Рамил Гулиев

Рамил Эльдар улы Гулиев (азәри. Ramil Eldar oğlu Quliyev; 1990 елның 29 мае, Бакы) — Азәрбайҗан чыгышлы төрек җиңел атлетикачысы, спринтер, 60 һәм 200 метр дистанцияләрдә Азәрбайҗан һәм Төркия рекордчысы. 2009 елда Белградта узган Бөтендөнья Универсиадасында билгеләнгән 20,04 секундта яшьүсмерләр арасында Европа рекорды һәм Европа чемпионатлары рекорды (19,76 секунд) иясе. Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионы булган Төркиянең беренче җиңел атлетикачысы һәм беренче Азәрбайҗан спортчысы.

Тормыш юлы

1990 елның 29 маенда Бакыда туган. Милләте буенча — азәрбайҗан[2][3]. Спортчының беренче тренеры аның әтисе — Эльдар Гулиев була. Әтисе вафат булганнан соң Россия җыелмасында рәсми эшләүче Олег Мухин аның тренеры була.

2010 елда, Азәрбайҗан гражданины буларак, Гулиев Төркиянең «Фенербахче» клубы белән беръеллык контракт төзи[4]. Гулиев өчен бу сезон, аның сүзләре буенча, «бик уңышсыз» була: йөрәк өянәге аркасында спортчының әтисе һәм тренеры Эльдар Гулиев вафат була, шулай ук травма ул травма ала[5]. Шуңа күрә Гулиев Барселонадагы Европа чемпионатын калдырга мәҗбүр була[6].

2011 елның 4 апреленнән Төркия гражданлыгына ия, һәм шул вакыттан аның барлык нәтиҗәләре Төркиягә исәпләнә. Гулиев сүзләренчә, аңа Азәрбайҗаннан китәргә туры килгән, чөнки «Җиңел атлетика федерациясе стипендия белән дә, тренировкалар белән дә бөтенләй булышмады»[4]. Төркиядән тыш, Гулиевның Россия өчен дә чыгыш ясау мөмкинлеге булган, әмма Россия Федерациясе җитәкчеләре, Рамил сүзләренчә, «эшне ахыргача җиткермәделәр»[4].

Азәрбайҗанның җиңел атлетика федерациясе Гулиевның спорт гражданлыгын алыштырырга теләгән карарыннан канәгатьсезлек белдергән, әмма моңа комачаулык итә алмаган. Төркиягә киткәннән соң, Азәрбайҗан Гулиевне исәптән төшермәгән, шуның аркасында ул өч елга карантинга эләгә һәм халыкара ярышларда чыгыш ясый алмый, шул исәптән Лондондагы Олимпия уеннарын да калдыра[4]. Бу чорда Гулиев бары тик эчке һәм зур булмаган коммерция ярышларында гына чыгыш ясаган, спортчы сүзләренчә, бу аның формасында чагылыш тапкан[4]. Шулай ук Рамил Гулиев ахилл сеңерләргә операция ясаткан, аннан соң, аның сүзләренчә, кайбер күнегүләр ясау мөмкинлеге булмаган килеш, «бик авыр яңадан торгызылган»[7].

Спорт карьерасы

Рамил Гулиев 60, 100[8], 200 һәм 300 метрга йөгерүдә Азәрбайҗан һәм Төркия рекордчысы булып тора. Моннан тыш, Гулиев 2009 һәм 2015 елларда Европада иң яхшы нәтиҗәгә ия булган.

2007 елда үзенең 17 яшендә Рамил Гулиев Остравада узган егетләр арасында 200 метрга йөгерүдә көмеш призёр була. Шул ук елны Белградта ул Европа яшүсмерләр Олимпия фестивалендә 200 метр һәм 100 метрга йөгерүдә җиңүче була. Ике елдан соң ул Нови-Сад шәһәрендә узган яшьүсмерләр арасында Европа чемпионатында 200 һәм 100 метрга йөгерүдә алтын һәм көмеш медальләр яулый[5].

Белградта узган 2009 елгы һәм Кванджуда узган 2015 елгы Бөтендөнья студентлар уеннарының җиңүчесе һәм ике тапкыр призёры. Ике тапкыр Урта диңгез уеннары призёры (2013 елда Мерсин шәһәрендә).

Берлинда узган җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында һәм Пекиндагы 2015 елгы җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында Рамил Гулиев 200 метрга йөгерүдә финалга чыга.

Пекиндагы 2008 елгы җәйге Олимпия уеннарында һәм Рио-де-Жанейродагы 2016 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашучы. 2007 елда Чехиянең Острава шәһәрендә узган яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатының көмеш призёры булып, 200 метр дистанциягә 20,72 секунд нәтиҗә белән Рамил Гулиев Азәрбайҗан спортчыларыннан беренче булып 2008 елгы җәйге Олимпия уеннарына лицензия ала[9]. «Кош оясы»  [рус.] стадионында узган әлеге Олимпия уеннарында Гулиев 200 метрга йөгерүдә көч сынаша. 17 августта беренчел раундта ул, 20,78 секунд нәтиҗә күрсәтеп, икенче булып килә, ул Бразилиядән Сандро Вианны уза, өченче булып килгән Нидерландның Антиль утрауларыннан Чуранди Мартинны узып китә, ләкин финишка беренче килгән Нигериядән Обинна Метага оттыра[10]. Чирекфиналда исә Рамил, 20,66 секунд нәтиҗә күрсәтеп, 5 нче урынны ала һәм ярымфиналга чыга алмый[11].

undefined

2016 елда Рио-де-Жанейрода ир-атлар арасында 200 метрга ярымфинал йөгерешендә 20,09 нәтиҗәсе белән дүртенче килә. Финалда Гулиев, 20,43 секунд нәтиҗә күрсәтеп, соңгы сигезенче урынны ала[12]. 2016 елда Амстердамда узган Европа чемпионатында 20,51 снәтиҗәсе белән ике йөз метрлы дистанциядә икенче була[13].

Ислам теләктәшлеге уеннары 2017 дә 100 һәм 200 метрга йөгерүдә җиңүче[14].

2017 елда Лондонда узган җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында 200 метрга йөгерүдә дөнья чемпионы. Рамил Гулиев үзенең җиңүен Азәрбайҗан һәм Төркия флаглары астында бәйрәм иткән. Ярышлардан соң ук Гулиевны Төркия Президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган, ә икенче көнне Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Әлиев котлый[4].

2018 елда Берлинда узган Европа чемпионатында 200 метрга йөгерүдә җиңү яулый. Финалда 19,76 секундта йөгереп, Рамил үзенең иң яхшы результатын яңарта һәм Европа чемпионатларының яңа рекордын куя[15]. Ә 4х100 метрлы эстафетада ул Төркия җыелма командасына көмеш медаль китерә. Рамилгә эстафетаны төгәлләргә туры килә. Нәкъ менә соңгы метрларда Нидерландтан көндәшен узып киткән Гулиев аркасында, Төркия 2 нче урынны ала һәм көмеш медаль яулый[16].

2019 елда Рамил Гулиев Катарда Бриллиант лигасы этабында җиңеп, олимпия лицензиясен ала. Ул 200 метр дистанциядә 19,99 секунд нәтиҗә күрсәтә, бу аңа 2020 елда Токиода узырга тиеш булган Олимпия уеннарына сайлап алынырга мөмкинлек бирә[17]. 2019 елда Дохада җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында бишенче урынны ала[18].

Шәхси тормыш

2017 елда «GQ Төркия» журналы Рамил Гулиевны «Ел спортчысы» номинациясендә «Ел кешесе» дип атый[19].

2019 елда Рамил Гулиев икенче тапкыр өйләнә. Ул 2012 елгы Олимпия уеннары вице-чемпионы, Россия җиңел атлетикачысы Екатерина Завьялова белән никахка керә[20].

Шәхси рекордлар

Ел Вакыйга Шәһәр Вакыт (с)
13 гыйнвар 2012 60 м Сумы, Украина 6,58
6 июль 2017 100 м Бурса, Төркия 9,97
9 август 2018 200 м Берлин, Алмания 19,76
27 июль 2016 300 м Карлстад, Швеция 32,61

Казанышлар

undefined
undefined

Төркия өчен

  • Дөнья чемпионаты
    • 2017 — 200 м (1 нче урын).
  • Европа чемпионаты
    • 2018 — 4х100 м (2 нче урын);
    • 2018 — 200 м (1 нче урын);
    • 2016 200 м (2 нче урын).
  • Универсиада
    • 2015 — 100 м (3 нче урын);
    • 2015 — 200 м (3 нче урын);
    • 2009 — 200 м (1 нче урын).
  • Урта диңгез уеннары
    • 2018 — 4х100 м (2 нче урын);
    • 2018 — 200 м (1 нче урын);
    • 2013 — 100 м (2 нче урын);
    • 2013 — 200 м (2 нче урын).

Азәрбайҗан өчен

  • Яшьүсмерләр арасында Европа чемпионаты
    • 2009 — 100 м (2 нче урын);
    • 2009 — 200 м (1 нче урын).

Искәрмәләр

  1. Ramil Guliyev // World Athletics Database
  2. Хафиз Ахмедов. Рамиль Гулиев: "Я готов вернуться в Азербайджан" (рус.). Пер.: Гюльнара Зейналова. Vzglyad.az (11 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2017. Архивировано 12 август 2017 года.
  3. Ramil Guliyev kimdir, kaç yaşındadır? Hürriyet (11 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2019.
  4. 1 2 3 4 5 6 Эльмир Алиев. Господа чиновники, извинитесь перед Рамилем Гулиевым! (рус.). Haqqin.az (11 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2017. Архивировано 12 август 2017 года.
  5. 1 2 Рамиль Гулиев: Это личное, я не хочу раскрывать это в прессе (рус.). Apasport.az (4 июль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2017. Архивировано из оригинала 19 август 2017 года.
  6. 200 metr məsafəyə qaçışda Türkiyəni dünya çempionu edən Ramil Quliyev kimdir? (азәрб.). BBC Azərbaycanca (11 avqust 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2017. Архивировано 13 август 2017 года.
  7. Рамиль Гулиев: У меня никогда не было обид на Азербайджан (рус.). Minval.az (12 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2017. Архивировано 13 август 2017 года.
  8. Эльмир Алиев. Азербайджанский легкоатлет Рамиль Гулиев стал призером чемпионата Европы (рус.). Day.Az (24 июль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2017. Архивировано 2 март 2017 года.
  9. Sprinter Ramil Quliyev Azərbaycan idmançıları arasında Olimpiya Oyunlarına ilk lisenziyanı qazanmışdır (азәрб.). AzTV. Архив Интернета. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2017. Архивировано 4 сентябрь 2009 года.
  10. 2008 Summer Olympics Results - Track and Field. August 17 - Round 1 - Heat: 7 (ингл.). ESPN. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2017.
  11. 2008 Summer Olympics Results - Track and Field. August 18 - Round 2 - Heat: 4 (ингл.). ESPN. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2017.
  12. Рамиль Гулиев стал восьмым в финале Олимпиады. Azerisport.com (19 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2017.
  13. Рамиль Гулиев стал вторым на чемпионате Европы. Azerisport.com (9 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2017.
  14. Guliev secures impressive sprint double (ингл.). Baku 2017 (18 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2017. Архивировано из оригинала 11 сентябрь 2017 года.
  15. Рамиль Гулиев впервые в карьере стал чемпионом Европы. Azerisport.com (9 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2018.
  16. Рамиль Гулиев приносит историческое «серебро» Турции, Алексис Копельо – Азербайджану – ВИДЕО. 1news.az (13 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2019.
  17. Турецкий легкоатлет Рамиль Гулиев завоевал путевку на Олимпийские Игры 2020 года в Токио. Trt.net.tr (4 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2019.(үле сылтама)
  18. Турецкий спринтер Рамиль Гулиев занял пятое место на ЧМ в Катаре. Trt.net.tr (2 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2019.(үле сылтама)
  19. Men of the Year Yılın Sporcusu: Ramil Guliyev. GQ.com.tr (5 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 сентябрь 2019.
  20. Рамиль Гулиев женился во второй раз – ФОТО. Media.az (14 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 сентябрь 2019.

Тема буенча өстәмә