Сергей Дёгтев
Сергей Сергеевич Дёгтев (14 октябрь 1913, Прали-Каша вулысы, Казан губернасы — 26 март 1988, Самар) — 45 миллиметрлы туп төзәүчесе, 149 нчы укчылар дивизиясенең 271 нче танкка каршы аерым истребительләр дивизионының 76 миллиметрлы туп командиры[1][2]. Дан орденының тулы кавалеры.
Тәрҗемәи хәле
Сергей Дёгтев (кайбер чыганакларда — Дегтев)[3][4][5] 1913 елның 1 (14) октябрендә[6] Долиновка (шулай ук Доминовка дип тә искә алына) авылында[3][К 1] крестьян гаиләсендә туа. Милләте — мордва. 4 сыйныф тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли.
Бөек Ватан сугышында катнашуы
1939—1940 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1939—1940 еллардагы Совет-фин сугышында, 1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы сугышында катнаша. Сугыш чорында 744 нче укчылар полкында, 218 нче армия запас укчылар полкында, шулай ук 149 нчы укчылар дивизиясенең 271 нче танкка каршы аерым истребительләр дивизионында хезмәт итә[9][10]. 1942 елдан — ВКП(б)/КПСС әгъзасы.
271 нче танкка каршы аерым истребительләр дивизионының 45 миллиметрлы туп төзәүчесе сержант Сергей Дёгтев 1943 елның 18 ноябрендә Белоруссиянең Гомель өлкәсе Речица шәһәреннән 25 километр көньяктарак урнашкан Дуброва, Романовка торак пунктлары янында дошман һөҗүмен кире кайтарганда ике дошман танкын сафтан чыгара, ике рота минометын һәм уннан артык солдат һәм офицерын юк итә. Сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен 1943 елның 25 ноябрендә сержант Дёгтев Сергей Сергеевич III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә[9].
1943 елның 21 декабрендә Украинаның Житомир өлкәсе Чеповичи тимер юл станциясе һәм бистәсе өчен барган сугышта 271 нче танкка каршы аерым истребительләр дивизионының 45 миллиметрлы туп төзәүчесе сержант Сергей Дёгтев ике танкны яндыра һәм ике дошман пулеметын җимерә. Сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен 1944 елның 14 июнендә сержант Дёгтев Сергеевич II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә[9].
1945 елның 16-19 февралендә 271 нче танкка каршы аерым истребительләр дивизионының 76 миллиметрлы туп командиры өлкән сержант Сергей Дёгтев Грюнберг шәһәреннән 23 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан Христианштадт шәһәре өчен барган сугышларда төгәл ут белән дошман коралын һәм дүрт пулемет ноктасын бастыра. 1945 елның 24 февралендә Маркенсдорф торак пункты өчен барган сугышта өлкән сержант Дёгтев үзенә ышанып тапшырылган туп расчеты белән дошманның ике контрһөҗүмен кире кайтара, шул ук вакытта унбишкә якын дошман солдатын юк итә. 1945 елның 27 февралендә Заденсдорф торак пункты өчен барган сугышта өлкән сержант Сергей Дёгтев җитәкчелегендәге 76 миллиметрлы туп расчеты Кызыл Армия сугышчыларының алга баруын туктаткан пулемет ноктасын турыдан-туры төзәп юк итә[9].
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 27 июнендәге Указы белән немец-фашист илбасарлары белән сугышларда командованиенең биремнәрен үрнәк итеп үтәгән өчен өлкән сержант Дёгтев Сергеевич I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә һәм Дан орденының тулы кавалеры була[9].
Сугыштан соң
Сергей Дёгтев 1945 елда демобилизацияләнә. Долиновка авылына кайта, анда күмәк хуҗалык рәисе булып эшли. 1950 еллар азагында ул гаиләсе белән Үрүмгә, аннары Куйбышев өлкәсе Идел буе районының Подгоры авылына күченә. Подгорыда аның җитәкчелегендә совхоз төзелеше алып барыла, ул балта остасы булып эшли һәм тирә-юньдә иң яхшы мич чыгаручы булып санала[10][3].
1988 елның 26 мартында вафат була. Самарада «Рубежное» зиратында җирләнгән
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (5 июль 1944)[1];
- Кызыл Йолдыз ордены (26 октябрь 1944);
- I дәрәҗә Дан ордены (27 июнь 1945);
- II дәрәҗә Дан ордены (14 июнь 1944);
- III дәрәҗә Дан ордены (25 ноябрь 1943)[4];
- медальләр.
Исемен мәңгеләштерү
Дан орденының тулы кавалеры Сергей Дёгтев исеме Самара өлкәсенең Идел буе районы Подгоры авылындагы урамга бирелгән.
Искәрмәләр
Шәрехләүләр
- ↑ Тәтеш өязенең Пролейкашино волостена караган Долиновка авылы[7], соңыннан Тәтеш районының Долиновка авыл советы составына, 1938 елдан Олы Тархан районының Үрүм авыл советы составына керә. 1955—1957 елларда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләгеп, бетерелә; хәзер — Татарстанның Тәтеш районы территориясе[8].
Чыганаклар
- ↑ 1 2 Дёгтев Сергей Сергеевич. Наградной лист. Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
- ↑ Дёгтев Сергей Сергеевич. Tatfrontu. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 Дегтев Сергей Сергеевич. Онлайн-энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Уроженец Тетюшского района Сергей Сергеевич Дегтев при жизни стал полным кавалером ордена Славы. tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
- ↑ Дегтев Сергей Сергеевич. slava-dan.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
- ↑ Сергей Сергеевич Дёгтев. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
- ↑ Кара: 1946 ел картасында.
- ↑ Долиновка // Исчезнувшие населённые пункты Республики Татарстан: справочник : [рус.] / под ред. Р. В. Шайдуллина. — Казань : Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2016. — С. 72. — ISBN 978-5-902375-13-5.
- ↑ 1 2 3 4 5 Наградной лист. Дёгтев Сергей Сергеевич. Память народа. Министерство обороны РФ (27 июнь 1945). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Уроженец Тетюшского района Сергей Сергеевич Дегтев при жизни стал полным кавалером ордена. tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
Әдәбият
- Андреев Г. И., Вакуров И. Д. Солдатская слава. — М., 1971. — Кн. 3.
- Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии Д. С. Сухоруков. — М.: Воениздат, 2000. — 703 с. — 10 000 экз. — ISBN 5-203-01883-9.
- Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. — М., 2000.
- Дегтев Сергей Сергеевич // Онлайн-энциклопедия Tatarica.