Стокгольм җәмигъ мәчете
Тарих
- Төп мәкалә: Швециядә ислам
Швециядә Ислам (Islam i Sverige) — (христианлыктан соң) илдә әһәмияте буенча икенче дин (аның тарафдарлары саны 2009 елда 450,000 нән 500,000 гә кадәр җиткән (ил халкының 5% ы тирәсе). Мөселманнар, нигездә, Марокко, Босния һәм Герцеговина һәм Гыйрактан күчеп килгән кешеләр, шуларның балалары.
Стокгольмда мәчет төзү бәхәсе егерме еллап дәвам итә. 1995 елның мартында Стокгольмның шәһәр шурасы мөселман лидерлары белән киңәшеп, иске Katarinastationen электр станциясен мәчет итеп үзгәртү турында карар кабул итә. Әлеге бинаны 1903 елда швед модерн архитекторы Фердинанд Боберг төзегән. Мароккода булганнан соң, биек тәрәзәләре булган «мавритан архитектурасы» йогынтысында төзелгән бина килеп чыга.
1996 елда бина ислам иҗтимагый оешмасына 8 млн швед кронасына сатыла. Әмма каршылык күрсәтүчеләр булу сәбәпле, бинаны үзгәртеп кору ул елны башлана алмый кала, 1999 елда гына башлана. 2000 елның 8 июлендә мәчет тантаналы ачыла. Сизелерлек финанс ярдәмен БГӘ нигезләүче Заид бин Солтан Әл Нахайян күрсәтә, шуңа күрә мәчет аның исемен йөртә башлый.