, 10—18 битләр.
  88. Хромова, 2006
  89. 1 2 Балановская и др., 2011
  90. Балановская, Балановский, 2007
  91. Янин, 2004
  92. Гончарова Н. Н. Антропология словен новгородских и их генетические связи: Автореф. дисс. к.б.н. — М., 1995. — С. 4, 22. — 22 с.
  93. Санкина, 2000
  94. The World’s Most Widely Spoken Languages. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025. Архивировано из оригинала 27 сентябрь 2011 года.
  95. 1 2 Ethnologue 14 report for language code:rus. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  96. Inc., Gallup,. Russian Language Enjoying a Boost in Post-Soviet States (2008-08-01). 4 сентябрь 2025 тикшерелде.
  97. Русский язык стал официальным языком в штате Нью-Йорк (рус.). АНН news (11 август 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025. Архивировано из оригинала 16 сентябрь 2010 года.
  98. Российское образование для иностранных граждан. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  99. Телеканал "Культура". web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  100. Дурново Н. Н., Соколов Н. Н., Ушаков Д. Н. Опыт диалектологической карты русского языка в Европе с приложением очерка русской диалектологии. — М., 1915.
  101. Захарова К. Ф., Орлова В. Т. Диалектное членение русского языка. — М., 1970.
  102. Валентин Седов. Происхождение и ранняя история славян
  103. В. В. Седов. Древнерусская народность
  104. Мельникова Е. А. Скандинавы на Руси и в Византии в X—XI веках: к истории названия «варяг» // Древняя Русь и Скандинавия : Избранные труды / под ред. Г. В. Глазыриной и Т. Н. Джаксон. — М.: Русский фонд содействия образованию и науке, 2011. — С. 153—171.
  105. В. Н. Татищев, И. Н. Болтин
  106. Летописания с XVI века, начиная со «Сказания о князьях Владимирских»
  107. А. Г. Кузьмин, В. В. Фомин
  108. Была ли Древняя Русь частью Великой Швеции? Вероника Мурашова, кандидат исторических наук. flatik.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  109. 1 2 Мельникова Е. А. Древняя Русь и Скандинавия : Избранные труды / под ред. Г. В. Глазыриной и Т. Н. Джаксон. — М.: Русский фонд содействия образованию и науке, 2011.
  110. Пашуто В. Т. Летописная традиция о «племенных княжениях» и варяжский вопрос // Летописи и хроники. 1973 г. — М., 1974. — С. 103—114.
  111. Мельникова Е. А. К типологии предгосударственных и раннегосударственных образований в Северной и Северо-Восточной Европе (Постановка проблемы) // Мельникова Е. А. Древняя Русь и Скандинавия : Избранные труды / под ред. Г. В. Глазыриной и Т. Н. Джаксон. — М.: Русский фонд содействия образованию и науке, 2011. — С. 15—18.
  112. Седов В. В. Избранные труды : Славяне. Древнерусская народность. — М.: Знак, 2005. — С. 218.
  113. Толочко П. П. Древнерусская народность : воображаемая или реальная. — СПб.: Алетейя, 2005.
  114. Горский А. А. История России с древнейших времен до 1914 года. — М.: АСТ — Астрель, 2008. — С. 50.
  115. Валентин Седов. Древнерусская народность. Историко-археологическое исследование (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  116. Борис Флоря... Россия-Украина: история взаимоотношений. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  117. Давньоруської народностi концепцiя. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  118. Lantsov Oleg. И.Н. Данилевский. Древняя Русь глазами современников и потомков (IX-XII вв.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  119. А. И. Миллер. «Украинский вопрос» в политике властей и русском общественном мнении (вторая половина XIX в.)" — СПб.: Алетейя, 2000. — 260 с. — С. 31—41. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025. Архивировано из оригинала 15 май 2015 года.
  120. А. И. Миллер. «Украинский вопрос» в политике властей и русском общественном мнении (вторая половина XIX в.)" — СПб.: Алетейя, 2000. — 260 с. — С. 233—237. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025. Архивировано из оригинала 10 август 2011 года.
  121. Русские в Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  122. Национальное государство или демократическое общество? Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  123. Очаги межэтнической напряжённости: реальность и прогноз. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  124. Вымирание русских: историко-демографический кризис или катастрофа? www.ras.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  125. Ксенофобия, национализм, расизм в реальном и виртуальном пространствах. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  126. Ачкасов В. А. Этнополитология: учебник. — СПб.: Издательство С.-Петербургского университета, 2005. — С. 315.
  127. 1 2 3 Дискриминация русского населения в регионах: данные Московского бюро по правам человека. 4 сентябрь 2025 тикшерелде.
  128. О русофобии явной и мнимой | tolz.ru. www.tolz.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  129. 1 2 Забытый геноцид (2005-01-28). 4 сентябрь 2025 тикшерелде.
  130. Похлёбкин В. В. Русская кухня // Национальные кухни наших народов. — М.: Лёгкая и пищевая промышленность, 1983. — С. 6—59.
  131. Ковалёв В. М., Могильный Н. П. Русская кухня: традиции и обычаи. — М.: Советская Россия, 1990. — 256 с.
  132. Количество детей в семье: установки и репродуктивное поведение. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  133. История религии в России. — М., 2001. — С. 582
  134. Протестантизм • Большая российская энциклопедия - электронная версия. old.bigenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  135. Шнирельман, 2012
  136. Митрохин Л. Н. Баптизм: история и современность // Митрохин Л. М. Философско-логические очерки. — СПб.: РХГИ, 1997. — С. 356—469.
  137. Заключение Конституционного Суда Российской Федерации о соответствии положениям глав 1, 2 и 9 Конституции Российской Федерации не вступивших в силу положений Закона Российской Федерации о поправке к Конституции Российской Федерации "О совершенствовании регулирования отдельных вопросов организации и функционирования публичной власти", а также о соответствии Конституции Российской Федерации порядка вступления в силу статьи 1 данного Закона в связи с запросом Президента Российской Федерации от 16 марта 2020 г. N 1-З город Санкт-Петербург - Российская газета (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  138. 1 2 Рябова, 2016
  139. 俄罗斯族简史 [Краткая история русских в Китае], 2008

Әдәбият

Гомумиләштерү характерындагы хезмәтләр
  • Зеленин Д. К. Восточнославянская этнография = Zelenin D. K. Russische (Ostslawische) Volkskunde (Berlin; Leipzig, 1927) / пер. с нем. К. Д. Цивиной. — М.: Наука (ГРВЛ), 1991. — 511 с. — (Этнографическая библиотека). — ISBN 5-02-016500-0.
  • Рабинович М. Г., Маслова Г. С. и др. Русские // Народы Европейской части СССР. Этнографические очерки: в 2 т. / Под ред. В. А. Александрова и др.; Институт этнографии АН СССР. — М.: Наука, 1964. — Т. І. — С. 119—571. — 984 с. — (Народы мира).
  • Русские / Отв. ред. В. А. Александров, И. В. Власова, Н. С. Полищук; Институт этнологии и антропологии имени Н. Н. Миклухо-Маклая РАН. — М.: Наука, 1997. — 828 с. — (Народы и культуры, 1). — ISBN 5-02-010320-9. pdf
  • Румыния — Сен-Жан-де-Люз. — М., 2015. — С. 59—60. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 29). — ISBN 978-5-85270-366-8.
  • Русские: Ист.-этногр. атлас: Земледелие. Крестьянское жилище. Крестьянская одежда (середина XIX — начало XX века). — М.: Наука, 1967. — 360 с.: ил.
  • Русские // Народы России: Атлас культур и религий / М-во регионал. развития РФ, РАН; отв. ред.: А. В. Журавский, О. Е. Казьмина, В. А. Тишков. — 3-е изд., испр. и доп. — М.: Феория, 2011. — 319 с. — ISBN 978-5-91796-028-9.
  • Русские // Этноатлас Красноярского края / Совет администрации Красноярского края. Управление общественных связей; гл. ред. Р. Г. Рафиков; редкол.: В. П. Кривоногов, Р. Д. Цокаев. — 2-е изд., перераб. и доп. — Красноярск: Платина, 2008. — 224 с. — ISBN 978-5-98624-092-3.Архивная копия от 29 ноябрь 2014 на Wayback Machine
  • Шмелёва М. Н. Русские // Народы России: Энциклопедия / Гл. ред. В. А. Тишков. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1994. — С. 270—307. — 479 с. — 50 000 экз. — ISBN 5-85270-082-7.
Генетика өлкәсендәге тикшеренүләр
  • Балановская Е. В., Балановский О. П. Русский генофонд на Русской равнине. — М.: Луч, 2007. — 416 с. — 5000 экз. — ISBN 978-5-87140-267-2.
  • Балановская Е. В., Пежемский Д. В., Романов А. Г., Баранова Е. Е., Ромашкина М. В., Агджоян А. Т., Балаганский А. Г., Евсеева И. В., Виллемс Р., Балановский О. П. Генофонд Русского Севера: Славяне? Финны? Палеоевропейцы? // Вестник Московского университета. Сер. Антропология. — 2011. — № 3. — С. 27—58.
  • Балановский О. П. Изменчивость генофонда в пространстве и времени: синтез данных о геногеографии митохондриальной ДНК и Y-хромосомы : Автореф. дисс. д. б. н.. — М. (РАМН), 2012. — 45 с.
  • Хромова Н. А. Полиморфизм системы HLA у представителей разных славянских этнических групп (русской, белорусской и украинской) : Автореф. дисс.. — М., 2006.
Этногенезны өйрәнү
  • Азбелев С. Н. Что угрожало русскому народу в 1380 г. // Древняя Русь. Вопросы медиевистики. — 2018. — № 1(71). — С. 151—155.
  • Брайчевский М. Происхождение Руси. — К., 1968.
  • Бунак В. В. Происхождение и этническая история русского народа по антропологическим данным. — М.: Наука, 1965. — (АН СССР. Труды института этнографии им. Н.Н. Миклухо-Маклая, т. 88 (новая серия)).
  • Вопросы формирования русской народности и нации. — М.—Л., 1958.
  • Гройс Б. Поиск русской национальной идентичности // Вопросы философии. — 1992. — № 9. — С. 52-60.
  • Грушевский М. С. История Украины-Руси. — Т. 1. — 2-е изд. — Киев, 1913 (Нью-Йорк, 1954).
  • Державин Н. Происхождение русского народа. — М., 1944.
  • Дерябин В. Е. Современные восточнославянские народы // Восточные славяне. Антропология и этническая история / под ред. Т. И. Алексеевой. — 2-е изд., доп. — М.: Научный мир, 2002. — С. 30—59. — 342 с. — 1000 экз. — ISBN 5-89176-164-5.
  • Костомаров Н. И. Две русские народности // Основа. — СПб., 1861. — Март.
  • Куренной П. Советские концепции происхождения великорусской народности и «русской» нации // Научные Записки УВУ. — Ч. 7. — Мюнхен, 1963.
  • Ляпунов Б. Древнейшие взаимные связи языков русского и украинского и некоторые выводы о времени их возникновения как отдельных лингвистических групп. В сб. Русская историческая лексикология. — М., 1968.
  • Мавродин В. Образование единого русского государства. — Л.: Изд-во ЛГУ, 1951.
  • Рыбаков Б. А. Первые века русской истории. — М., 1964.
  • Происхождение и этническая история русского народа по антропологическим данным / Под ред. В. Бунака. — М., 1965.
  • Погосян Е. Русь и Россия в исторических сочинениях 1730—1780-х годов // Россия / Russia. Вып. 3 (11): Культурные практики в идеологической перспективе. — М.: ОГИ, 1999. — С. 7—19
  • Рыбаковский Л. Л. Русские: этническая гомогенность? — Институт социально-политических исследований РАН, 1998.
  • Санкина С. Л. Этническая история средневекового населения Новгородской земли. — СПб., 2000. — 110 с. — ISBN 5-86007-210-4.
  • Филин Ф. Происхождение русского, украинского и белорусского языков. — Л.: Наука, 1972.
  • Чистов К. В.. Русские // Народы мира: Историко-этнографическая справка — М., 1988. — С. 381—389: ил. — Библиография: с. 389 (26 назв.).
  • Шахматов А. А. К вопросу об образовании русских наречий и русских народностей // Журнал Министерства Народного Просвещения. — 1899. — Апрель.
  • Logo-bie.svg Сумцов Н. Ф. Этнографические заметки — М.: Рус. типо-лит., 1889.
Бәйрәмнәр һәм йолалар
Разное
Башка телләрдә

Тема буенча өстәмә