Сивомаскинский

Сивомаскинский (коми Сивӧй Маска, рус. Сивомаскинский) — Коми Республикасының Воркута шәһәр округында урнашкан авыл.

Почта индексы — 169940[2].

Географик урнашу

Сивомаскинский Меска-Шор елгасында, Воркутадан 128 километр көньяграк урнашкан. Төньяк тимер юлының Сивая Маска станциясе (КотласВоркута сызыгы).

Климат

Сивомаскинский климаты уртача-континенталь. Кыш озын, салкын, ә җәй кыска, гадәттә җылы, яисә салкынча. Биредә кырау җәен дә күзәтелә. Җәй көне циклоннар активлыгы сүлпәнәя, көзен исә киресенчә, үсә, шуңа күрә дә явым-төшем күләме арта. Көз белән яз салкын.

Тарих

19571993 елларда шәһәр тибындагы бистә статусын йөрткән.

Халык

Халык саны динамикасы:

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
3 533 2 639 2 197 2 119 632 525

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халык: комилар (8%),руслар (75%), украиннар (10%), татарлар (4%).[9]

Тема буенча өстәмә