Пилнә

Пилнә (рус. Пиьлна) — Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Пилнә районының административ үзәге.

Халык саны — 7 337 кеше (2010).[3]

География

undefined

Пилнә Пьяна елгасы (Сыры кушылдыгы) өстендә, Түбән Новгороддән 177 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша. Горький тимер юлының Пильна станциясе (АрзамасКазан сызыгы).

Тарих

Пилнә 1698 елда нигезләнә. Бистәнең беренче яшәүчеләре урманны кискән сөргенчеләр булганнар.

1859 елда Пилнәдә 2 чиркәү һәм 250 йорт булган.[4]

1964 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

Халык

1897[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[10]
1 855 3 889 4 235 5 606 7 478 7 866 7 337

Милли состав

Милләт 2002[11] 2010[12]
руслар 89,6% 90,6%
мордва 6,2% 5,7%
татарлар 1,8% 1,4%

Икътисад

Оптика-механика заводы, әсфәлт-бетон заводы, сөт заводы, тегү фабрикасы.