Рамазан Янбәков
Рамазан Фәтхулла улы Янбәков (баш. Йәнбәков Рамаҙан Фәтхулла улы, рус. Рамазан Фатхуллович Янбеков; 15 март 1934, Баеш, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 30 октябрь 2019, Уфа) — совет һәм Россия җырчысы. Башкорт АССРның халык (1982) һәм атказанган (1971) артисты.
Тормыш юлы
Янбәков Рамазан Фәтхулла улы 1934 елның 15 мартында Башкорт АССРның Баймак районы Баеш авылында туган. Баеш авылы, Беренче Эткол авылы мәктәпләрендә укыган. Мәктәп елларыннан ук сәнгать үзешчәнлеге концертларында чыгыш ясаган[1].
1957—1959 елларда Башкорт АССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение буенча комитет хоры солисты була.
1961 елда Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамлый, «химик-биолог» белгечлеге ала. һәм шул ук елда Уфа музыка-педагогия училищесында укыта башлый.
1963—1994 елларда Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең солист-вокалисты була, концерт бригадасын җитәкли.
2019 елның 30 октябрендә Уфада вафат була[2].
Иҗади эшчәнлеге
Рамазан Янбәков озын көй жанрындагы җырлар башкара, үзенчәлекле бай һәм йомшак тембрлы матур тавышка ия була. Бөтен Советлар Союзы буйлап гастрольләрдә йөри. Җырчының репертуарында «Абдрахман кантон», «Ерән кашка», «Ильяс», «Сәлимәкәй», «Сибай», «Уел», «Шәүрә», «Әллүки», «Юлготлы» кебек башкорт халык җырлары бар. Шулай ук аның репертуарына Х. Ф. Әхмәтов, М. М. Вәлиев, З. Г. Исмәгыйлев, Т. Ш. Кәримов, Ш. З. Колбарисов һәм башка композиторларның җырлары һәм романслары кергән.
Ишмулла Дилмөхәммәтов, Сөләйман Абдуллин, Мәдкүрә Әхмәдиева, Гыйльман Сафаргалин һәм башкалар белән беррәттән, Рамазан Янбәков башкорт халык башкару мәктәбенең иң күренекле вәкилләренең берсе дип таныла[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Башкорт АССРның атказанган артисты (1971);
- Башкорт АССРның халык артисты (1982);
- «Бәллүр сандугач» музыкаль телевизион фестивале лауреаты (2004);
- Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2004)[3];
- «Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2019, вафатыннан соң)[4].
Хәтер
2019 елның 9 декабрендә аның туган ягы Баймак районында хәтер кичәсе уза. Чарада Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин катнаша, ул Коръәннән аятьләр укый. Кичәдә мәдәният эшлеклеләре, хакимият вәкилләре, җырчының дуслары һәм хезмәттәшләре катнаша[5][4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Р. З. Шакуров, 1996
- ↑ В Уфе ушел из жизни народный артист Башкортостана Рамазан Янбеков (рус.). ИА Башинформ (30 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2020.
- ↑ Певец, заслуживший истинную любовь народа (К 80-летию Рамазана Янбекова). ИА «Башинформ» (15 март 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2015. Архивировано из оригинала 18 март 2014 года.
- ↑ 1 2 Вечер памяти Рамазана Янбекова (рус.). baimak.bashkortostan.ru (9 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ Вечер памяти Рамазана Янбекова прошел в Уфе (рус.). muslim.ru (11 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
Әдәбият
- Шакуров Р. З. Янбеков Рамазан Фатхуллович // Башкортостан: краткая энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 1996. — С. 664. — 672 с. — ISBN 5-88185-001-7.
- Ишкинина Г. А. Рамазан Янбәков // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
- Багуманов А. Баймакский край: Краеведческое и энциклопедическое издание. — Уфа : Китап, 2002. — 332 с. — ISBN 5-295-03157-8.