Раиса Тимофеева
Раиса Григорий кызы Тимофеева (рус. Раиса Григорьевна Тимофеева; 7 февраль 1929, Тукай районы, Татарстан АССР яисә Борды, Татарстан АССР — 11 май 2013) — СССР җырчысы, ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татар дәүләт филармониясе солист-вокалисты. Тавышы түбән меццо-сопрано һәм контральто дип характерлана. Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәне[1].
Тәрҗемәи хәле
Раиса Тимофеева Борды авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Тукай районы) туа. Татар дәүләт филармониясенең рәсми архив белешмәлекләрендә һәм профильле басмаларда аның туу датасы 1929 елның 6 яки 7 феврале дип күрсәтелә[1][2].
Аның әти-әнисе, Григорий (тенор) һәм Федора Ивановна (сопрано), җырларга яратканнар, бу исә Раисаның иртә яшьтән үк музыка белән мавыгуына йогынты ясаган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул җирле къмщк хуьалыкта хезмәт юлын башлый[3].
Ул 1950 елда Татарстан АССРның 30 еллыгына багышланган республика үзешчән сәнгать смотрында «Гөлләр үсә» җырын башкара. Бу чыгышы аның һөнәри яктан үсешенә йогынты ясый. Соңрак Раиса Тимофеева Казан музыка училищесын тәмамлый[1].
Музыкаль белем алгачң, ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солист-вокалистка булып кабул ителә. Ансамбльдәге беренче күренекле рольләренең берсе — композитор Александр Сергеевич Ключарёвның «Кичке уен» вокаль-хореографик композициясендә Гөл апа партиясе[1].
1958 елдан 1986 елга кадәр Раиса Тимофеева Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә солист-вокалист булып эшли. Бу чорда ул гастрольләрдә йөри, бер сәхнәдә татар эстрадасының күренекле осталары Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова һәм Гөлсем Сөләйманова белән чыгыш ясый[3].
Гомеренең соңгы елларын җырчы Яр Чаллы шәһәрендә үткәрә. 2013 елның 11 маенда вафат була. Яр Чаллының яңа шәһәр зиратында җирләнгән[3].
Иҗаты
Раиса Тимофееваның репертуарында татар халык җырлары, шулай ук керәшеннәрнең традицион җырлары бар. Ул музыкаль фольклорны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыруда мөһим роль уйный. Мәгълүм булганча, борынгы «Гомбагыш җыры» Лена Бичарина репертуарына нәкъ менә Раиса Тимофеева аша керә, ул бу композицияне аңа тапшыра[4].
Бүләкләре
- ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы;
- ТАССР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Тимофеева Раиса Григорьевна (рус.). Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая (24 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2024.
- ↑ Җырчылар. «Туганайлар» (13 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2024.
- ↑ 1 2 3 Кеше күңеленә нур, җылылык таратып йөргән җырчы Раиса Тимофеева. «Туганайлар» (26 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2024.
- ↑ Лена Бичарина “Гомбагыш җыруы”н Раиса Тимофеева киткәч кенә җырлый башлаган. «Туганайлар» (24 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2024.
Сылтамалар
- Раиса Тимофеева сәхифәсе Татар дәүләт филармониясенең иске сайты архивында.
- «Туганайлар» газетасы сайтында «Кеше күңеленә нур, җылылык таратып йөргән җырчы Раиса Тимофеева» мәкаләсе.