Зөя Успение монастыре
Зөя Богородица-Успение ирләр монастыре (рус. Свияжский Богородице-Успенский мужской монастырь) — Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенең гамәлдәге ирләр монастыре (Мәскәү патриархаты). Казан төбәге һәм Идел буе борынгы православие чиркәүләренең берсе, ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объекты булып тора.
Тарих
Богородица-Успение ирләр монастыре (алдан — Зөя Богородица монастыре) Казан епархиясе учреждениесе белән беррәттән, 1555 елда нигезләнә[1]. Монастырьга нигез салучы һәм аның беренче рухание — архимандрит Герман (Садырев-Полев) була[2], соңрак ул икенче Казан архиепискобы була (1564–1566), изге Герман, Казан могҗизачысы буларак билгеле. Аның шифалы куәте 1592 елдан башлап монастырьнең төп изге урыны булып санала.
Зөя Богородица-Успение ирләр монастыре — XVI—XVIII гасырлар дәвамында Казан епархиясенең һәм Урта Идел буеның төп православие рухи-агарту һәм миссионерлык үзәге булып тора. Сакланып калган мәгълүматлар буенча, биредә Изге Китап һәм дини китаплар басмаханәсе изге Герман вакытында салына һәм Мәскәүдәге Иван Федоровның басмаханәсенә караганда иртәрәк барлыкка килә.
XVI-XVIII гасырларда монастырь Урта Идел буенда иң бае була һәм Россиянең иң бай 20 монастыре арасына керә. Зөя архимандриты Русьтә әһәмияте буенча 7 нче урынны били. 1764 елгы реформа алдыннан монастырь биләмәсендә 7200 крестьян ир-ат исәпләнә (бу — Казан епархиясенең калган барлык монастырьларын бергә кушып исәпләгән кадәр).
1764 елгы монастырь реформасы буенча, монастырь I класска — Россия империясе монастырьлары өчен иң югары сыйныфка куелган. 1809 елга кадәр Казан епархиясендә бердәнбер беренче класслы гыйбадәтханә булган (1809 елдан бу статусны Казан Богородица монастыре да ала).
XIX гасырда Зөя шәһәренең ярлылануы, шулай ук 1764 елда чиркәү җирләрен секуляризацияләү нәтиҗәләре монастырьның бөлгенлеккә төшүенә китергән. Кайчандыр 100 кешедән арткан кардәшләр XX гасыр башына 20-25 монах һәм тыңлаучы исәпләнә, ә монастырь керемнәре епархиянең башка монастырьларыныкыннан кими.
1917–1918 елларда монастырь башлыгы, 1918 елның 27 июлендә (башка чыганаклар буенча 9 августа) Л. Д. Троцкийның шәхси боерыгы буенча атып үтерелгән епископ Амвросий (Гудко) була[3][4]. 1999 (2000) елда ул канунлаштырыла[5].
Совет хөкүмәте оешкан елларда монастырь ябыла һәм талана, ә изге Герман җәсәденнән гыйбарәт булган табыну үзәге кызылгвардиячеләр тарафыннан ачыла. Соңыннан мәет калдыклары Казан шәһәренең Ярославль могҗиза кылучылар зират гыйбадәтханәсе тәхете астына яшерелә, ә 2000 елда яңадан Зөягә кайтарыла.
Успение ирләр монастыре ябылганнан соң, аның территориясендә совхозның ярдәмче каралтылары, 1929 елдан — хезмәт белән төзәтү колониясе урнаша, 1953–1993 елларда психоневрология диспансеры эшли. 1930 елларда Вознесение, Герман Казан, Митрофан Воронеж чиркәүләре сүтелә.
1997 елда Успение ирләр монастыре Казан епархиясенә тапшырыла.
2010 елдан М. Ш. Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» фонды тарафыннан реставрацияләү һәм төзекләндерү буенча күләмле эшләр җәелдерелә[5].
2019 елның 14 июнендә монастырьга нигез салучы изге Герман Германа (Садырев-Полев) мемориаль кельясы реставрацияләнә һәм ачыла[6]. Шул ук елның 28 августында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан (Ашурков) монастырьның реставрацияләнгән Успение соборын изгеләндерә[7]. 20 августта монастырьда 1990 еллар ахырында игумен Кирилл (Коровин) фатихасы белән төзелгән преподобный Сергий Радонежскийга һәйкәл торгызыла, әмма монастырьны реконструкцияләгәндә югала: аны Успенский соборының алтарь өлеше янында җиргә күмелгән килеш табалар[8]. 2021 елның 6 июлендә, изге Германның җәсәден икенче тапкыр күчерү тантанасында, реставрацияләнгән Изге Николай Могҗиза кылучы гыйбадәтханәсе изгеләндерелә, гыйбадәт кылуны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкли[9].
Архитектура ансамбле
Успение соборы — XVI йөз архитектурасының уникаль истәлеге, Урта Идел буенда аңа тиңнәр юк. Иң борынгы гыйбадәтханәләре — Успение соборы (1561) һәм 43 метр чаң манаралы Никола трапеза чиркәве (1556) — XVI гасыр рус архитектурасының танылган шедеврлары. Сәнгать белгечләре өчен Успение соборы һәм аның 1605 ел тирәсендәге Фрескасы аеруча кыйммәтле[10]. Бу Псков – Новгород гыйбадәтханәләре стилендәге һәйкәл (архитекторлары Постник Яковлев һәм Иван Ширяй булырга мөмкин). XVIII гасырда ул украин барокко стилендәге яңа гөмбәз һәм 12 бизәкле барокко кокошник белән бизәлә. Изге Никола Могҗиза кылучы трапеза храмы— Зөянең иң борынгы сакланган таш гыйбадәтханәсе. Аның дүрт яруслы манарасы XVII гасырда төзелеп беткән.
Собор эчендәге фрескаларның гомуми мәйданы — 1080 м². Бу ― Борис Годунов чорының дивар рәсем сәнгате тулы циклы сакланган азсанлы гыйбадәтханәләрнең берсе (икенчесе —Сольвычегодсктагы Благовещение соборы). Бу мәгънәдә Зөя рәсемнәре сирәк ядкарь, чөнки аларның Дмитрий Солунскийга багышланган булулары ялган Дмитрий I гә мөнәсәбәтен күрсәтә[10]. Иң танылган композицияләр: гөмбәздәге «Отечество» («Яңа васыять Өчлеге»), алтарьдагы «Мәрьям Ананың вафаты», гөмбәз җилкәннәренең берсендә «Распятый Христос на груди Бога Саваофа», «Шествие праведных в рай», «Святой Христофор» (апокрифик версия буенча бу изге ат башы белән сурәтләнгән борынгы фрескаларның берсе). Шунысы да үзенчәлекле: көнбатыш дивар рәсемнәрендә традицион утлы җәһәннәм композициясе юк, алар бары тик оҗмах йортларын гына сурәтли.
Монастырьның башка һәйкәлләре XVII–XVIII гасырлар чигенә карый: архиерей, настоятель һәм кардәш корпуслары. Вознесение капкасы гыйбадәтханәсе (XVII гасыр ахыры) һәм Изге Герман Казанский һәм Митрофан Воронежский гыйбадәтханәсе (XIX гасыр) Совет чорында җимерелә. Монастырьга Кремль кыяфәтен биреп торган бер чакрымга якын коймасы XVIII—XIX гасырларга карый.
Бер гөмбәзле, дүрт баганалы, өч апсидалы гыйбадәтханә Псков-Новгород мәктәбе стилендәге шомартылган ак таштан салынган. Соңыннан барлык янкормалары һәм реконструкцияләре кирпечтән төзелә башлый. Апсидаларда һәм барабаннардагы өч кат тасмалы таш каймалардан, өчпочмаклы куышлар һәм уклаусыман аркатур бизәкләрдән торган тәрәзә асты «кашагалары» элекке хәлендә сакланганнар. XVIII йөз уртасында барабан өстенә сигезкырлы цилиндр төзелә, ә шлемсыман гөмбәз украина бароккосы стилендәге грушасыман гөмбәз белән алмаштырыла. XIX йөздә собор бинасына килесыман гөмбәзле болдыр кушып салына. Төньяк һәм көньяк фасадлар буенча ачык мәйданнар урнаша. 1890 елларда рәссамнар Н. М. Сафонов һәм Г. О. Чириков, Д.В.Айналов җитәкчелегендә, реставрацияләнә. XVIII йөздә уеп ясалган иконостаска XVI–XVII йөзләр иконалары куела. Ашханә диварларындагы интерьерда XIX йөзнең майлы буяу нәкыше сакланып калган[5].
Схемасы
Монастырь архимандритлары
- Герман (Садырев-Полев) — беренче настоятель (1555–1564)
- Родион (1564)[11];
- Авраамий (1583)[12];
- Сергей (1606)[13];
- Корнилий (1613);
- Иоаким (1621)[14];
- Герасим (1638)[15];
- Симеон (1649)[16];
- Иона (1649)[17];
- Гавриил (Русской) (1726 — август 1731)
- Димитрий (Сеченов) (4 декабрь 1738–1742)
- Сильвестр (Гловатский) (1742–1749)
- Иероним (Фармаковский) (1 июнь 1767–1770)
- Платон (Любарский) (30 октябрь 1785–1788)
- Вениамин (Багрянский) (1788–декабрь 1789)
- Гедеон (Замыцкий) (1790–27 май 1794)
- Сильвестр (Лебединский) (27 май 1794–1799)
- Ксенофонт (Троепольский) (24 август 1799–1800)
- Израиль (Звягинцев) (31 август 1808–1829?)
- Иероним (Визерский) (31 гыйнвар 1829–1837)
- Иннокентий (Солодчин) (30 гыйнвар 1906–1909)
- Макарий (Павлов) (5 май 1909–1917)
- Амвросий (Гудко) (18 март 1917–1918).
Адресы һәм юл
Адрысы: Зөя утравы, Яшел Үзән районы, Татарстан Республикасы, 422500.
Су юлы белән Казанның елга вокзалыннан «Свияжск» елга вокзалына кадәр барырга кирәк.
Җир өстеннән М7 «Волга» (Горький шоссесы) федераль автомобиль юлы буйлап барасы: Казан — Зөя (якынча 70 чакрым тирәсе), Зөя елгасы күперен кичкәннән соң, полиция посты (Исаково авылы) янында юл аермасы була, шунда сулга борыласы, аннан ары күрсәткечләргә таянырга кирәк.
Шулай ук Казанның шәһәр яны тимер юл вокзалыннан электропоездларның көнбатыш юнәлешендә хәрәкәт итәсе (мәсәлән, Канаш, Буа, Албаба, Зөя тимер юл станцияләре), аннан ары автомобильдә 15 чакрым.
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Богородицкий-Свияжский Успенский монастырь // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ Жалованная несудимая грамота царя Ивана IV архимандриту Свияжского Богородицкого монастыря Герману// Древности Симбирского края (рус.). сувары.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ ЦГА РТ, ф. 894, оп. 1, д. 692, рапорт благочинного 2-го округа монастырей архимандрита Феодосия о смерти Епископа Амвросия (от 27 нояб./ 10 дек. 1918 г.).
- ↑ Журавский А. В. Жизнеописание епископа Амвросия, настоятеля Успенского Свияжского монастыря // Жизнеописания новых мучеников Казанских. Год 1918-й. — 2-е изд., испр. и доп.. — М.: Изд-во им. святителя Игнатия Ставропольского, 1996. — 203 с. — (Новомученики и исповедники российские).
- ↑ 1 2 3 Е.В.Липаков, Х.Г.Надырова. Успение ирләр монастыре (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ О. Г. Кирьянова. Мемориальная келья святителя Германа открылась сегодня в Свияжском монастыре / Патриарший совет по культуре (рус.). psk-mp.ru (14 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ Митрополит Феофан освятил Успенский собор Свияжского монастыря (рус.). Монастырский вестник. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ В Свияжском монастыре в Татарстане восстановлен памятник прп. Сергию Радонежскому (рус.). Монастырский вестник. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ В Свияжском монастыре освящен восстановленный храм XVI века (рус.). Московская патриархия (6 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025. Архивировано 10 июль 2021 года.
- ↑ 1 2 Преображенский А. С. К вопросу о датировке росписей собора Успенского монастыря в Свияжске // Свияжские чтения. Сборник докладов конференции. Вып. 1. — Свияжск, 2009. — С. 30—42.
- ↑ Документы по истории Казанского края. / № 3 (рус.). сувары.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Документы по истории Казанского края. / № 6 (рус.). cувары.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Документы по истории Казанского края. / № 24 (рус.). cувары.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Документы по истории Казанского края. / № 38 (рус.). cувары.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Документы по истории Казанского края. / № 53 (рус.). cувары.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Документы по истории Казанского края. / № 72 (рус.). cувары.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Документы по истории Казанского края. / № 74 (рус.). cувары.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.