Полуночное (Свердловск өлкәсе)

Полуночное (рус. Полуночное) — Свердловск өлкәсенең Ивдель шәһәр округы составына керүче эшчеләр бистәсе. «Полуночное — СеровСвердловскЧиләбеОрск» тимер юлында урнаша. 2015 елга кадәр биредән «Полуночное — Обская — Салехард» тимер юлны төзергә планлаштырыла.

Климат

Климаты уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Россиянең Европа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә.

Тарих

1942 елда нигезләнә.

19432004 елларда шәһәр тибындагы бистә статусын йөрткән.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
7 640 6 279 4 722 4 110 2 895 2 473

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар – 83,2%, алманнар – 10,6%, украиннар – 2,1%. [8]

Тема буенча өстәмә