Салихова Роза Галләм кызы

Роза Галләм кызы Салихова (рус. Роза Галлямова Салихова; 24 сентябрь 1944, Түбән Тагил, Свердловск өлкәсе26 март 2026, Мәскәү) — совет волейболчысы, бәйләүче, ике тапкыр Олимпия чемпионы (1968, 1972), дөнья чемпионы (1970), Дөнья Кубогы иясе (1973), ике тапкыр Европа чемпионы, алты тапкыр СССР чемпионы. СССРның атказанган спорт остасы (1968)[1].

Тормыш юлы

1944 елның 24 сентябрендә Түбән Тагилда туган.

Спорт белән 1960 елда Түбән Тагилда шөгыльләнә башлый (тренеры – А. Кильчевский)[2]. Волейбол карьерасын 1963 елда «Труд» командасында (1966 елдан — «Уралочка», Свердловск шәһәре) башлый.

1969–1977 елларда — Мәскәү «Динамо»сы уенчысы. «Динамо» өчен чыгыш ясап, алты тапкыр СССР чемпионы була һәм җиде тапкыр Европа чемпионнары кубогы ярышларында җиңү яулый[1].

СССР җыелма командасы составында рәсми турнирларда сигез ел дәвамында — 1966 елдан 1974 елга кадәр — чыгыш ясый һәм күп тапкырлар зур халыкара ярышларның җиңүчесе һәм призёры була, шул исәптән ике тапкыр Олимпия чемпионы (1968, 1972), дөнья чемпионы (1970), Дөнья кубогы иясе (1973), ике тапкыр Европа чемпионы[1].

1971 елда Мәскәү өлкә педагогика институтын  [рус.] тәмамлый. 1977 елда спорт карьерасын тәмамлаганнан соң, 1977—1980 елларда «Буревестник» (Мәскәү өлкәсе) командасының тренеры булып эшли[3].

1980 елдан 2004 елга кадәр Зеленоград шәһәренең Балалар һәм яшүсмерләр олимпия резервы махсус спорт мәктәбендә тренер булып эшли[3][4].

1989–1990 елларда — Мәскәү «Динамо»сы тренеры[3].

2014 елның октябрендә Роза Салихова Холиок шәһәрендә (АКШ) «Уенчылар» категориясендә Халыкара волейбол даны залына кертелә[3][5], һәм Инна Рыскаль, Нина Смолеева һәм Людмила Булдаковадан соң мондый хөрмәткә лаек булган дүртенче совет волейболчысы санала.

Зеленоградта яшәгән. 2024 елның сентябрендә 80 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы хөрмәтләү чарасы уздыралар[6][7].

2026 елның 26 мартында вафат була[8][9][10].

Казанышлары

Клуб карьерасы

  • 6 тапкыр СССР чемпионы — 1970–1973, 1975, 1977;
  • 1974 елгы СССР чемпионатының көмеш призёры;
  • 7 тапкыр Европа чемпионнары кубогы ярышлары җиңүчесе — 1969–1972, 1974, 1975, 1977;
  • 1973 елгы Европа чемпионнары кубогының көмеш призёры.

Җыелма командалар составында

  • ике тапкыр Олимпия чемпионы — 1968, 1972;
  • 1970 елгы дөнья чемпионы;
  • 1974 елгы Дөнья чемпионатының көмеш призёры;
  • 1973 елгы Дөнья Кубогы ярышлары җиңүчесе;
  • ике тапкыр Европа чемпионы — 1967, 1971;
  • «Динамо» ирекле спорт җәмгыяте (ИСҖ) җыелма командасы составында 1976 елгы СССР чемпионатының бронза призёры[11];
  • Мәскәү җыелма командасы составында 1975 елгы СССР халыклары спартакиадасының бронза призёры.

Бүләкләре һәм исемнәре

  • СССРның атказанган спорт мастеры (1968);
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены;
  • Бөтенроссия волейбол федерациясенең «Россиядә волейболны үстерү өчен» мактаулы билгесе (2010);
  • Бөтенроссия волейбол федерациясенең «Олимпия уеннарында җиңүгә керткән өлеш өчен» мактаулы билгесе (2014).

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Салихова Роза Галямовна. РУС «ГЦОЛИФК». Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  2. Салихова Роза Галләм кызы. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  3. 1 2 3 4 Салихова Роза Галямовна. Энциклопедия знаний. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
  4. Роза Салихова: «Волейбол — это моя жизнь». Netall.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
  5. Легенда отечественного волейбола Роза Салихова принята в Зал Славы. Sport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
  6. В Зеленограде чествовали двукратную олимпийскую чемпионку Розу Салихову. Московская правда (26 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  7. Розе Галямовне Салиховой - 80! Московская федерация волейбола (24 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  8. Умерла двукратная олимпийская чемпионка по волейболу Роза Салихова. РИА Новости (26 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
  9. Умерла двукратная олимпийская чемпионка по волейболу Роза Салихова. Sportbox.ru (26 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
  10. Не стало двукратной олимпийской чемпионки по волейболу Салиховой. Sport24. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
  11. 1976 елгы СССР чемпионатында СССР, ИСҖ (ирекле спорт җәмгыятьләре) һәм ведомстволарның җыелма командалары катнашкан.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә