Тампере
Торак пункт | |||||
Тампере | |||||
---|---|---|---|---|---|
фин. Tampere швед. Tammerfors | |||||
![]() | |||||
|
|||||
61°29′53″ с. ш. 23°45′39″ в. д.GЯO | |||||
Ил | |||||
Район | Көнбатыш Финляндия | ||||
Шәһәр башлыгы | Тимо Ниеминен | ||||
Тарих һәм география | |||||
Нигез салына | 1779[2] | ||||
Элеккеге исемнәр | швед. Tammerfors | ||||
Мәйдан | 689,59 км² км² | ||||
Сәгать кушагы | UTC+02:00 и UTC+03:00 | ||||
Халык саны | |||||
Халык саны | 213 315 кеше | ||||
Рәсми тел | фин теле[3] | ||||
|
|||||
[http://tampere.fi (фин.)(ингл.)] |
|||||
|
Та́мпере (фин. Tampere [ˈtɑmpere], швед. Tammerfors [tamərˈfɔrs] — Финляндиянең Һелсинкидән соң икенче зур шәһәре. Тампере (Таммерфорс) Тампере эреләр рәтеннән саналса да, биредә нибары 200 мең кеше яши.
Тампере илнең көньягында, ике зур күл арасында урнашкан. Шәһәргә нигез 1775 елны салына. Швеция патшасы Густав биредә сәүдә бистәсен нигезләргә әмер бирә. 1905 елда Таммерфорста Россия социал-демократлар фиркасенең 1нче оештыру корылтае уза. Биредә әле дә В.И. Ленин музее эшли.
Тампере башкаладан ерактарак, поезд белән 2 сәгать барасы. Бу шәһәр зур сәнәгать үзәге булып санала, фабрикалар күплегенә ишәрәләп, Финляндиянең “Манчестер”е дип тә йөртәләр. Шул ук вакытта шәһәрдә яшеллек күп. Тампере илдә тору өчен иң уңайлы шәһәр санала.
Тампере татарлары
Укытучы Муаззез апа язган “Тампере Ислам мәхәлләсе: нигезе һәм тарихы” китабы буенча Тамперега татарлар 1890нчы елларда килеп урнашалар. Совет-фин сугышыннан соң басып алынган Выборг татарлары да бирегә килеп урнаша. 1930нчы елларда ел саен Тукай кичәләре оештырыла. 1943 елда мәхәллә пәйда була.