Саначин яр буе урамы (Яр Чаллы)
Саначин яр буе урамы (рус. улица Набережная Саначина) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районындагы урам.
Почта индексы 423803. ОКАТО коды: 92430000000[2].
Координатлар 55.706802°, 52.331578°.
Тарих
Урам 1962-1979 елларда ТАССР министрлар шурасы архитектура һәм төзелеш эшләре буенча идарәсе башлыгы Павел Саначин (12.07.1918 — 5.05.1984) хөрмәтенә аталган.
Урнашуы
Файл:Элеватор тавы күпере 2.jpg
Саначин яр буе урамыннан җәяүлеләр күпере башлана
Яр Чаллының Комсомол районында ЗЯБ бистәсендә 17нче А комплексында урнашкан кыска урам. Чаллы елгасының Чулманга таба агымы буенча дуга ясап сузыла. Кәгазьчеләр бульвары белән киселештән башлана. Сергей Титов урамы белән киселештә тәмамлана. Урамны башка урамнар кисеп үтми. Саначин яр буе урамыннан җәяүлеләр күпере аша Элеватор тавы бистәсенә, Тау мәчетенә, шулай ук якында урнашкан Серафим чиркәвенә узарга мөмкин.
Игътибарга лаек объектлар
Урамда 1985 елда төзелгән 5 катлы һәм соңрак төзелгән 9 катлы торак йортлар урнашкан.
- 16нчы йорт — 88нче санлы «Урман иясе» балалар бакчасы
Әдәбият
- Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X