Руфина Гашева
Руфина Сергеевна Гашева (14 октябрь 1921, Верхнечусовские Городки[d], Пермь губернасы — 1 май 2012, Мәскәү) — II Белоруссия фронты 4 нче һава армиясенең 325 нче төнге бомбага тотучы авиация дивизиясе 46 нчы гвардия төнге бомбага тотучы авиация полкының (немецлардан «Төнге убырлы карчыклар» дигән исем алган) эскадрилья штурманы, гвардия өлкән лейтенанты. Советлар Союзы Герое (1945).
Тәрҗемәи хәле
1921 елның 14 октябрендә Пермь губернасының Пермь өязе Югары Чусовской Городок авылында (хәзерге Пермь краеның Чусовой районындагы шәһәр тибындагы бистә) укытучы гаиләсендә туа. 1922 елда гаилә әнисенең туган ягына — Горький өлкәсенең Чкалов районы Катунки авылына күченә. 1923 елда, әтисе вафат булганнан соң, Руфина әнисе белән бергә Уралга китә.
1930 елда Мәскәүгә килә һәм анда биш еллык мәктәпне тәмамлый. Шунда ук Гашева снайперлар мәктәбендә укый һәм комсомолга керә.
1941 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетында 2 курсны тәмамлый. Өченче курста укыганда, 1941 елның октябрендә, Гашева җиңел төнге бомбардировщиклар полкына билгеләнүгә ирешә. 1942 елда ул Энгельс хәрби авиация очучылар мәктәбе карамагындагы штурманнар курсларын тәмамлый. Башта очкыч штурманы, соңрак эскадрилья штурманы булып хезмәт итә[2].
1930 елда Руфина Гашева Мәскәүгә килә, анда биш сыйныф тәмамлый, шунда ул снайперлар мәктәбенә укырга керә һәм комсомол сафына алына.
1941 елда Руфина Гашева Мәскәү дәүләт университетында механика-математика факультетының ике курсын тәмамлый. Өченче курста, 1941 елның октябрь аенда 46 нчы гвардия төнге бомбардировка авиация полкына тәгаенләнүгә ирешә. 1942 елда Гашева Энгельс хәрби авиация пилотлар мәктәбе янында штурманнар курсын тәмамлый.
1944 елның декабренә Гашева дошманның тере көченә һәм хәрби техникасына зур зыян китереп, 823 хәрби очыш ясый. Ике тапкыр дошман зенитчигы тарафыннан бәреп төшерелә.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 23 февралендәге Указы белән гвардия өлкән лейтенанты Гашева Руфина Сергеевнага, «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы, каһарманлыгы өчен», Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 4853) тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә[3].
Сугыштан соң
1952 елда Чит ил телләре хәрби институтын тәмамлый. 1957 елга кадәр Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясендә инглиз теленнән өлкән укытучы булып эшли. 1956 елда майор дәрәҗәсендә запаска чыга.
Запаска чыккач, Руфина Гашева СССР Оборона министрлыгы нәшриятында өлкән контроль мөхәррире булып эшли. Мәскәүдә яши һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә катнаша.
2012 елның 1 маенда вафат була. Мәскәүдәге Востряково зиратында җирләнгән.
Гаиләсе
Ире — Михаил Степанович Пляц, авиация полковнигы, сугыш елларында 889 нчы төнге бомбардировщиклар авиация полкының звено штурманы.
Улы — Пляц Владимир Михайлович (1948 елда туган), генерал-майор, Россия Федерациясе Президенты Администрациясенең Кадрлар мәсьәләләре буенча идарәсенең махсус хезмәтләрдәге кадрлар сәясәте департаменты башлыгы.
Кызы — Пляц Марина Михайловна.
Бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале (№ 4853);
- Ленин ордены;
- ике Кызыл Байрак ордены;
- ике I дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
- ике Кызыл Йолдыз ордены;
- «Кавказны саклаган өчен» медале;
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале;
- «Варшаваны азат иткән өчен» медале.
Исемен мәңгеләштерү
2018 елда Мәскәүдә, Флот урамындагы 28 нче йортның 1 нче корпусына очучы Руфина Гашевага мемориаль тактасы эленә.
1985 елда танылган рәссам Сергей Бочаров натурадан «46 нчы гвардия Кызыл Байраклы һәм Суворов орденлы Таман төнге бомбардировщиклар авиация полкы очучылары — Советлар Союзы Геройларының төркемле портреты. Төнге убырлар» дигән зур полотно (киндер, майлы буяу, 200х250 см) иҗат итә. Картинада Р. С. Гашева уң яктан беренче булып утыра. Бу хезмәт Мәскәүдәге Авиация һәм космонавтика музее тупланмасында саклана.
Искәрмәләр
- ↑ https://zwezda.su/society/2020/vremya_vlasti_nochnykh_ved_m_letchitsy_polka_bombardirovshchikov_sovershali_po__boevykh_vyletov_v_sutki_948
- ↑ Московский университет в Великой отечественной войне, 2020
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 23 февраля 1945 года. С. 1 Архивная копия от 27 сентябрь 2017 на Wayback Machine, С. 2, № 26 Архивная копия от 4 март 2016 на Wayback Machine.
Әдәбият
- Гашева Руфина Сергеевна // Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — С. 316. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-01884-9.
- Бобров Н. Дочери Родины // Сталинский Сокол — 1945. — № 20 (318). — С. 4.
- Аронова Р. Е. — «Ночные ведьмы». Саратов, 1983. — 116 с.
- Ракобольская И. В., Кравцова Н. Ф. — «Нас называли ночными ведьмами». М.: Изд-во МГУ, 2005. — 336 с.
- Селищев И. Подруги // Героини: очерки о женщинах — Героях Советского Союза / ред.-сост. Л. Ф. Торопов; предисл. Е. Кононенко. — Вып. 1. — М.: Политиздат, 1969. — 447 с.
- Московский университет в Великой отечественной войне. — 4-е, переработанное и дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2020. — С. 175—177. — 632 с. — 1000 экз.
- Москатов Генрих Карлович. О "небесных тихоходах", ночных бомбардировщиках и КОЕ о чем ещё // Научный вестник оборонно-промышленного комплекса России. — 2015. — № 1.
- Гогунская Татьяна Александровна. Женщины-герои Крыма: военный подвиг, память и бессмертие // Наука. Общество. Оборона. — 2019. — № 2 (19). — DOI:10.24411/2311-1763-2019-10187.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Руфина Гашева