Рига мәчете
Тарих
- Төп мәкалә: Латвиядә ислам
ХХ гасыр башына Ригада латышлар (барлык халыкның 42% ы), алманнар (25%), руслар (17%), поляклар һәм яһүдләр (5 әр%), литвалылар (3%) яши. 1913 елда инде руслар (20%) алманнарны (13%) узып китә.
Ригада беркайчан да мәчет булмаган, хәтта Россия империясенең башка барлык губерна үзәкләрендә мәҗбүри рәвештә булган татар мәчете дә Ригада булмаган[1].
2005 елга кадәр Рига мөселманнарының мәчете Лиенес урамында урнашкан була. 2005 елның җәендә Рига шәһәренең Бривибас урамындагы 104нче йортта яңа мәчетнең ишекләре ачыла — зур күпфатирлы торак йортка янкорма корыла.
2015 елның 27 сентябрендә Бривибас урамында урнашкан мәчет диварында инглиз телендә: «Your Allah — your problem, go home» (Синең Аллаһ — синең проблема! Өеңә кайтып кит!) дигән исламофоб язу барлыкка килә. Латвиянең куркынычсызлык полициясе мәчет диварында язу барлыкка килү факты буенча җинаять эше кузгаткан[2][3].
Яңа бина
Файл:Рига мәчете 1.jpg
Намаз уку залы
Файл:Рига ислам үзәге.jpg
Яңа бина (ремонтка кадәр)
Ислам мәдәни үзәге бәяләвенчә, 2015 елда Латвиядә 10 мең мөселман яши. Үзәкнең иске бинасында (Бривибас ур., 104) урын җитми: мөселманнар урамда намаз укырга мәҗбүр. Мөселманнар саны артуга бәйле (Брюссель Латвия хөкүмәтен 2015 елда 776 мигрантны кабул итүгә килешергә мәҗбүр итә, алар Муцениеки качаклар лагерендә яши[4]), Ригада аларга иркенрәк бина кирәк була. Җәмгыять яраклы бина таба. Ислам үсеш банкы һәм шәхси спонсорлар ярдәме белән яңа бинаны сатып алу өчен кирәкле сумма җыелган һәм бина сатып алынган[5]. Яңа бинаның адресы — Авоту 19. Бина дини йолалар өчен яраклашмаганлыктан, аны мөселманнар үз акчаларына тиешле кыяфәткә китерә — яңа бина реставрацияләнгән. Ислам мәдәният үзәгенең яңа бинасында беренче катта хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы урнашкан. Ул 100 кешегә исәпләнгән. Икенче зал — 150 кешегә исәпләнгән — ир-атлар өчен. Барысы да әзер, әмма әлегә бинадан файдалану тыела. Рига төзелеш идарәсе экспертиза үткәрүне һәм төзелешкә башка рөхсәт рәсмиләштерүне таләп иткән[6].
Ригада мәчеткә (дөресрәге, үзәкнең дини оешма статусы булмаган биналарына) 300 ләп кеше актив йөри[7].
Латвиянең Ислам мәдәни үзәге рәисе — Олег Петров (2016 елда Сүриягә киткән[8]), 2016 елдан Хәмзә Янис Луциньш (милләте буенча латыш). Латвия Ислам мәдәни үзәге имам-хатыйбы — Захер Барадие.
2010 елның җәеннән Рига мәчете бинасында 4 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен ял көне мәктәбе оештырыла. Гарәп теле дәресләре, Коръән һәм Ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрелә. Дәресләрне имам Захер Барадие алып бара.
Сылтамалар
- Латвиянең Ислам мәдәни үзәге сайты 2020 елның 17 гыйнвар көнендә архивланган. [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Рига. Часть 6: имперский город. Varandej livejournal.com, 14.11.2013 [рус.]
- ↑ Мусульмане Латвии обеспокоены ростом исламофобии. InfoTop, 29.09.2015 [рус.]
- ↑ Алексей Иванов. В Риге вандалы разрисовали стены мусульманского центра. mixnews.lv, 29.09.2015 [рус.]
- ↑ Надежда Ермолаева. Наступят ли в Латвии «арабские времена»? «Российская газета», 14.10.2015 [рус.]
- ↑ Үзәкнең яңа бинасы. likc.lv 2019 елның 19 декабрь көнендә архивланган. [рус.]
- ↑ Яна Рубинчик. Стройуправа запретила Латвийскому исламскому центру переезжать в новые помещения. lsm.lv, 30.12.2015 [рус.]
- ↑ Павел Кириллов. «Латышлар курыксын һәм бала таба башласын өчен». lv.baltnews.com, 16.10.2015 [рус.]
- ↑ Лидер мусульман Латвии шокировал сограждан, став террористом ИГИЛ и уехал в Сирию. «Русская Весна», 29.02.2016 [рус.]